Өйгә кереп, урын өстендә тагы күпме яткандыр, ул хәтерләми. Сул як иңбашының өзелеп-өзелеп сулкылдавына түзә алмыйча уянып китте Нургаяз. Өй эче күптән дөм караңгылыкка чумган иде инде. Тышта җил чыккан. Ул кер киптерү өчен эленгән тимерчыбыкны шап-шоп капкага китереп бәрә. Өйгә салкын төшкән. Ягарга вакыт җиткәнне белгертергә теләгәндәй, ачы итеп морҗа сызгыра. Шулай да, түзгәч-түзгәч, иртәгә кадәр түзәргә туры килә инде. Тик менә вакыт күпме икән? Кайсы көн булыр утыз береме? Яңа елны, алтмышынчы яңа елын бер дә болай каршы алырга җыенмаган иде дә бит
Утыз бере булса, ул озаткан чыршыларда күптән ут яна инде. Берәм-берәм хәтеренә кереп калган чыршыларын күз алдына китерде ул. Шәһәр өйләренә урман исе, ылыс исе таратып түрдә утыралар бугай Очларына кызыл йолдызлар эленгәндер әле үзләренең. Тирәләрендә әйлән-бәйлән уйнап сабыйлар йөгерешә микән?.. Менә бит ул үстергән чыршылар! Менә алар ничек, күпме кешегә бәйрәм шатлыгы китерә
Ә үзенең карашы өй түрендәге шәрә почмакка текәлгән. Анда чыршы урнаштырырга ниятләгән иде дә бит Хәерлегә булсын инде, быелга өлгерә алмады
Чыршы дигәннән, сугыш беткән елны ул Мәскәү аша кайтты. Берничә сәгать кенә вакыты бар иде аның. Вокзалдан туп-туры Кызыл мәйданга китте. Сокланганы Кремль манаралары булды. Хәйран калды ул аларны күреп Кремль манаралары Силингөрдә үскән мәһабәт чыршыларны хәтерләттеләр. Туган ягын, урманын сагынган иде шул ул. Очларына йолдыз куеп чыксаң, билләһи менә, кайсы чыршы, кайсы Кремль манарасы икәнне аера алмый икеләнеп калырсың.
Нурлыбикәсе исән чакта: «Син Мәскәүне күргән кеше, сөйлә әле Мәскәү турында?..» дип, еш кына йөдәтә торган иде аны. Үзе сөйләгәнгә үзе үк хәйран калып, урмандагы мәһабәт чыршыларны хәтерләткән Кремль хакында сөйләргә тотыныр иде ул. Исе китеп, тел шартлатып тыңлар иде аны Нурлыбикә. «Булмастыр ла, ул тикле манараны аны төзергә кирәк бит. Борчак сибүеңдер, син, урман карачкысы, гел шулай инде, арттырып сөйлисең», дип, ышанырга-ышанмаска белми тыңлар иде. Ә үзенең шул хакта гел тыңлыйсы гына килеп торыр иде. Бүгенгедәй хәтерендә менә, аңа табарак елыша төшәр иде дә: «Сөйлә әле, тагы бер тапкыр сөйлә әле шул Мәскәү турында», дип, колакны кытыкларга керешер иде. Ул тагы шул Силингөрдәге чыршыларны хәтерләткән манаралар турында аңлатырга тотына Гомер дигәнең бер дә генә узмас кебек иде ич ул.
Нигә моңсулана башлады соң әле ул?! Вакыты андый түгел ич. Иңбашындагы яраны да карамый булмас. Яңа елны калак сөяге астына кереп оялаган ядрә хәер, ядрә генәме икән, пошига ата торган, чыпчык башы кадәр кургаш кисәге белән каршы алу ярамас. Атка менеп авылга юнәлергәме соң әллә? Әмма шундук ул үз-үзенә каршы төште. Бәйрәм каршы алганда, кеше борчып йөрү яхшы түгел. Анда төшеп күренсәң, бөтен авыл аякка басачак. «Кайда? Ничек? Кем?» диярләр. Юк, ул андыйга бармаячак! Үзе Ничек кенә булмасын, үзе ерып чыгар. Торырга, бер-бер хәстәрен күрергә кирәк.
Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады, ә үзенең кымшанырлык та әмәле юк. Канны байтак югалткан, күрәсең, егәр чамалы. Шулай да күңеленең ерак бер почмагыннан килгән әмергә буйсынырга мәҗбүр итте ул үзен, аякларын берәм-берәм караваттан идәнгә шудырды. Караңгы өйдә капшана-капшана шырпы, лампа табып, ут кабызды. Телогрейка сәдәпләрен ычкындырырга кереште. Өстендәге киемнәр яра турында бер-беренә аерып алгысыз булып ябышып каткан иде. Башка чара булмаганнан, тешләрне кысып булса да түзәргә генә кала иде. Телогрейка артыннан пинжәк салынды, аннан канга укмашып каткан күлмәген умырып алды Нургаяз. Өйалдына чыгып, чиләк белән бозлы су алып керде, нәни генә шешәгә салынган спиртын чыгарды. Калак сөягенә барып терәлгән кургаш «бочка»га келәшчә очы белән үрелгәнен дә яхшы хәтерли әле. Яраны аралап, аны келәшчәгә эләктерергә азапланганын да хәтерли. Әмма шуннан ары Ул, аңын җуеп, йөзтүбән урынына капланган.
Нургаяз абый, тор Нургаяз абый, дим Нургаяз абый, ни булды? Уян, әйдә, яраңны бәйлик, яраңны, дим
Төш күрә иде, ахры. Төшендә аны шулай үз итеп кемдер уятырга тели. Ул ишетә ишетүен, әмма күзләрен ача алмый, мәрткә киткән кеше сыман йоклыйсы, бары тик йоклыйсы гына килә аның.
Нургаяз абый, дим Торыйк әйдә, кан эчендә ятасың ич. Торыйк, яраңны бәйлик.
Кем соң бу? Кем каныкты аңа шулай? Кем аның йокысын бүлә? Кем аңа тынычлап йокларга ирек бирми? Яраланган, имеш Нинди сүз ул? Аны пуля аламыни? Сугыштан бер ярасыз кайткан Нургаязнымы? Юк, фашист булып фашист тидерә алмады аңа. Төзәп аттылар, әмма тимәде.