Мостафа Фәләхов ышанмый да ышанмый инде. Чабышкысының бераз алгарак чыгуы булды, шундук авызлары ерылып китте, күзләре елтырарга тотынды. Шатлыгыннан нишләргә белмичә, әнә кулын болгый-болгый бер урында таптана, ул да түгел, сабый сыман сикергәләп тә ала. Чәчләренә чал төшкән адәм димәссең. Шул мизгелдә аты урынына үзе торып йөгерергә әзер иде ул.
Әйдә, әйдә җаныкаем, аз гына калды, түз Чем-пи-он дип сөйләнә ул һаман үзалдына. Каршысына очып килгән чабышкы да үзен ишетәдер кебек тоела иде, ахры, аңа. Ишетү генәме, аның йөрәк тибешенә, сулышына тикле тоемлый торган иде атлары. Әлегәчә сынатканнары булмады.
Әнә инеш аркылы чыгасы да аннан күз ачып-йомасы гына кала мәйдан уртасында булачак Фәләховның мәртәбәле айгыры. Ләкин шунда гел көтмәгән хәл килеп чыкты. Моңарчы Чемпионның күләгәсе сыман аның койрыгына тагылып килгән җыйнак кына гәүдәле ат, канат чыгарган диярсең, бер ыргылуда чабышкы белән тигезләшеп тә алды. Ул гына да түгел, Чемпионны узып, ярты гәүдә чамасы алга да чыкты. Нәзек кенә аяклары тигән җирдә тия, тимәгән җирдә юк дигәндәй, мәйданга таба кушаяклап ыргылуын гына белә.
Чемпион, Чем-пи-он дип аваз салды тагы Фәләхов. Бу юлы инде аның тавышы суда бата башлаган кешенең ярдәмгә чакыруын хәтерләтте.
Ә ара аның саен ерагая. Җыйнак гәүдәле ат күрше колхоз чабышкысын ким дигәндә дилбегә буе артта калдырган иде инде. Атлар, инеш читендәге юлдан мәйдан урнашкан тугайлыкка чабып кергәндә, соңгы көчләрен җыеп, тагын алга томырылдылар. Чемпион берара якынлаша да төшкән сыман булды. Чабышкының шушы соңгы ыргымына булса да өметләнә иде әле Фәләхов. Хуҗасын аңлагандай, янә алга ыргылды ат. Бәйгеләрдә беренчелекне бирергә күнекмәгән иде шул ул. Тик аяклары гына, үч иткәндәй, алга омтылган гәүдә артыннан өлгерә алмады, чалышып куйдылар Гөрселдәп яшел бәбкә үләне өстенә ауды Чемпион. Өстендәге малай аның башы аша икенче читкә очты. Мәйдан, ухылдап, бер мизгелгә тынып калды. Фәләхов чигәләрен уч төбенә кысып сыгылып төште
Әмма җайдак елгыр малай булып чыкты, очып төшкән җиреннән бөтерчек кебек ике мәртәбә мәтәлчек атып алды да аякларына басарга азапланган чабышкының йөгәненнән барып тотты. Малайның башка һичкемдә уе юк иде, сыдырылган иңбашлары, ертылган чалбары хакында да онытып, күлмәк җиңе белән Чемпионның борын һәм авыз читләрендәге ак күбекне сөртеп маташа
Алдан килгән атның муенына зур сөлге урадылар. Ул әле һаман чабыш дәртеннән чыга алмыйча ярсуын басып, мәйдан тирәли тик юыртып йөрүен белә.
Иллә дә елгыр соң теге кола бия
Чемпионның үзен узды, кем аты икән?..
Исеме ни атлы икән ул елгыр биянең?..
Җайдагы кем малае, авылныкымы?.. дип, бер-берен бүлдереп сорашты-белеште мәйданда утыручылар. Әмма елгыр биянең дә, җайдакның да исемен белүче юк иде әле.
Бераздан гына кемдер, ат урман каравылчысыныкы, җайдагы өстерлек Рәхимша малае булган икән, дигән хәбәр таратты. Ә күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов исә күзгә чалынып йөрмәгән, чабышкысының оттыруын җайдак малайдан гына күреп, аны суганлап-борычлап орышкан да Чемпионга атланып авылларына элдергән дип сөйләделәр. Инешнең аргы ягындагы ак «Волга»сы мәйданнан кеше таралып беткәнче аны көтеп торган.
Нәкъ бер атнадан Сабантуй район үзәгенә килде. Мондагы ат чабышлары турында сөйләсәң, тының кысылыр, тирә-як авылларда бәйге тоткан чабышкылар җыела монда. Быел исә уҗымнар әйбәт шытып, җиле дә, яңгыры да вакытында булып торганга күрәдер, атлар гадәттәгедән дә күбрәк иде. Ниндиләре генә юк аларның: шомырт сыман кара турылары да, шикәрдән дә болайрак аклыклары белән күзне камаштырырлыклары да, сырт һәм билләренә чиләк-чиләк алма кунган алмачуарлары да, әледән-әле башны күккә чөеп кешнәп җибәргән йолдыз кашкалары да
Атта нидер аңлаган һәр кешенең карашын үзләренә җәлеп итеп торганнары Мостафа Фәләхов җитәкләгән колхоздан. Ә инде Чемпион турында сөйләп тә торасы юк, аны танымаган кеше бармы икән. Бүген исә бу чабышкы гадәттәгедән дә гайрәтле һәм матуррак күренә. Бер урында тик басып тора алмый, әнә ак бәкәлләрен ничек биетә. Күзләреннән генә түгел, тояк читләреннән дә берөзлексез очкын чәчелеп тора сыман. Гәүдәгә дә башка атлардан ким дигәндә бер карышка югарырак тагы үзе.
Чемпион әледән-әле бер читтә баганага бәйләнгән көе басып торган кара яллы һәм кара койрыклы аксыл җирән атка карый да кешнәп җибәрә, карый да кешнәп җибәрә. Моның нәрсә аңлатканын, чабышкының нигә шулай ярсуын күпләр аңышмады, әлбәттә. Ләкин атның һәр хәрәкәте генә түгел, һәр аваз бирүенә тикле төгәл мәгънәгә ия булуын яхшы белгән Фәләхов шундук төшенде һәм танып алды. Бу әлеге дә баягы теге Нурлы Алан Сабан туенда аның борынына чиерткән елгыр кола бия иде. Менә нигә тынгысызлана, менә ни дип бер урында басып тора алмый җирне тырный икән аның танылган чабышкысы. Теге юлы елгыр биядән калышуы, аңа уздыруы белән килешә алмый газаплана икән ич бичара. Тизрәк бәйге тотасы, елгыр бия белән узышуда үзенең иң көчле чабышкы икәнлеген янә исбат итәсе килеп ашкына икән ул.