Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 33.

Шрифт
Фон

Фәләховка да китәргә генә иде дә бит. Ләкин җаны тынычланмаган иде шул әле аның. Тагы ниндидер карарга килеп, ул кесәсенә тыгылды һәм аннан нәни генә пәке чыгарды Башта ул авызлык турыннан ике яклап та йөгән каешын кисте, аннан ияр булмаганлыктан ат сыртына малай үзе ясап куйган киез бавына җитеште. Ат сбруеның җаен ул яхшы белә, шуңа күрә каешларны бөтенләй үк кисеп чыгармады. Алар иң кирәкле вакытында  ат кузгалып киткәндә генә өзелеп чыгарга тиешләр.

Һәм, ниһаять, Фәләхов, иркен сулыш алып, елгыр бияне тагы бер ялгызы калдырып китеп барды. Ә атның үз хуҗасы урман каравылчысы малае бу вакытта, ике кулына ике туңдырма тотып, чираттан чыгып килә иде. Район Сабан туеның ямьлелеге, гармун һәм җыр авазларыннан, чабышка әзерләнгән атларның матурлыгыннан башы әйләнгән чагы иде малайның. Аңардан да бәхетле кем булды икән шул мизгелдә?!

Ат чабышында катнашучылар мәйдан белән янәшәдә генә старт сызыгына тезелделәр. Елгыр кола бия беренчеләрдән булып килеп басты. Аның әледән-әле пошкырырга итенеп уңлы-суллы башын чайкавын сыртына менеп атланган малай яхшыга юрады. Атналар, айлар буе яңакларыннан сыйпап, ялларын һәм койрыкларын тарап, үз кулларыннан ашатып-эчертеп тәрбияләде ич ул аны. Борын тишекләренә килеп тыгылган кан төерләреннән атның сулышы кысылуы һәм шуңарга үрсәләнүен ул ничек башына китерә алсын?

Фәләхов исә Чемпионга атланып килгән җайдагына ышанмады. Старт сызыгына чыккач кына, малайны куып төшереп, ат сыртына үзе менеп кунаклады. Чабышкылар белән таныштырганда: «Узган елгы Сабантуйда җиңгән Чемпионда районыбызның алдынгы колхозын җитәкләүче Мостафа Фәләхов үзе» дип, бу фактка аерым игътибар юнәлттеләр. Фәләхов тыйнак кына баш какты. Мәйдан дәррәү кул чапты.

Чабышкысын елгыр кола бия янәшәсенә китереп бастырды Фәләхов. Бармакларына агып төшкән соңгы туңдырмасын ялап торган малай моны искә дә алмады. Атлар гына, нидер аңлашкандай, иске танышлар буларак, бер-беренә карангалап алдылар. Чемпион тик торган җирендә берөзлексез тынгысызланып тоякларын биетте, ә кола бия исә, сыртындагы малайга нидер әйтергә теләгәндәй, каерылып-каерылып башын болгады, авызлык тимерен чәйнәде.

 Әйдәү, кузгалдык, егетләр, диде шунда башына чигүле кара түбәтәй, өстенә аклы буй-буй күлмәк кигән агай.

Шуны көтеп кенә торган Фәләхов ике аягы белән берьюлы атының касыгына төртеп куйды һәм, дуамалланып, кинәт йөгәнен уңга, елгыр кола биягә таба тартты. Ярсып алга томырылам дигән бия, каршысында тау булып калыккан чабышкыдан читкә тайпылырга теләп, арткы аякларына үрә басты. Җайдак малай, атын тыя төшәргә чамалап, кинәт бөтен авырлыгын артка ташлады һәм үзен дә белешмәстән, кулына урап тоткан йөгәне-ние белән ат аяклары арасына шуып төште. Ни булганын аңлый да алмый калды ул.

Чабышкылар артыннан өермә булып тузан гына күтәрелеп калды. Урман каравылчысы малае, күзләренә тулган кайнар тамчыларны яшерә алмый шырык-шырык борынын тартып, кола бия артыннан китеп барды. Авыртудан, сызланудан түгел, шултикле кеше карап торганда ат өстеннән егылып төшү гарьлегеннән иде булса кирәк аның яшьләре.

Мәйдан күздән югалганчы ат белән малай, сүз берләшкәндәй, иелгән башларын күтәрмәделәр. Бер-беренә карамый гына янәшә атладылар. Яңа гына булып узган күңелсезлектә алар икесе дә кемне дә булса башка берәүне түгел, үзләрен, бары тик үзләрен генә гаепле саный иделәр. Дөньяда көнчелек, мәкер дигән нәрсәләр булуы хакында һәм кайберәүләрнең мин-минлекләренә хуҗа була алмый үзенекен итү, максатына ирешү юлында теләсә нинди чарадан да чирканмый эш итәргә сәләтле икәнлеген башларына да китереп карамадылар. Җәй башының шушы матур иртәседәй чаклары иде ич әле аларның.

Ушмы суы буйлап салынган киң такыр юлдан түгел, коры елга читләтеп, урманга төбәп китте алар. Чабыштан кайтучы атларга каршы очрамас өчен шулай иттеләр. Узыш дәрте белән онытылып, томырылып чапкан атларны, ат ялына сеңгән җайдакларны күрмәс өчен әллә нигә дә риза иде алар. Бәгырьләренә утырган җәрәхәткә тоз салудан кемгә файда

Малай адымнарын тизләтте. Кола бия дә калышмады. Алар һаман, мәйданнан ничек чыгып киткән булсалар, шулай янәшә атлыйлар иде. Атка менеп юыртып китеп бару турындагы уй башына да килеп карамады малайның. Ул да түгел, ат һәм малай икесе берьюлы диярлек артка су буена таба башларын бордылар. «Тупыр-тупыр» килеп тояклар биешә иде анда. Чабышкылар кайта. Иң алдан, башка атларны ким дигәндә дүрт-биш дилбегә буе ара калдырып, Чемпион томырыла. Мәйданга да аның шулай беренче булып керәчәгенә шик юк. Әнә ич, ничек җиңел чаба кушаяклары җәядән ычкындырылган укмыни атлап түгел, очып бара.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3