Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 14.

Шрифт
Фон

Яңа күтәрелгән бинаның әле бер-ике көн элек кенә шыксыз булып күренгән дивары кай арада үзгәреп тә өлгергән бизәнеп-ясанып, иң затлы күлмәген киеп кунакка барырга җыенган хатын сыман яисә беренче мәртәбә егет белән очрашуга әзерләнгән яшь кыз кебек әллә каян күз явын алып, тирә-юньгә нур сибеп тора.

Кызларның эшләвенә карап торуы да рәхәт. Шунысы сокландыра: куллары, гәүдәләре өзлексез хәрәкәттә булса да, алар бер-берсе белән гәпләшәләр яки күмәкләшеп җыр сузалар чишмә чылтыравы кебек дәртле, яңгыравык авазлары ишетелә.

Кайчагында бу яшь авазлардан моң-сагыш та агыла һәрберсенең үз тормышы, үз язмышы.

Егетләр килгәч, кызлар җырларын туктаттылар.

 Безгә мич кирәк, диделәр буяучы кызлар, туңабыз.

 Кая, үзем генә җылытыйм, диде Дөбәрис һәм берсен биленнән эләктереп тә алды.

 Кит әле, дигән булды училище бетереп кенә килгән яшь кыз, ә үзе, кыланчыкланып, электрик абыйсының куенына ук керде. Кара, җылы икән монда.

Кызлар көлештеләр, усал теллеләре чеметтереп алырга да күп сорамады:

 Арык бит ул.

 Кая аның җылысы булсын, яшь тә түгел.

 Габделнур абый әнә тик тора, үзенең карт егет икәнен белә

Кыз сүзен әйтеп бетермәде, Габделнур анысын эләктереп алды, битеннән үбеп тә алды.

 Әбәү, үпте.

 Шаяра гына бит ул.

 Шутили, шутили, а потом появились дети, диде бер телгә үткене. Аларга ирек куйсаң

Кызлар чыр-чу килеп, егетләр бераз тел чарлаганнан соң аерылыштылар. Электриклар, чыгыр тоташтыргач, күрше участокка барып килделәр. Андагы коллегалары, бер телогрейка-бушлат аунап ята, дигән иде. Чөнки Габделнурга яңаны алганда, складка искене тапшырырга кирәк.

Аннары завод ашханәсенә юл тоттылар. Анда Габделнурның бер таныш кызы очрады һәм башын иеп китте. Аны күргәч, егет, кулларын бутый-бутый, юри кычкырып сөйләште.

Сүз бер моторист хакында иде.

 Аның хатыны үзеннән ике яшькә олы.

 Картрак икән, диде Дөбәрис, әңгәмәне куертып, бездә үзеңнән өч-дүрт яшькә яшьрәккә өйләнү гадәткә кергән

Төшке аштан соң, тоташтыргыч һәм кабель күтәреп, күтәргеч янына киттеләр. Будкаларына кайтканда, аларны төзү идарәсенең энергетигы дүрт ел флотта өйрәнгән гадәтенә тугрылыклы рәвештә аякларын киң итеп аерып баскан, кара куртка һәм фуражка кигән Сәгыйров көтеп тора иде. Ул үзе белән бер электрик та иярткән.

Алар машина белән алып килгән вибратор һәм трансформаторны бетон кабул ителәчәк корпуска илттеләр, тоташтырдылар.

Участок башлыгы чираттагы ялда иде, аның урынына калган прораб белән сөйләшеп тордылар. Күбрәк энергетик әңгәмә корды, егетләр кирәк чакта гына сүзгә кушылдылар.

Прораб белән сүзен тәмамлагач, Сәгыйров:

 Егетләр, сезгә бераз премия бар, диде һәм аларны үзе белән конторга алып китте.

 Унтугыз сум гына икән, диде Дөбәрис, ризасызлык белдергәндәй, аннары үзе үк үз күңелен күтәрде: Ярый инде, бер сумы да җирдә ятмый бит.

 Билгеле, диде Габделнур, касса яныннан китешли аның белән килешеп.

 Бу атнада авылга кайтмакчы идем, күчтәнәч алырга җитәр.

Дөбәрис Тау ягы районнарының берсеннән иде. Ул өенә еш кайта: әтисе совхозда партия оешмасы секретаре икән, әнисе сыер савучы, икесе дә олы яшьтә. Дөбәрис хәрби хезмәттә чакта утын хәстәре күрү, бәрәңге алу, печән чабу кебек эшләр энесе җилкәсендә булган. Ләкин, абыйсы кайтканчы, аны да армиягә алып куйганнар, шуңа күрә ул башкарган вазифалар Дөбәрискә калган.

Алар ягында «бардымые, кайттымые» дип сөйләшәләр икән. Егет, авылдан килгәч, үзе дә сизмәстән шул сөйләмгә күчкәли.

Шуны истә тотып:

 Тагын тел бозып сөйләшерсең микән инде? диде Габделнур, күз кысып.

Дөбәрис үпкәләмәде һәм:

 Ю-ук, диде, аннары үзе дә, руслар әйтмешли, таякның шул ук башы белән шул ук урынга төрттереп алды: Кеше көлкесе кешедән көлә, ди. Син үзең дә кыдыл бодаулар йөргән басудан түгелме соң?..

 Ярар, ярар, ул тиклем эчкә кермә. Замнём для ясности.

Егет күп укый, иң яратканы фантастика, чекистлар һәм милиция турында; кино-театрга еш йөри; кызларга яттан шигырьләр укый.

Беркөнне, телефон рәтләгәндә, Габделнур аны чыбыкка җибәргән иде, бик озак торып килде, күрәсең, кызлар янында булгандыр. Ләкин алар сүзгә килмәделәр.

Тулай торакка кайткач, егетләр ашханәгә сугылдылар. Бераз ял иткәч, Габделнур уку белән юанды. Ул бүлмәдә берүзе генә. Миргаяз кибеткә чыгып китте, Сөмбәт күрше бүлмәдә, Шәмсун кайдадыр үз эшләре белән йөри булыр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3