Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 44.

Шрифт
Фон

Әллә нәрсә булды, бөтенләй чарасызланып калды бит әле ул. Балтасы да үтмәсләнгән, чыршы төбен дә табарлык түгел. Шуның өстенә кары да тирән. Быелга калып торсынмы соң әллә Киләсе елга тәвәккәлләр, боерган булса. Ел да, ел да кар болай күп яумас, көне дә әнә чалт аяз, үзең үстергән агачка кызганмый ничек кул күтәрергә кирәк?! Чү, алсулана барган кояш нурлары да, аның чыршысы ботакларына уралып, кар бөртекләре белән уйный-шаяра түгелме соң?..

Ныклы бер фикергә килеп, ул кулындагы балтаны бил каешына кыстырырга ашыкты һәм, иркен сулыш алып, кытыршыланып беткән уч төпләрен бер-берсенә ышкып алгач, көрт ерып кайтырга чыкты. Юлдан түгел, турыдан гына, ерак түгел агып яткан салкын чишмә аша кайтырга ниятләгән иде ул.

Кышын урман шәрәләнеп кала, диләр. Бу хакта Нургаязның да ишеткәне бар. Урман читләтеп машинада узган кешегә бу, бәлки, чынлап та шулай тоеладыр. Әмма Нургаяз өчен түгел Кышкы урман үзе бер мөстәкыйль дөнья булып яши, иркен сулыш ала. Тик шулай да бушап калмый, кырыкмаса-кырык төрле җәнлек һәм кош-кортлары белән көндәлек мәшәкатьләргә чума. Кар өстендәге эзләр, агач башыннан коелган учлам-учлам кар, корыган ботак кисәкләре, усак каерыларындагы теш тамгалары  һәркайсы кышкы урманның ыгы-зыгылы тормышы турында сөйли.

Дөньясын онытып, шул хактагы уйларга бирелеп барганда, кинәт аның каршысына кабаланып чапкан куян килеп чыкты. Әллә куркудан югалып калды, колакларын үрә торгызган ап-ак куян текәлеп диярлек аңа карап тора иде. Нургаяз үзе дә ирексездән, атларга-атламаска белмичә, урынында катып калды. Гомер булмаган хәл  куян белән карашлары очрашты аларның. Ул куянга, куян аңа күзләрен мөлдерәтеп карап торалар, әйтерсең магнитланганнар. Араларында күп булса алты-җиде адым ара булгандыр, артык түгел. Тын да алырга уңайсызланып, керфек тә какмый карап торды Нургаяз. Куянның күзләре кылый диләр, ялган, дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. Ә куян аның саен күзләрен зуррак ачып, текәлгән көе тик басып тора. Куян куркак диләр, бусы да ялган, монысы инде үзеннән-үзе килде аның уена. Күңелен шом, ниндидер сәер шом баса башлады урманчының. Гаҗәп, әмма ул калтырана башлаган иде. Ләкин суыктан түгел. Бу көтелмәгән сәер очрашу һәм талгынлык, урман эчендә ялгыз куян белән күзгә-күз карашып тору тагын күпме дәвам иткән булыр иде, әйтүе кыен. Куян түгел, бүре яисә кабан дуңгызы белән очрашканда да куркуның ни икәнлеген белмәгән, урманда гомер кичергән урманчы түзмәде. Үзен биләп алган шомнан тизрәк арынырга теләгәндәй, карашын читкә тайпылдырды. Куян да моны шундук тоеп алды һәм уңга-сулга күзләрен йөгертергә кереште. Урманчыны сыный, аны аңларга тели, әллә ни дә булса аңлатырга омтыла идеме соң ул үзенең бу әрсезлеге белән? Теле генә юк, әгәр теле булса, куян һич кенә дә мәгънәсез сүз әйтмәгән булыр иде, мөгаен.

Нургаяз, башкача болай булдыра алмыйм дигәндәй, сак кына алга омтылып алды. Серле тынлыкны югалту, чәлпәрәмә вату өчен шул җитә калды. Куянның борын тишекләре киң ачылып, колаклары тагы да тырпая төште, һәм ул шундук тирән кар өстеннән бата-чума сикергәләп китеп тә барды. Ә икенче яктагы куелыкта кинәт корыган куак шартлап сынды Хикмәт менә нидә икән. Агачлар артында кире борылырга мәҗбүр булган төлкенең ялкын теле сыман койрыгы гына шәйләнеп калды.

Берничә адым атлауга, тагы өр-яңа эзләргә юлыкты ул. Ана поши, бозавын ияртеп, салкын чишмәгә таба киткән дигән уй үтте башыннан. Эзләренә әле бәс кунарга да өлгермәгән. Кар тирән. Берәүгә дә йөрү җиңел түгел мондый кышта

Ниһаять, ул салкын чишмә читенә килеп чыкты. Чишмә аръягындагы зур алан читендә аның ялгыз йорты урнашкан. Салкын чишмә исә бу урманның мактанычы. Халык телендә аны Силингөр дип йөртәләр.

Силингөр Бу чишмәгә нигә нәкъ менә шундый исем тагылганын ачык кына белүче юк. Шулай да Нургаязның бабасы элекке елларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган. Имеш, бу тере су, тирә-юньдәге калын урманның җаны. Нинди генә буран һәм чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да кар-боз капламый. Нәни генә тар инешне хәтерләткән чишмәнең, урманны кыл урталай бүлеп, ничек ярсып һәм кабаланып акканын күзәтеп, тыңлап торсаң, исең-акылың китәр. Шаулап, гөрләп ага ул. Урманның, андагы һәммә тереклекнең һәм агачларның теле, имеш, бу чишмә. Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип атаганнар да

Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулыр-тулмас чактан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп, шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп калды. Шулай да Силингөрдән, урманыннан аерылмады. Гомеренең соңгы сәгатен дә ул шушында, Силингөрдә каршылар. Мәңгегә шушында калыр

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3