Күгәрчен сабыр, кабаланмый. Балкон ишекләрен япканны, тәрәзәдән бераз читләшкәнне көтте. Минем хәйлә корып маташмавыма ышангач кына, канатларын җиңелчә сызгыртып, ипи валчыклары янына очып төште, һәм тагы бер мәртәбә уңга-сулга карангалап алгач, чүпләргә кереште. Бу юлы инде калай аның тырнакларыннан түгел, томшыгы тиюдән яңгырап торды. Әледән-әле пыяла аша өй эченә күз салып алырга да онытмый үзе. Канатларын ипләгән арада, муенын бөгә төшеп, башын болгый-болгый гүя миңа рәхмәтен белдерә. Ипи валчыкларын соңгысына кадәр ашап куйгач, ул янә култыксага барып кунды. Әмма бу юлы инде баягыча аның иң ерак почмагына түгел, якынгарак урнашты. Мин моны аның үзенчә миңа ышаныч белдерүе һәм тагы балконга чыгарга рөхсәт итүе дип кабул иттем. Тулысынча күгәрчен ихтыярына бирелгәнмен, күрәсең, ул теләгәнчә эшләдем дә тагы тәрәз төбенә ипи валчыклары сибеп керергә мәҗбүр булдым.
Күгәрчен тагы тәрәзә төбенә кунып чүпләнергә кереште. Әмма чүпләп бетергәч тә тамагы туйды, күрәсең, бу юлы кире китәргә ашыкмады. Башын калкыта төшеп, тәрәзә аша күз салып алды да, канат читендәге мамыкларын барлагандай, муенын сузып, томшыгын чистартырга кереште. Ашыкмады, кабаланмады. Ул бу эшне үзенчә бер тәм табып, аеруча пөхтәлек белән башкарып чыкты. Монысы да булды дигәндәй, бераздан кагынып алды. Һәм, башын бер якка кыйшайта төшеп, тагы тәрәзәгә текәлде. Муен тирәсендәге йоннарын кабартып, очкылык тоткан кешедәй, сәер хәрәкәтләр ясарга кереште.
Соңгы хәрәкәтләреннән үземчә нәтиҗә ясап, шундук кухнядан, чынаякка салып, су алып килдем. Кыяр-кыймас кына балконга юнәлдем. Үзем ишек ачам, ә күңелдә икеләнү: бәлки, ялгышамдыр, суның аңар кирәге бөтенләй булмавы да ихтимал ич. Әнә кичәге яңгыр сулары да кипмәгән, күлдәвекләр күпме Синең хлорлы суың әллә бар, әллә юк аңа Үзем чыгам, үзем икеләнәм: күгәрченнең тамагы туйды, аңа хәзер берни дә кирәк түгел. Канатларын җилпеп очар да китәр кебек тоела. Кош түгел, кешеләрнең дә аз түгел ич андыйлары. Үзенә кирәккәндә бер алдыңа, биш артыңа төшә, кирәгең беттеме эзе суына. Ә күгәрчен нибарысы кош. Ике дә уйламас, очачак та китәчәк, билгеле.
Әмма кош дигәнем тагы бер мәртәбә хәйран калдырды үземне. Балконга аяк басуым булды, иңбашыма килеп кунакламасынмы!.. Ни кылырга белми югалып калдым. Миңа шул тикле ышаныч! Иңбашымда ак күгәрчен гөлдерәп утыра
Тагы күпмегә сузылган булыр иде икән бу халәт, белмим. Бу юлы да күгәрчен үзе коткарды, ышанычны акладың, сынау вакытын уздың дигәнне аңлаткандай, колак төбендә үк җилпенеп, сулы чынаяк тоткан кулга күчеп кунды. Шунда ул соңгы мәртәбә, ялгышмыйммы дигән сыман минем күзгә текәлеп алгач, беркадәр бөгелеп килгән аксыл томшыгын кулымдагы сулы чынаякка тигезде. Дөньясын онытып, йотлыгып эчте ул. Әле минем беркайчан да бер генә кошның да шулай йотлыгып су эчкәнен күргәнем булмаган икән. Шундый якынлыктан ирекле кошны күрүем дә беренче мәртәбә. Читлектәге кошлар башка, аларны әйтмим. Читлектәге кошның күзләренә пыяла булып моң, сагыш сарган була. Ә бу ирекле, һәм ул сигезенче кат балконында, ачык һавада. Шуңа аның күзләрендә курку, өркү дигән нәрсәнең заты да юк. Икенче кулымны сузып, аның канат очларына кагылудан, кошның ап-ак канатларыннан, коңгырт-сары мамык муенсасын сыйпаудан тыелу, үзеңне мәхрүм итү мөмкин идеме соң?! Ә ул мине аңлады курыкмады, качмады.
Иртәгесен, көннең нәкъ шул ук вакытында, муенсалы ак күгәрчен тәрәзә төбемә янә килеп кунды. Шулай итеп, уйламаган-көтмәгәндә мин үземә тагы бер ышанычлы дус таптым.
Бәлки, шушы урында нокта куярга да мөмкин булыр иде. Әмма муенсалы ак күгәрчен хәтер сандыгымда калып онытыла барган икенче бер вакыйганы искә төшерде. Моннан өч ел чамасы элгәре булды бу хәл. Яңа фатирга күчеп, зур шәһәрнең икенче бер төбәгенә ияләшә, күнегә алмый йөдәгән көннәр иде. Җәйнең көзгә авышкан бер мәле. Һәр көн иртүк янәшәдә генә урнашкан иске аэропорт ягына чыгып, тәнне язып, бераз йөгереп керәм. Мондагы тын сукмаклар буйлап йөгерүче бер мин генә түгел. Ләкин берсе дә танышларым түгел, мин аларны, алар мине белми. Туктап кул сузучы, баш кагып сәламләүче дә юк, һәрчак бер ялгызым йөгерәм.
Көннәрдән бер көнне мине гаҗәпләндергән бер хәл булып алды. Ипле генә йөгереп барган җирдән каршыма, аяк очыма ук дип әйтерлек, каткан балчык кисәге килеп төште. Килеп төште дә вак кисәкләргә таркалып чәчелде. Сискәнеп туктап калдым. Иң гаҗәбе шул: ни алда, ни арт тарафта кеше-кара күренми. Артында кемдер качып торырлык агач яисә куак-фәлән дә юк иде якын-тирәдә. Нәрсәгә юрарга, кемгә сылтарга белми бертын каранып тордым. Гаҗәп хәл, нигә юрарга да белгән юк. Шул рәвешле һични аңламыйча кузгалырга, үз юлым белән китеп барырга мәҗбүр булдым.