Яңа ел каршыларга ашыгасыңдыр? дип сорап куйды Нургаяз, егетнең дәшмәвен үзенчә гөманлап.
Егет җәһәт кенә сәгатенә күз төшереп куйды. Әмма Яңа ел хакында ләм-мим.
Кан гына түгел шул Ядрәсе тирән киткән, таба алмадым
Уңга-сулга күз төшереп алды Нургаяз, келәшчә белән кургашынны күрмәгән, димәк. Кая куйды икән соң ул аларны? Ирексездән юрган астыннан сыңар кулы һәм аяк очлары белән капшанырга кереште тәненнән алынган кургаш кисәге каядыр шул тирәдә булырга тиеш иде аның исәбе буенча. Тапмады, күрәсең, телогрейка кесәсенә тыгылгандыр. Аны әнә чөйгә үк илтеп элгәннәр.
Тагы, тынгысызланып, ишекле-түрле йөрергә кереште егет.
Нургаяз аны тынычландырырга ашыкты.
Ә мин аны үзем, келәшчә белән колагыннан тартып дип аңлатырга керешкән иде дә, егет аны тыңлап та тормады, кулын гына селтәде, шаярып торыр чакмы дип әйтүе иде булса кирәк.
Син, улым, вакытыңны юкка уздырма инде, дип, бераздан Нургаяз тагы сүз кузгатырга мәҗбүр булды. Яшь кеше син, Яңа ел ич Йөргән кызың да булмый калмас. Бар, кайт, югалтканнардыр үзеңне.
Ә син, Нургаяз ага, син нишләрсең? дип, борчуыннан арына алмый, тагы сәгатенә күз ташлап алды егет. Яңа елга тикле ике сәгать чамасы бар әле. Әйдә киттек авылга
Бар, улым, бар, дип, булдыра алганча ягымлы итеп дәште Нургаяз. Мин монда гына инде Яңа ел килгәндә урманны да ялгыз калдыру килешмәс.
Егет, барып, стена сәгатенең герен күтәреп, дөресләп җибәрде. Дәшми-тынмый гына мичкә тагы берничә кисәк утын өстәде һәм капылт кына янәшәдә торган аркасыз урындыкка килеп утырды. Караватка таба иелә төшеп, тирән сулыш алып куйды.
Нургаяз ага, шуңарчы сорамый да торам икән, ни булды соң, сөйлә?! Кем атты үзеңә? Ничек алай килеп чыкты?
Чынлап та, егет аның белән ни булганын белми икән ич әле. Кара инде, күпме гомер бергә әвәрә киләләр, ә ул хакта ләм-мим сүз чыкмаган. Нургаязның үзенә үк сәер тоелды бу.
Сөйләсәң сүз, төртсәң, күз чыга дигәндәй булды инде. Булды дип кенә куйды ул, үзалдына уйлануын дәвам итеп.
Юк, Нургаяз ага, мин белергә тиеш. Әйтегез, кем атты? Егет тагын тирән сулыш алды һәм, кыюлана төшеп, башын күтәрде. Мин белергә тиеш. Кемнең кулы күтәрелде сезгә?
Ярар ла, ташла шуны, башка берчакны сөйләрмен.
Юк, Нургаяз ага, хәзер үк сөйлисең. Мин чәй куеп киләм, күмер төшкәндер Болай калдыру ярыймы соң, дип, капылт кына урыныннан сикереп торып, өстәл өстендә утырган җиз самавырга барып тотынды ул. Аның һәр хәрәкәтеннән «Әйтегез генә, кемнең кулы күтәрелде, өзгәләп атачакмын үзен» дигән омтылыш сизелеп тора иде. Өзгәләр дә, ике уйлап тора торганга охшамаган, әнә самавырга су салганын, кыскыч белән аның торбасына утлы күмер тутырганын гына карап тору да җитә. Нәфрәтләнүе тышка бәреп чыккан.
Егет янә урындыкка килеп утырды.
Чәй дә өлгерер Сөйлә, Нургаяз ага, сөйләгез диде ул, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.
Каршы килер чара калмаган иде шул. Әнә ничек өзгәләнеп сорый, тыңламый буламы соң? Шуның өстенә әле «Нургаяз ага» дип олылап, ил агаларына дәшкәндәй итә. Нургаязның әле үзенә шулай дип дәшүчене очратканы юк иде моңарчы, авыл кешесе бит андый сүзләрне эзләп маташмый. Ә бу егет башка, күренеп тора, укыган һәм культуралы Каян башлыйм икән дигән сыман, бертын уйга калып, онытылып торды Нургаяз.
Үткән көнне кичкә таба булган хәл бу
Үткән көнне дип, гаҗәпләнүен белдереп баш чайкап куйды егет. Шушы хәлдә тәүлектән артык монда ятасыңмы? Һәм, иреннәрен турсайтып, кат-кат иңбашларын җыерып-куырып алды. Аңлый алмыйм, ничек шул гомер кеше түзәргә мөмкин дигән сыман иде ул.
Баш астындагы мендәрен сыңар кул белән үзенәрәк тартып куйды Нургаяз. Һәм, хәтеренә төшерергә теләп, түшәмгә текәлгән күзләрен кыса төште. Башыннан кичкәннәр әле аның үзе өчен дә бик үк аңлашылып, ачыкланып бетмәгән сыман иде. Матур гына, ипле генә барган җирдән әнә бит ничек килеп чыкты. Кем уйлаган
Бүген утыз бере дисең ич Әйе, үткән көнне, дип, тын гына, ипле генә сөйләргә кереште Нургаяз. Кулларымны сузып Силингөргә үрелдем. Бармакларны, уч төпләрен су өтеп алды, тәндәге арыган күзәнәкләрне уятып җибәрде. Кушучка тутырып алган терекөмеш бөртекләредәй суның бармак араларыннан үтеп, ничек кире чишмә өстенә агып төшкәненә кадәр хәйран калып күзәттем. Силингөрне беренче кат күргән кеше сыман, аның ничек кабаланып агуына карап тордым. Эчеп туярлык, күреп күңелең булырлык кынамы соң безнең Силингөр. Беләсең ич үзең дә.