Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 11.

Шрифт
Фон

Габделнур ул кортканы белә: әбекәйнең кулында таушалып беткән зур гына хуҗалык сумкасы булыр, үзе ниндидер йөрәк өзгеч моңлы тавыш белән җырлый: «Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә» Аны ишеткән бөтен кеше тын кала. Кайберәүләр жәлләп тиен суза (ләкин әби үзе хәер сорашмый), кондукторлар аңарга беркайчан да билет алырга кушмыйлар. Ул кем, кая бара, нишләп йөри, ничек бу хәлгә төшкән, ни рәвешле көн күрә Габделнур моны белми. Хәер, бүтәннәр дә аның хәлен торыр урыны, бала-чагасы, туганнары барын-югын белмидер. Бәлки, аның гаиләсе дә юктыр. Егет, аның тавышына сокланып, кайчагында, кирәк урында төшмичә, ары да киткәли. Яшереп кенә учына акча да төрткәне бар. Сүз шул мескен әбекәй турында иде.

Габделнур Шәмсунга сөзеп карады, ләкин дәшмәде.

Ә бүлмәдәшенең сүзе бетмәгән икән әле, җепкә-җеп төшендереп бирүне кирәк тапты, ахры:

 Бу дөньяның кәкресен син генә турайтып бетерә алмассың. Исеңдә тот. Нигә кирәк булды сиңа ул матавыкка юлыгу, чит кеше эшенә тыгылу? Ул хатын-кыз синең кемең? Беркемең дә түгел! Аңлагансыңдыр: анда берәү дә икенче кешене җәберләмәгән

 Син бигрәк каты әйтәсең, диде Миргаяз, өстәл яныннан торып һәм караватына утырды; аның тулы, таза гәүдәсеннән карават сеткасы сыгылып, шыгырдап куйды.

 Андый хәл баштан узган, диде Шәмсун һәм Габделнурга туры карап сөйләргә мәҗбүр булды: Бервакыт, урамда икәү сугышканны күреп, араларына кердем. Ни белән бетте дисең? Үземне үк гаепләделәр. Тегеләр туганнар булып чыкты. Алар бер-беренә сукканнарын оныттылар, ә мин аралаганда, берсенең, ялгыш егылып (чөнки исерек иде), кулын сындыруын кичермәделәр, миңа сылтадылар. Бәхетсезлеккә каршы, милиция машинасы узып бара иде Бүлектә дә бөтен гаепне миңа чәпәделәр. Чөнки тегеләр икәү, аларга ышандылар Менә шулай, егетем, туган туганны табар, ятка бәласе калыр, дип юкка әйтмәгәннәр. Икенчеләй, кеше сугышканны күрсәң, әйләнеп үт, туктап та торма, эндәшсәләр дә ишетмә, күрмәгән-белмәгән мең бәладән котылган

Гәрчә бәхәстә һәркем үз фикерендә калырга тырышса да, Габделнурны да шактый уйга салды бу вакыйга. Нишләсен, ул шулай тәрбияләнгән, күрәсең. Ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, Шәмсун сүзләрендә хаклык бар, шайтан алгыры.

Аларның бүлмәсендә узган ел беркадәр үзгәреш булды: Ваня хәрби хезмәткә алынды, ә аның урынына армиядән кайткан элекке солдатны Сөмбәт исемле егетне керттеләр. Озын буйлы, ябык йөзле бу егет аз сөйләшә, күбрәк тыңлап торырга ярата. Ул чит илдә Германиядә хезмәт иткән, Варшава Килешүе гаскәрләре белән узган ел август аенда Чехословакиягә кергән (билгеле, Прага урамнарында үскән каштаннарны, Влтава елгасында йөзгән аккошларны күреп хозурлану өчен түгел, ә бүтән максат белән), чын мәгънәсендә дары исе иснәп кайткан. Дөрес, яраланмаган да, контузия дә алмаган, әмма ләкин ниндидер яшерен бер канәгатьсезлек күңелен борчыган: ул гамәлнең дөрес булмавын соңыннан аңлаумы (1968 елда Прага халкының үзләрен фашизмнан азат итүче совет гаскәрләрен 1945 елдагы кебек сирень чәчәге бәйләмнәре белән, төче чия пироглары тотып каршыламавын, танклар туктагач, офицерларны кочаклый-үбә өйләренә чакырмавын, бәлки, киресенчә, йодрык күрсәтеп, аларны оккупантларга санауларын һәм үзенең хезмәттәш солдат-сержантларның үлем-җитемен күрүе) аның рухи халәтенә бәргән, холык-фигылен үзгәрткән булса кирәк. Прагада урам тутырып чыккан халык арасыннан безнең танкларга «Молотов коктейле» бензин-керосин тутырылган шешәләр ыргыталар. Ут үрләвен күреп яки арттан килгән танк командиры әйтеп, танклар туктый һәм солдатлар, чыгып, кулга нәрсә эләгә, шуның белән сүндерәләр

Сөмбәт күп вакытын күрше бүлмәдәге дусты, армиядә бергә хезмәт иткән удмурт егете яисә Шәмсун белән шахмат уйнап үткәрә, шуннан күңел тынычлыгы таба сыман. Аракы эчкәч холыксызлануын белгәнгә, «мәҗлес» корган чакларда бүлмәдәшләре аны бик кыстамыйлар, үзе дә стакан күтәрергә атлыгып тормый. Менә шушы аз сүзле егет Сөмбәт бүген әңгәмәгә кушылуны кирәк тапты, ахры.

 Безнең каныбызга сеңгәндер инде, һаман кеше эшенә тыгылабыз, дип куйды ул.

Әлбәттә, моны теләсә ничек аңларга була иде: Габделнурның бүгенге хәленә ишарә дип тә, чит илләрнең эчке эшләренә тыкшынуга кагылышлы сәясәткә ишарә дип тә.

Бераздан:

 Алайга китсә, үзеңә сукканда да каршы тормаскамыни? диде Миргаяз, инде сүрелә башлаган бәхәс-әңгәмәне янә куертып җибәрергә теләгәндәй. Ялгыш берәрсен имгәтеп куюың бар.

 Ә юк, егетем, монысы инде бүтән операдан, диде Шәмсун, җанланып. Анысы самооборона үз-үзеңне саклау дип атала. Американың Техас ковбойлары, алты кеше күтәреп алып барганчы, унике кеше хөкем итсеннәр, дия торган булганнар. Мәгънәсе аңлашыламы? Нигә унике кеше дигәндә, аларда присяжныйлар суды бар, анда унике утырышчы.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3