Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 47.

Шрифт
Фон

Лапас яныннан кире әйләнеп килгәндә күз аллары караңгыланып китте. Ул, ирексездән болдыр култыксасына тотынып, баскыч өстенә килеп утырды. Бармак очларына боз кисәге алып чигәсенә куйды. Йомылырга җай көтеп торган күзләренә ирек куймаска иде бит. Шулай да, бернигә карамый, күз кабаклары авырая, аяклары ойый башлады. Авыр гына атлап, Нургаяз капкага таба китте. Аны ачып капка төбенә чыкты. Каршында караеп торган урман һәм тынлык. Әйе, тынлык, шылт иткән аваз да ишетелми иде тирә-юньдә. Бу ни була инде, нигә мондый тынлык?..

Кинәт сискәнеп куйды ул, гүя яшен ташы урталай ярып үткәндәй булды. Нинди тынлык?.. Ә Силингөр?! Сабырсызланып, башыннан бүреген салып колак салды урманчы: ялгыша Ялгыша икән ләбаса, Силингөрнең гөрләп аккан тавышы әнә ничек ишетелеп тора. Җил ялгыштырган, җил генә бутаган аны. Силингөр Әнә ничек ага, мыдыр-мыдыр килеп урман белән урмандагы һәммә агач белән серләшә ул шулай. Нургаязны утка сала яздың ич, Силингөр. Тавышың ишетелми торгач, ни эшләргә белми югалып торды ул әнә. Башка алай итмә, зинһар, шаяра күрмә, Силингөр. Их, Силингөр, Силингөр

Нургаяз өйгә кереп буш чиләк алып чыкты һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең, иелә төшеп, чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңа. Монда аның яшьлек хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да. Элмә тармакларын аралап, икәү янәшә йөзтүбән ятып су эчкән чаклары әле кайчан гына иде. Йотлыгып-йотлыгып шул чишмә суын эчкәннән соң, бөтен ару-талулар онытылыр иде. Дәрт тулган күкрәген су өстеннән күтәрмәс борын ук шаярырга керешер иде Нургаяз.

 Әбәү, Нурлыбикә, иренең туңган, өшегән ләбаса, дияр иде.

 Туңмый соң, Силингөрнең суы салкын ич, дип елмаер һәм, зәңгәр күзләрен тутырып бертын карап торгач, чарасыздан, аңа таба ымсынып тартылып куяр иде Нурлыбикә.

 Җылытыйм, булмаса, өшесә ни хәл итәрбез, дип, хатынының биленнән кысып үзенә тартыр, аннары, җәһәт кенә күтәреп алып, элмә күләгәсенә алып кереп китәр иде Нургаяз.

 И-и, урман карачкысы, оялмыйсыңмы?.. Кояш та баемаган ич дияр иде Нурлыбикә, тулышкан хисләрен яшерә алмый, күзләрен йома төшеп.

Менә тагы шул элмәлек читендә тора Нургаяз. Чишмәгә үрелгән элмә чыбыклары карга төртелеп күмелеп калганнар. Яшь чакларындагы кебек йөзтүбән ятып, иреннәре, яңаклары белән суга, Силингөрнең йөгерек дулкыннарына кагыласы килде шул мизгелдә. Ләкин бу мөмкинме соң? Чиләк белән үрелгәндә дә тез буыннары сыгылып-сыгылып куйды түгелме соң?.. Ә шулай да йөзе белән, һич югы, Силингөргә маңгай читен куеп кагыласы килде аның. Сабыйларча үзсүзлелек белән ул кар өстенә сузылып ятты да, бер як иңбашы чәнчеп-чәнчеп авыртуга да карамастан, яланбашы белән чишмәгә үрелергә азаплана башлады. Кар өстендә аунаса аунады, әмма үзенекен итте. Иң элек су өстенә алмаш-тилмәш яңакларын куеп, аның гөрләвенә озак кына колак салып торды. «Бирешмә, Нургаяз, бирешмә Миңа да җиңел түгел, минем дә юлыма аркылы төшүче аз булмады, әмма юлымнан тайпылмадым. Без әле яшәргә тиеш Урман хакына» дигән сыман иде аның колак төбендә генә гөрләп аккан чишмә.

Хәлсезләнгән башы чишмә өстендә салынып калган иде инде аның. «Эчәргә дә, тизрәк кайтырга кирәк сиңа», дип, янә пышылдады Силингөр. Комсызланып иреннәрен суга тигерде Нургаяз. Әмма, ни хикмәт, бу юлы да су тамагыннан үтмәде аның. Судан әле һаман кан тәме аңкып тора иде. «Икебез дә яралы, бәгырьләребездән кан саркый. Түз, Нургаяз, шулай да түз!..» дип аваз бирде, көч бирде аңар чишмә. Ул күзләрен ачты һәм көпшәк кар өстеннән шуа-шуа артка чигенде.

Сулы чиләген кар өстенә куеп, озак кына капка баганасына сөялеп торганын хәтерли ул үзенең. Ә колагына берөзлексез Силингөрнең челтерәп акканы ишетелеп торды. Нинди көч, нинди җегәр яшәтә икән сине, Силингөр?.. Агасың да агасың Нургаяз да әнә синең кебек үк көр күңел, таза рух белән гомер кичерде. Синең кебек үк мәңге-мәңге яшәр, гөрелдәп агар, ару-талчыгу турында һичкайчан уйлап та карамас кебек иде. Их, Силингөр, Силингөр Син әле озак, бик озак агарга тиеш Тик Нургаяз гына менә Әллә картая да инде? Ай нурларыннан оялган сыман күзләрен читкә борды ул. Һәм шунда, өй каршындагы яңа яуган кар өстендә эзләр, кеше эзләре булуын абайлап алды. Аның түр яктагы тәрәзәләре каршында кемгә шулай таптанырга кирәк булган? Нигезгә өелгән кар өстенә менеп, тәрәзәгә каплану кемгә кирәк булган? Кемне эзләгән, нәрсә күзәткәннәр аннан? Кем булыр? Ни өчен яшеренеп, кача-поса күзәтергә аның өен? Капка һәм өй ишеген бикләгәне юк ич аның Өр-яңа эзләр!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3