Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 45.

Шрифт
Фон

Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулыр-тулмас чактан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп, шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп калды. Шулай да Силингөрдән, урманыннан аерылмады. Гомеренең соңгы сәгатен дә ул шушында, Силингөрдә каршылар. Мәңгегә шушында калыр

Бу юлы да Силингөрне тыныч кына атлап үтә алмады ул. Онытылып-онытылып су агышын тыңлап торды. Әйтерсең лә су түгел, гомер шулай ага. Җәен дә, көзен дә, кышын да шул ук аваз. Әмма елның һәр фасылында үзенә бер ямь таба, үзенә бер кабатланмас моң шәйли торган иде ул монда. Җанга якын, күңелгә ятышлы ул моң бары монда гына ишетелә. Җил иссә, урман шавы кушыла аңар, таң беленсә кошлар сайравы, чикерткә авазы, күке тавышы, тукран тукылдавы Боларның һәркайсы, чишмә агышына кушылып, моңга әверелә монда. Шуңадыр, Силингөрдә бер ялгызың калып, колак салсаң, күңел мөлдерәп тула, тамакка төер тыгыла. Күңелдәге хис һәм тойгылар тоташ ташкынга әверелер дәрәҗәгә җитә. Урманны, урмандагы һәммә тереклекне, агачларны, үләннәрне берәм-берәм сыйпап-сөеп узасы килә шундый чакларда, кешеләргә изгелек, табигатькә игелек кенә кыласы килә. Мәңге яшисе

Менә бүген тагы, сабый чакларындагыдай онытылып, чишмә авазына колак салып тора Нургаяз. Беренче кат монда килеп чыгуы диярсең Башка һичнинди аваз да ишетелми. Агачлар шавы да, кошлар сайравы да, чикерткә авазы да. Силингөрнең кабалана-кабалана нидер аңлатырга омтылгандай сөйләнүе генә Беләктәге арыганлык, аяктагы талу онытылды. Ә күңелдә үзе рәхәт, үзе моңсу, аңлату түгел, үзенә дә аңлау җиңел булмаган бер халәт. «Ун мең чыршы», дип куйды ул үзе дә абайламастан. Ун мең! Әйтергә генә җиңел. Силингөр буенда тамыр җәеп, якты зәңгәр күккә омтылган нарасыйлар иде ич алар Чишмә дә шуңа моңланамы соң әллә бүген?.. Ун мең төп чыршы Шулкадәрле гаиләгә бәйрәм шатлыгы иңгәндер бүген. Чыршы кисү җиңел түгел, ә кешеләргә бәйрәм шатлыгы озату башка.

Силингөрдән пар бөркелеп тора. Кышларын гел шулай. Атналар буе күз ачкысыз буран булып та аның кар астында күмелеп калганы юк. Өрәңгеләр шартлап ярылган, имәннәр түзмәгән суыкларда да аны боз капламады. Бүрсет суы һәм гайрәтле Кама калын боз катламы астында калганда да Силингөр җылы пар бөркеп тик шаулап агып ятуын белә. Ә җәйләрен суы тешне сындырырлык салкын була үзенең, андый салкын суны тирә-якта табарлык түгел. Менә шундый чишмә ул Силингөр. Йөзьяшәр нарат тамырлары төбеннән бәреп чыга да ашыгып-кабаланып йөгерергә керешә. Көн йөгерә, ай йөгерә, ел йөгерә шулай. Барыр юлында аңар ком-таш арасыннан кайнап торган яңа чишмәләр кушылып җегәр өстиләр. Саегуны, ару-талуны белми йөгерә Силингөр.

Бил каешына кыстырылган балтаны алып карга сөяп куйды Нургаяз, аннан бүреген салып шул балта сабына элде. Салкын чишмә яныннан үтеп тә аның суын татымый узу, тәнеңә гайрәт иңдерми китү мөмкинме соң?.. Аякларын җәя төшеп ул Силингөрнең ике як ярына басты һәм суга үрелде. Бармакларын, уч төпләрен су өтеп алды, тәндә оеп киткән бөтен күзәнәкләрен кинәт уятып җибәрде. Шул рәхәтлекне тоеп берара торгач кына кушуч тутырып алган суны иреннәренә китерде Нургаяз. Арыган иде. Йотлыгып-йотлыгып эчәсе килә иде аның. Әмма авызына капкан суны йота алмады, тамагыннан су үтмәде. Кинәт тетрәнеп куйды ул. Күккә ашкан биек нарат очларыннан ак бәс коелды. Кабаланып тагы суга үрелде Ялгышмаган! Юк, ялгышмаган икән чишмә суыннан кан тәме, кайнар кан исе аңкып тора иде.

* * *

Өйалды ишеген тырный-тырный тышта эт өргән авазга уянып китте Нургаяз. Нигә өрә икән ул? Нигә шулай ярсый?.. Кешегә ул алай ук өрмәс, бер-бер кыргый җанвар килеп чыктымы икән? «Юлдаш! Юлдаш, нигә өрәсең?..» дип дәшәсе килде аның. Әмма иреннәре ачылмады, тавышы чыкмады. Өй эче янә тынычланып калды. Кипкән иреннәрен чылатырга теләп, авыз эчендә адашкан телен табарга, телен кыймылдатырга итте ул. Әмма барып чыкмады. Әллә иреннәре кымшанмады, әллә теле аңкаудан аерылырга теләми иде. Бөтен тәне оеган, күз кабаклары авырайган. Ул тагын онытылып торды.

Бу юлы инде аны ат кешнәгән аваз сискәндерде. Аның бахбае кешни иде. Ашарына салынмаган Эчәсе дә киләдер. Тик менә күзләре генә ачылырга теләми. Күз кабакларына нәрсә шулай баса керфекләре шулай авырайганмы? Нигә ачылмый соң әле аның күзләре? Күзләре ачылырга тиеш! Болай изрәп яту ярамас, җитәр! Өрә-өрә әнә анда Юлдашның да тавышы беткән, өйалды ишеген тырный-тырный чиный. Этне газапларга ярамас, елый ич, бичара Торырга Чыгарга Юлдашны да тынычландырырга кирәк! Тик менә күзләрне, күзләрне генә ничек ачарга соң?.. Ул янә изрәп йокыга талды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3