Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 49.

Шрифт
Фон

Кем соң бу? Кем каныкты аңа шулай? Кем аның йокысын бүлә? Кем аңа тынычлап йокларга ирек бирми? Яраланган, имеш Нинди сүз ул? Аны пуля аламыни? Сугыштан бер ярасыз кайткан Нургаязнымы? Юк, фашист булып фашист тидерә алмады аңа. Төзәп аттылар, әмма тимәде.

 Нургаяз абый, дим, аптечкаң кая?.. Аптечкаң, даруларың тагын дер селкеттеләр аны

 Ә-ә, диде ул, ишетелер-ишетелмәс карлыккан аваз чыгарып. «Сукыр чебеннән дә болайрак булдың, нигә каныгасың? Кем син?» дип тә әйтәсе килгән иде. Әмма болары күңелендә калды, иреннәре кыймылдамады.

Аңа калай чүмеч белән су китерделәр. Силингөр суы Шуны йотып алгач, тәненә җан иңгәндәй булды. Исән кулы белән, минме соң бу дигәндәй, башта маңгаен, аннары яңакларын сыпырып алды һәм сакал баскан иягендә туктап калды.

 Аптечкаң бармы, дим, Нургаяз абый?

Шунда гына моның төш түгел, өндә икәнлеген абайлап күзләрен ачты урманчы. Колакчыннары төшерелгән бүрек кигән ир-ат тора икән каршысында. Томан элпәсе артындагыдай тоелды ул аңа, фокуссыз төшерелгән рәсемдәге кебек. Әмма тора-бара күз алдында эленеп торган томан таралып, кешенең йөзе аермачык шәйләнә башлады.

 Бинтың бармы? Марля марля, дим, дип дәште ул, Нургаязның маңгаена көрәктәй зур салкын уч төбен куеп.

Түрдәге өстәлгә таба ымлады Нургаяз, аның дару-фәләннәре шунда тора иде. Файдаланганы юк югын, шулай да бер тартма чамасы запасы бар. Шәһәрдән сирәк-мирәк кайткан чакта уллары, киленнәре төяп кайта, олыгайган кешегә кирәге чыгар дип уйлыйлар.

 Хәзер, яраңны бәйлим дә авылга алып китәм, дип сөйләнә-сөйләнә, өстәл тартмасында актарынырга кереште теге кеше.

Юлаучыны танырга теләп, башын калкытты Нургаяз. Башында төлке бүрек, өстендә кайры тун, аякларында киез итек җылы киенгән үзе. Гәүдәгә калку күренә. Берәр каян кайтып килешли кагылгандыр, Бүрсетнеке булса кирәк

 Хәзер, Нургаяз абый. Синең монда безнең авыл аптекасыннан баерак икән. Каныңның, болай булгач, тамчысын да төшермибез бүтән.

 Бәтәч, дип куйды урманчы, юлаучыны үзенә таба борылгач та танып алып. Бу синмени әле, энем?

Юлаучы дигәне аның кордашы Куян Гыйнияте малае Марсель икән ләбаса. Бүрсетнекеләр. Мал врачлыгына укып кайткан кече малае, колхозда эшли. Әйтәм аны даруларның рәтен белгәндәй сөйләнеп маташа.

 Безне ат духтыры диләр диюен, шулай да менә дигән итеп бәйлибез аны, Нургаяз абый, дип эшкә тотынды Марсель, бүрек һәм туннарын җәһәт кенә урындыкка салып аткач.

Аның кыланышыннан көләсе килде Нургаязның, әмма кагылмас борын ук сызланырга, чәнчергә тотынган яра күзләрен йомарга мәҗбүр итте.

Тагы бертын черем итеп алынган икән. Ул уянганда чарт-чорт килеп мичтә утын яна иде инде. Өй эченә имән һәм каен тузы исе чыккан. Каршы як стенага мич алдыннан кызыл шәүлә төшкән, ул гөлт итеп бер яктырып китә, бер сүрәнләнеп кала. Юлаучыга рәхмәт инде, дип уйлап куйды Нургаяз, әнә ничек өйгә тәмам җан кереп киткән. Ә үзе кая икән соң ул? Өстәл артында, мич тирәсендә күренми. Күзләре белән өй эчен айкады Әһә, егет, башын уч төпләренә салып, тын гына ишек тупсасында утыра икән.

Нургаязның башын калкытып ишеккә таба үрелүеннән карават шыгырдадымы, әллә егет аны очраклы рәвештә генә күреп алдымы, ул шундук аягүрә торып басты.

 Нәрсә, Нургаяз абый, уяндыңмы? Ну, йоклап та күрсәттең үзең, дип, карават каршысына килде ул.  Менә яраңны бәйләдем. Дәү нәрсә белән бәргәннәр, тирән киткән

 Зыянлы түгел, баш исән булсын, дип куйды урманчы, җавапсыз каласы килмичә.

 Хәзер, бераз хәл алабыз да авылга, диде егет, баскан урынында таптана-таптана.

Нургаяз башын күтәрде. Үзен кайгырткан егетнең йөзенә текәлеп карыйсы килде, ахры. Ә ул борчулы кыяфәт белән инде ишекле-түрле үк йөрергә керешкән иде.

 Ат капка төбендә, Нургаяз абый. Толып чанада Бер сәгать тә үтмәс, юыртып төшеп җитәбез аны.

 Мин беркая да барырга җыенмыйм ич, дип әйтми кала алмады урманчы.

 Ничек? дип, сораулы карашын төбәп, аның баш очында ук туктап калды егет. Ничек? Сезгә кичекмәстән авылга кирәк. Врачка

 Булдыргансың ич инде. Әнә ничек актан киендереп куйгансың, дип, сул ягына ымлап, шаяргандай булды Нургаяз.

 Уравын урадым да бит Ярасы тирән, канны күп югалткансыз.

 Кан табылыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле, дип, үзенең артык исе китмәгәнлеген белдерергә тырышты ул һаман.

Егет бертын дәшми торды. Уйлана иде, күрәсең.

 Яңа ел каршыларга ашыгасыңдыр? дип сорап куйды Нургаяз, егетнең дәшмәвен үзенчә гөманлап.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3