Сабырлыгы җитмәде. Түзә алмады, ахры, елгыр биянең тынгысыз җаны. Бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда ул башын югары чөеп кешнәп җибәрде. Аның кешнәү авазы шундый саф һәм эчкерсез иде ки, нигә тиңләргә дә белгән юк. Айлы кичтә вак ташлар өстенә чылтырап аккан чишмә тавышын да, бер гөнаһсыз сабыйның кычкырып көлгәнен дә, буй җиткән кыз чәчләрендә чылтырашкан чулпылар авазын да хәтерләтте сыман ул. Тагын Тагын да кешнәде елгыр бия.
Атны тынычландырырга омтылып, аның муенына сарылган малай шул чакны мәйданга илтүче туры юлда ниләр булганын күрми дә калды. Кешнәү авазын ишетүгә үк иң беренче барган ат, кинәт адымнарын тыя төшеп, киң такыр юлдан урманга таба борылырга итте. «Чемпион Чемпион Нишләвең бу, Чемпион?!» дип, бар көче белән йөгәнне юлга каерды җайдагы. Ат җайдакны тыңларга теләмәде, авызлыгын чәйни-чәйни күбек чәчеп, алгы аяклары белән һаман читкә сикерде. Ике үкчәсе белән атның кабыргаларын төйде, урманга таба каерылган яклап уч төбе белән хайванның күзенә китереп сукты җайдак. Ул гына да түгел, арттан куа килгән чабышкылар бер-бер артлы үзләрен узып китә башлагач, үз-үзен белешмичә, чыбыркы сабы белән уңлы-суллы төя башлады ул атын.
Ә айгыр барыбер үзенекен итте: мәһабәт зур гәүдәле айгыр, чыгымчылап, әле арт аякларында гына калып үрә сикерде, әле көтелмәгән кискен хәрәкәтләр ясап, арт санын югары чөяргә кереште. Ни эшләргә, тагы нәрсә кылырга белмәгән җайдак, чыбыркы сабы белән чираттагы кизәнүләренең берсендә җиргә очып төшкәнен сизми дә калды. Шуны гына көткән айгыр, башын болгый-болгый, урманга таба сузылган коры елгага төбәп чабып китте.
Ялларын җилгә тараткан кола бия, җәһәт-җәһәт атлап, үзе аңар каршы килә иде инде.
Казан1984Муенсалы күгәрчен
Тәрәзә каршына күгәрчен килеп кунды. Ак күгәрчен. Коңгырт-сары муенсасы да бар.
Шулай да минем моңарга артык исем китмәде. Әйләнә-тирәдә үз өйләре белән яшәүчеләр байтак булгангадыр, күзгә еш кына чалынгалап тора иде алар. Гомумән, бүгенге шәһәр кешесен гаҗәпләндерү мөмкин түгел. Ә күгәрченгә генә ис китми инде. Күгәрченнең зәңгәрсу көрәнен дә, көмешсыманын да, агын да, сарысын да дигәндәй күргәнем бар. Өстәлгә капландым да эшемдә булдым.
Байтак кына утырылды булса кирәк, һәрхәлдә, күгәрчен хакында оныткан идем инде. Баш күтәрсәм, ул һаман тәрәзә каршында икән. Инде бая ук килеп кунган урыныннан бераз да кымшанмаган, тик кукраеп утыруын белә. Кояшта җылынуы дияр идең, көн болытлы, җитмәсә, төньяктан салкын җил исеп тора. Җәй уртасы дип әйтергә оят.
Ул да түгел, муенын суза төшеп, күгәрчен башын күтәрде. Үзен күзәтүче барын сизде, ахры, борыла төшеп, чык тамчыларыдай күзләрен миңа таба текәде. Күп булса ике метр чамасы ара булгандыр, шылт иткән аваз да юк, тик утырабыз. Кем кемне җиңәр, кемнең карашы көчлерәк дип сынашабыз гүя. Ике кат пыяланың аргы ягында ул муенсалы ак күгәрчен, биргесендә мин.
Шулай утыра торгач, әллә нидән генә бөтенләй көтмәгәндә уңайсыз булып китте. Үземнең кемлегемне кеше булуымны онытып, күгәрчен белән сынашып утырам икән ләса. Болытлы көндә салкын җил иркендә утырган риясыз кошның кызыл чөгендер төсенә кергән тәпиләренә, аннары чык бөртекләрен хәтерләткән күзләренә күз төште. Карашны өтеп алды шул күзләрдән бөркелеп торган җылы, якты нур, гүя кояш балкый иде үзләрендә. Ирексездән, аягүрә басып, арлы-бирле йөренә башлаганмын.
Күгәрчен дә, ниһаять, күзен тәрәзәдән алып торып басты һәм тәрәзә төбеннән ипле генә атлап китте. Ул да арлы-бирле йөренә Ничек аңларга белмәссең. Бу нәрсә, аның үзенчә мине үртәвеме?.. Тәрәзә төбенә җәелгән калайга тырнаклары белән тып-тып басып тик йөренә. Адымнары кыюлана баргандыр, күрәсең, аның тәпиләре чыгарган аваз көчәйгәннән-көчәя баргандай тоелды. Үртәү дигән уй, билгеле, башына да килмәгәндер күгәрченнең. Мин моны кешегә хас шикләнүчәнлек белән үзем гөманлаганмын, әлбәттә. Байтак гомер хәрәкәтсез утырудан туеп, талган аякларын язып алу максатыннан йөренә башлаган күгәрченгә урынсыз гаеп ташлый яздым.
Уңайсызланудандыр, күрәсең, күңелдә кинәт миһербанлылык уянган. Тагы бер мизгелдән, кулыма ипи йомшагы тотып, күгәрченне куркытудан сагаеп, ипләп кенә балкон ишеген ачтым. Никадәр сак булырга тырышсам да, күгәрчен мине күрмәде түгел, шундук тәрәзә төбеннән аерылып, балконның ерак почмагындагы култыксага барып кунды. Башын бора төшеп, үзе һаман мине күзәтә. Кошны куркыту өчен бер адым яисә саксыз бер хәрәкәт җитәчәк иде. Ә күңел аның очып китүен, күздән югалуын теләми. Ипи йомшагын кечкенә кисәкләргә вакладым да, тәрәзә төбендәге калай читенә куеп, кире өйгә кердем.