Бер мизгел уздымы, бер тәүлекме хәтерләми. Дөп-дөп ишек каккан, юк, ялгыша, ахры, капка дөбердәткән тавышка уянып китте ул. Башын күтәрә төшеп, сагаеп тыңламакчы булды башы идәннән күтәрелмәде. Ә капканы аның саен дөбердәтәләр. Тукта, капкамы соң бу, әллә Капкада бик юк ич. Ишекме? Ишектә дә элгеч юк. Нәрсә бу? Идәнне дөбердәтәләр дисәң Булмаганны! Өстәвенә колак шаулый, чигә кыса. Әллә йөрәге тибәме соң шулай? Күкрәк читлеген ватарга теләп әллә йөрәге шулай ярсынамы? Юлдаш ни дип өрүдән туктады икән тагы? Атның да тавыш-тыны юк. Бер-бер хәл булмагандыр, исәннәрдер ич?.. Болай яту ярамас, торырга кирәк, торырга. Ачыкканнардыр Кымшанып, кулларына таянырга ниятләде ул. Ләкин аңар буйсынмады, аны тыңламады куллары. Ә чигәне нидер кыса, һаман җибәрергә теләми.
Ул да түгел, колак төбендә үк ачы итеп сызгырган аваз ишетелә башлады. Бусы инде таныш аваз, аңар яхшы таныш аваз. Кырык дүртнең көзендә Балтыйк буенда окоп өстенә бомбалар шулай сызгырып ява торган иде. «Юк, диде ул, үз-үзенә әмер биргәндәй итеп, бирешмәячәк. Аны бомба булып бомба ала алмады ул чакларда. Окоп өстеннән фашист танклары үткәндә дә аны сыта, таптый алмадылар. Инде хәзер үз өендә, үзенең туган нигезендә, Силингөр буенда бирешергә тиешме ул? Юк!.. Ыңгырашу катыш кычкырырга ук керешкән иде инде ул: «Юк! Юк, бирешмәячәк».
Шунда ул кымшанырга омтылды, әмма иңбашын яшен ташы телеп узгандай булды. Тагын кымшанырга итте, тагын чәнчеп алды. Әмма ул барыбер бирешмәячәк! Уч төпләрен киң җәеп, нәрсәгә дә булса тотынырга, нәрсәгәдер таянып этенергә ниятләде. Куллар буйсынмады. Ләкин үзенең кайда икәнлеген абайлап алды өйдә, үз идәнендә йөзтүбән ята икән ләбаса. Тупса белән янәшәдә ята. Ишектән кергән дә идәнгә чүгәләгән булып чыга, димәк Ә шулай да тезләнергә кирәк, аякларына басарга
Яра сул якта икән, димәк, сул кулга таяну турында уйларга да ярамый. Шуңа ул иң элек уңга табарак янтаерга тырышты, аннан башын тупсага күтәрде. Бу тикле хәлсезләнсә хәлсезләнер икән кеше Ә барыбер хәрәкәтләнергә кирәк. Оеган тәнне уятырга, күзләрне ачарга, ничек кенә булса да аякланырга, аякланырга аңа хәзер. Юкса соң булуы бар Уң кулы белән капшана торгач, ишек тоткасын тапты ул. Бөтен җегәрне бер йодрыкка төйнәргә генә кала.
Аякларына басып, ишек борысына сөялгәч, җентекләп өй эчен күзәтеп чыкты. Өйдә бары да элеккечә. Идәндә агып укмашкан кан төерләрен искә алмаганда, берни артмаган, берни кимемәгән Әйе, стена сәгате туктаган икән әле тагы. Гере өстәлгә төшеп терәлгән Ишекне ачып өйалдына чыккач, аның күзаллары караңгыланып торды. Туктап хәл алгач, караңгыда куллары белән капшана-капшана болдырга юнәлде. Ул баскан саен сыгылып куйган өйалды идәне суыктан сыкранып-сыкранып калды. Болдырда исә аны Юлдашы каршы алды. Хуҗасын күрү шатлыгыннан эт ни эшләргә белмәде. Әле алгы аяклары белән аның түшенә сикерде, кулларын, бармак очларын ялады. Әле кире дүртаякланып, аның бер алдына, бер артына төшеп, койрыгын, башын болгый-болгый арлы-бирле йөренергә кереште.
Кич җитеп килә икән инде Тик кайсы кич? Ул өйгә кайтып егылганга бер тәүлек булганмы, әллә соң бары да күз ачып йомган арада булып уздымы? Култыксага кунган яңа кар бөртекләрен учына җыеп, бит һәм маңгаен, бер-бер артлы колакларын, чигәләрен уарга кереште ул. Шунда гына күз алдында эленеп торган караңгылык бераз тарала төшкәндәй булды.
Вакыт байтак узган булса кирәк инде. Ишегалдына шактый калын булып яңа кар төшкән. Болдыр төбе генә тапталган иде, күрәсең, Юлдаш шактый вакыт ишек тоткасын саклап утырган.
Һәр адым, һәр хәрәкәт йөрәк өзгеч авырту белән генә бирелде. Шулай да иң элек этнең ашарына салды, аннан, култык астына печән кыстырып, бахбаеның хәлен белеп килде. Иреннәрен җиңелчә генә кыймылдатып, кешнәү авазы белән каршылады аны ат. Печәнгә үрелмәде, хуҗасының күзләренә текәлеп торды. Хәлең ничек, озак югалып тордың, бер-бер хәл булдымы әллә дигән сыман сагаеп карады ат. Хайван диген син аларны, дип уйлап куйды Нургаяз күңеленнән. Эте булсын, аты булсын, тамак кайгысын онытып, җаныңа керергә әзер булып торалар». Яннарыннан үткәндә кош-кортларга тикле шау-гөр килеп каршы алдылар. Аяк асларына сибелгән бодайны чемченә-чемченә кагынып озатып калдылар тагы
Лапас яныннан кире әйләнеп килгәндә күз аллары караңгыланып китте. Ул, ирексездән болдыр култыксасына тотынып, баскыч өстенә килеп утырды. Бармак очларына боз кисәге алып чигәсенә куйды. Йомылырга җай көтеп торган күзләренә ирек куймаска иде бит. Шулай да, бернигә карамый, күз кабаклары авырая, аяклары ойый башлады. Авыр гына атлап, Нургаяз капкага таба китте. Аны ачып капка төбенә чыкты. Каршында караеп торган урман һәм тынлык. Әйе, тынлык, шылт иткән аваз да ишетелми иде тирә-юньдә. Бу ни була инде, нигә мондый тынлык?..