Хәтерлисеңме, көз көне дә шушыңа охшаш бер хәл булган иде, дип, ул журналга берөзлексез нидер язып утырган шәфкать туташына мөрәҗәгать итте.
Әйе, диде кыз, каләмен кәгазь өстендә йөртүен туктатмыйча гына баш кагып.
Эшен бетергәч, мәрхәмәтле күзләрен текәп:
Борчылырлык әллә нәрсә юк, тәнең таза, төзәлер, диде табиб авыруга. Икенчеләй чит-ят җирдә, караңгы урыннарда саграк йөрергә тырыш. Ә безгә берәр атнадан килеп күренерсең. Яланбаш йөрмә, әле суык.
Ярар.
Бераздан, аның хәлен җиңеләйткән изге затларга рәхмәтләр укып, Габделнур дару исләре аңкып торган травматология кабинетыннан чыгып китте. Хастаханә ихатасы буш, урамда да, гомумән, бу тирәдә кеше-кара узганы күренми. Ул тукталышка таба юл алды.
Трамвайда селкенеп кайтканда, егет каршылыклы уйлар кичерде. Менә бүген кич алар икәү, кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртып, эштән соң йөриләр. Ярый, ул буйдак, ә теге иптәшен өйдә гаиләсе көтә, үз йортлы кешенең вак-төяк мәшәкатьләре дә бардыр. Эше булмаса, авыр хезмәт көненнән соң ял итәргә хаклы түгелмени? Габделнурга да ял тиеш. Чөнки берникадәр вакыттан соң кулына китап-кәгазь, ручка алачак политэкономиядән «Халык хуҗалыгының планлы рәвештә үсеше», Азия һәм Африка яңа тарихыннан «Индиянең 1857 елгы азатлык восстаниесе» дигән темаларга контроль эшләр тапшырасы бар. Ә ниндидер зобанилар, мөгаен, эчәргә акчалары беткәнлектән, аңа һөҗүм итәләр Бәлки, алар иртәгә Габделнурга һәм башка бик күпләргә медицина ярдәме күрсәткән табибны да таларлар? Ә ул кайчандыр аларның туганнарын дәвалагандыр Хәер, табиб булгач, ул кан дошманын да, хәтта бакчадагы теге әтрәк-әләмнәрне дә авыр хәлдә калдырмас, чөнки институтта Гиппократ анты биргән
Габделнур, теге явызларны күрмәсә дә, менә хәзер кайдадыр эчеп утыруларын (аның кесәсен актарып, талап алган акчага), бу «эш»не ничек оста итеп майтаруларын, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә мактануларын күз алдына китерде. Шик юк, алар янында юрамалый ачыргаланып ярдәм сорап кычкырган хатын-кыз аламасы да утырадыр. Аларның кылган җинаятьләренә вөҗдан газабы кичермәүләрен, бәлки иртәгә-берсекөнгә янә шуңа сәләтле икәнлекләрен дә ачык шәйләде егет. Бу адәм актыклары алар тарафыннан кыерсытылган намуслы кешеләр урынына үзләрен куеп карамыйлардыр шул. Юкса юлбасарга әверелмәсләр иде. Ни аяныч, алар гөнаһны да белми, куллары да корышмый. Яңадан кешегә кул күтәрмәм, кабат кеше малына тимәм, дигәнче, алты үремле каеш камчы белән ярасы иде үзләрен мәйданда, халык алдында
Кисәк кенә беренче елны зеклар белән эшләве хәтеренә төште. Аларның да берише кылган явызлыклары, бозыклыклары белән масаеп лаф оралар иде бит. Хәтта озын торык авыл гыйбады да, берәүне исертеп (чит кеше түгел, якын танышы турында сүз бара), хатыны белән аның өендә үк әвәрә килүен селәгәен агыза-агыза сөйли иде. Аның, төрмәдә утырмаган кеше кешемени ул, дип әйткәне дә хәтерендә. Теге чакта Габделнур ул мәхбүсләргә битараф булса, хәзер исә мөнәсәбәте үзгәрүен сизде. Әйтәләр бит: кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә
Тулай торакка кайткач, Габделнур кием алыштырды, бүлмәдәге егетләр гозерләп сорагач, үзе белән булган вакыйганы кыскача сөйләп тә бирде.
Баш астына мендәр куеп, караватында китап укып утырган прораб Шәмсун иң беренче телгә килде:
Шул кирәк сиңа! Бөке кебек, кайда тишек бар, шунда тыгыласың.
Габделнур үзе дә, бүлмәдәге бүтәннәр дә бермәлгә өнсез калган шикелле булдылар, Шәмсунның бу сүзләре кеше хәленә керәсе урынга шулай каты бәрелүе берсенә дә ошамады бугай.
Чәй эчеп утырган, кыска җиңле соргылт күлмәк кигән Миргаяз (ул үз янына яңа кайтып кергән бүлмәдәшен дә дәшкән иде инде) дустын яклыйсы итте, коңгырт күзләрен тутырып Шәмсунга карады:
Нигә алай дисең?
Шәмсун китабын, ябып, тумбочка өстенә ташлады, күзлеген дә салып куйды. Җитү чәчле, зур башлы, киң җилкәле бу егет утызга җитеп килә иде инде. Яшь чагында ул институт командасында волейбол уйнаган, шуңа күрә, атлаганда, башын аска иебрәк йөри, алгарак чыгып торган кулбашлары аркасын бөкрәйтебрәк күрсәтә сыман, чынлыкта ул бөкре түгел, сау-сәламәт таза егет, хәзерге вакытта физик хезмәт белән шөгыльләнмәсә дә, куллары зур һәм каты. Бүлмәдә һәрчак зәңгәр төстәге йон спорт костюмыннан.
Колхоз базарыннан бер йолкышны алып кайтып хур булганыңны оныттыңмыни?! диде ул һәм аннары, ирен читләре белән ачы елмаеп, дәвам итте: Әнә тугызынчы трамвайда бер җырчы карчык йөри Аны да алып кайт.