Ә юк, егетем, монысы инде бүтән операдан, диде Шәмсун, җанланып. Анысы самооборона үз-үзеңне саклау дип атала. Американың Техас ковбойлары, алты кеше күтәреп алып барганчы, унике кеше хөкем итсеннәр, дия торган булганнар. Мәгънәсе аңлашыламы? Нигә унике кеше дигәндә, аларда присяжныйлар суды бар, анда унике утырышчы.
Шулаен шулай да, диде Миргаяз, әмма тиз генә бирешәсе килмәде. Арттырып җибәрсәң?
Анысы бүтән коленкор
Егетләр арасында мондый сүз көрәштерүләр, бәхәсләр еш чыга. Әлбәттә, аңарга, бүгенге кебек, нинди дә булса вакыйга сәбәпче. Шәмсун институт бетергән, шуның өстенә кулында һәрвакыт китап. Ул, тулай торакка кайткач, эш турында сөйләшмәскә тырыша, дөнья, рус классикларын, ЖЗЛ сериясен атаклы кешеләр язмышына кагылышлы китаплар күп укый. Шунлыктан китап тотарга иренгән яки вакыты булмаган егетләрнең авызын тиз томалый. Ләкин бервакытта да аларны кимсетү юлына басмый, мәсхәрәгә калдырырга тырышмый. Ул белә: кемнәрдер, бик теләсә дә, сәләтләре чамалы булу аркасында укуны тарта алмаган, кемнәрнеңдер килер җире юк матди ягы кысан булган. Ә кайсыберәүләр үзләре теләми. Аларның күршесендәге абзый малайларын бик укытмакчы иде. Ләкин берсенең укыйсы килмәде. «Ун бармагым белән сарык бугын актарырга риза, укытма гына!» дип, атасына ялынганын үзе сөйләде яшьтәше Шәмсунга Әнә Габделнур бик теләп көндезгедә укыр иде, тик бу яшьтә ата-ана җилкәсенә авыр йөк булуны күңеле тартмаган. Шуңа күрә университетта читтән торып белем эстәүче егетне Шәмсун аеруча хөрмәт итә. Ул үзе көндезгедә укыды, ни дисәң дә ике кулына бер эш. Дөрес, аңа да җиңел бирелмәде уку. Аннары, ул да ата-ана кулына гына карап ятмады, матди якны үзе дә кайгыртты: иптәшләре белән әртилгә берләшеп, вагон бушатты, балалар бакчасында каравыл торды, җәен студент отрядлары белән Союзның төрле төбәкләрендә тир түкте. Ә бу эшче-студент егеткә шактый авырга килә. Җитмәсә, әнә җәмәгать эшенә җигәләр: тарткан атка һаман йөк салалар.
Ләкин анда да чама дигән нәрсәне истә тотарга кирәк.
Шәмсун, шул сүзләрне әйткәч, кулына сөлге тотып юынырга чыгып китте.
Бу мәсьәләгә нокта куелып, әңгәмә бетте дигәндә генә, яңасы калкып чыкты. Чөнки егетләр ил-көн эчендә булган вакыйгаларга битараф түгелләр иде.
Тагын утыз ике солдат-офицер әрәм булды, дип куйды Сөмбәт.
Сүзнең март аенда Уссури елгасындагы Даманский утравында һәлак булган чик сакчылары турында барганын барысы да аңлыйлар иде. Икенче март көнне безнең егетләргә кытайлылар ут ача. Аларны өшкереп чыгардылар чыгаруын (йөзләгәнме, меңләгәнме солдатлары ятып та калган, диделәр), әмма үзебезнекеләр кызганыч. Үлгәннәрен дә, исәннәрен дә бүләкләделәр бүләкләвен. Бер сержантны бәхет басты аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Егет хәзер кайда да югалмас, уч төбендә генә йөртерләр.
Ул утрауда кеше дә яшәмәгән, диде Габделнур.
Алайса, аның кирәге дә шулхәтле генәдер инде.
Моны Миргаяз әйтте. Ә Габделнурның фикере башкачарак иде.
Стратегик яктан караганда, бәлки, кирәге бардыр. Тагын шунысы: халык хакы дигән нәрсә дә бар бит әле. Рас ул безнең җир икән, аңа бүтәннәр кулын сузмасын.
Аннары сүз Брежневка атам дип космонавтлар утырган машинага ике пистолеттан ут ачкан кече лейтенант Ильинга күчте.
Менә бит: тегеләр дә илне саклаучылар, бу да Ватанга тугрылык хакына ант биргән кеше.
Аттан ала да туа, кола да туа, диде Миргаяз.
Бераздан, Шәмсун юынып кергәнче, ул да тынды. Сөмбәт бик кыстагач, Миргаяз, гәрчә аңа оттырасын анык белсә дә, бер-ике партия шахмат уйнарга ризалашты.
Детский мат куештан түгел, диде ул, фигураларны тактага тезгәндә.
Син хәзер сабыйлык чорын үттең инде, дип елмайды кичәге солдат.
Чыннан да, беренче көннәрне ул аны өч-дүрт йөрештә үк бирелергә мәҗбүр итә иде. Сөмбәт башлы егет. Хәрби хезмәттән Габделнур укырга дип ничек ашкынып кайтса, бу да шул уй белән яна, шыпырт кына әзерләнә дә, әмма әлегә уй-теләген кычкырып кына әйтми иде.
Бераз вакыт Сөмбәткә карап утыргач, Габделнур әтисен, аның белән әңгәмә корган чакларын искә алды. Йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтмиләр. Аннары, дөнья күргән егетләрнең күзләре ачыла алар чагыштырып карый башлыйлар. Габделнурның әтисе Галләм абзый да, бераз «кабып» алгач, сугыш вакытында Саратов өлкәсендә күргәннәрен сөйли иде. Анда Идел буе немецлары яшәгән, алар бирегә шактый еллар элек килеп төпләнгән булсалар да, сугыш башлангач, аларны Себергә, Казахстанга куганнар. Ә йорт-җирләре, каралты-куралары, фермалары шул килеш утырып калган. Аларда инде сугышка хәтле суүткәргечләр, автопоилкалар һәм башка механизмнар булган. Безнең солдатлар андагы тәртипне, төзеклекне күреп шаккатканнар. Һәм Галләм абзый мондагы фермалар, аларның тирәлеге өчен чын күңелдән борчыла иде.