Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 32.

Шрифт
Фон

Чемпион әледән-әле бер читтә баганага бәйләнгән көе басып торган кара яллы һәм кара койрыклы аксыл җирән атка карый да кешнәп җибәрә, карый да кешнәп җибәрә. Моның нәрсә аңлатканын, чабышкының нигә шулай ярсуын күпләр аңышмады, әлбәттә. Ләкин атның һәр хәрәкәте генә түгел, һәр аваз бирүенә тикле төгәл мәгънәгә ия булуын яхшы белгән Фәләхов шундук төшенде һәм танып алды. Бу әлеге дә баягы теге Нурлы Алан Сабан туенда аның борынына чиерткән елгыр кола бия иде. Менә нигә тынгысызлана, менә ни дип бер урында басып тора алмый җирне тырный икән аның танылган чабышкысы. Теге юлы елгыр биядән калышуы, аңа уздыруы белән килешә алмый газаплана икән ич бичара. Тизрәк бәйге тотасы, елгыр бия белән узышуда үзенең иң көчле чабышкы икәнлеген янә исбат итәсе килеп ашкына икән ул.

 Малкай-җаныкай, дип, Фәләхов атының яңакларыннан сөеп куйды, аннары, ялына башын куеп, текә муеныннан кочаклап торды. Шул вакытта сөекле чабышкысы бермә-бер үз һәм якынрак булып тоелды аңа. Үзе белән аты арасында күпме рухи уртаклык, тәңгәллек бар икән ич аларның. Һәр җирдә башкалардан өстен булу, беренче булу, җиңүгә омтылыш хәрәкәтләндерә ич Фәләховны да. Эшендә булсын, көндәлек тормышында булсын, ул кемнән дә булса калышуны өнәми, борыннан кан китсә китсен, әмма җиңәргә күнеккән. Теләсә нинди алым кулланып булса да, теләсә нинди чара күреп булса да җиңәргә, беренче чыгарга күнеккән Малкаем-җаныкаем, дип кабатлады Фәләхов. Чабышкысы хәленә керүдән күңеле нечкәреп китте аның, бугазына килеп тыгылган төерне кеше күзенә күрсәтүдән куркып, йөзен атның ялы арасына яшерде.

Бераз тынычлана төшкәч түзмәде, елгыр кола бия янына барып урап килде Фәләхов. Авызлык тимерләрен шылтыратып ипле генә башын болгый-болгый үзен чабышка әзерләп торган ат яныннан узганда, махсус кискен хәрәкәт ясап, кулындагы пинжәген иңбашына атты. Көтелмәгән бу хәрәкәттән елгыр бия сискәнеп куйды һәм тынгысызланып читкәрәк тайпылды.

Узып киткәч, ул тагы кире борылды. Хикмәт нидә икән дигәндәй, сынап, бертын елгыр бияне күзәтеп торды. Гәүдәгә алай калку күренми, дүрт яшьләр чамасы булырга тиеш моңа, дип уйлап куйды Фәләхов үзалдына. Нәселле ат түгел түгелен. Шулай да табигать моны чабыш өчен яраткан. Нәзек тыгыз аяклар дисеңме, кыршау кидерелгән сыман түгәрәк нечкә билме, алга калкып торган киң күкрәк һәм озынча муен һәммәсе чабыш өчен. Ничек элегрәк белми калды икән ул мондый атның барлыгы турында? Бернинди хактан да тормыйча, күптән үзенеке иткән булыр иде. Ә бүген бу кола биянең Мостафа Фәләховны янә кеше көлкесенә калдыруы ихтимал. Юк, сизә торып, тоя торып үз абруен һәм мин-минлеген шик астына куя алмый ул.

Җәһәт кенә адымнар белән елгыр бия янына килде Фәләхов. Һәм килгән шәпкә атның йөгәненнән эләктереп алды, ә икенче кулы белән атның танау тишекләрен киереп карады.

Хикмәте менә нидә икән моның, дип уйлап куйды ул үзалдына атның тын юллары биш тиенлек бакыр акча зурлыгы булып киңәеп торалар иде. Тәненнән кырмыскалар йөгерешкән сыман тоелды шунда. Мондый аттан барын көтәргә була Әмма мәрхәмәт түгел!.. Чемпионын тагы уза калса Ул чакта Фәләхов Фәләхов булып калырмы соң?.. Мәйдандагылар җиңүче атны каршы алганда кемнең исемен олылап искә алыр?.. Теге маңка малайныкынмы?..

«Юк! Беренче Бары тик беренче!» дип кычкырып җибәрә язды ул, түземлеген җуеп. Сул кулындагы йөгәнне урабрак тотты. Кеше-кара күренмиме дигәндәй, як-ягына карангалап алды. Нидер сизенгәндәй, шунда хайван да сискәнеп башын югары чөйде. Ләкин кая китсен, бәйләп куелган йөгән ышанычлы кулда иде. Уңга-сулга тагы бер мәртәбә карангалап алгач, икенче кулын йодрыклап, кола биянең сулыш алган саен җилфердәп торган юка, нәфис борынын төяргә кереште Мостафа. Уңга тартылды бичара ат, сулга сикерергә итте, арт аякларын чөеп бушлыкка тибенеп алды, әмма Фәләховның тимердәй нык йодрыгыннан котыла алмады.

 Хайванны нигә рәнҗетәсең, ни гаебе бар, Мостафа,  дип дәште шунда узып барган бер агай.

 Чыгымчылап тора, иенә китерәм, дип җавап кайтарды Фәләхов. Аны танысалар да, ул бу агайны үзе танымый иде. Хәер, Фәләхов бит районда билгеле кеше.

 Үз атың булгач беләсеңдер инде, дип, килгән юлыннан китеп барды агай. Аны-моны аңламады.

Фәләховка да китәргә генә иде дә бит. Ләкин җаны тынычланмаган иде шул әле аның. Тагы ниндидер карарга килеп, ул кесәсенә тыгылды һәм аннан нәни генә пәке чыгарды Башта ул авызлык турыннан ике яклап та йөгән каешын кисте, аннан ияр булмаганлыктан ат сыртына малай үзе ясап куйган киез бавына җитеште. Ат сбруеның җаен ул яхшы белә, шуңа күрә каешларны бөтенләй үк кисеп чыгармады. Алар иң кирәкле вакытында  ат кузгалып киткәндә генә өзелеп чыгарга тиешләр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3