Мин әйләнә-тирәнең матурлыгына хәйран калып торган арада, урыныннан кубып, бәрән себеркесенә юкә һәм өрәңге үрентеләре җыя башлаган иде инде Зөфәр абый. Сизелер-сизелмәс кенә аның тавышы ишетелеп китә, ул тагы баягы җырны көйли, һаман өзгәләнә:
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы
Бары тик беренче
Колга башында, мәйданны сискәндереп, әтәч кычкырып җибәрде. Калкулыкның иң югары ноктасына менеп баскан малайлар фуражкаларын чөеп сикергәләргә тотынды: «Атлар килә, атла-а-ар». Чабыш атлары килгән якка мәйдан сөрлегеп куйды. Халык гөжләргә кереште, ыгы-зыгы килде аягүрә басып, үрелә-үрелә, үзәнлектән тугайга таба сузылган юлны күзәттеләр. Яшь-җилкенчәк сабырсызланып тау битенә таба йөгереште. Алдан килгән атны һәркемнең беренче булып күрәсе килә иде.
Нигә шаулашырга?! Чемпионга җиткән ат тумаган ич әле дип, канәгать кенә елмаеп куйды кызыл бәрхет белән ябылган өстәл артына утырган ир-атларның берсе. Үз көенә тыныч кына кымыз капкалап утырган бу кеше чабышкы атлары белән дан тоткан ызандаш, күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов иде. Шуңадыр аның белән сүз көрәштерергә кыючы булмады.
Шулайдыр, Чемпионга җиткән булмас, дип кенә куйды арадан кемдер.
Үз атлары белән мактанып туймаган, үз атларын мактаганны сәгатьләр буена да тыңлап торырга әзер булган рәискә шул җитә калды. Тагы бер мәртәбә йотып алгач, күбекләнеп торган кымыз тулы стаканын читкәрәк куеп, бик җитди сүз әйтергә җыенганын белгерткәндәй, ул, көрәк кадәр уч төпләрен бер-берсенә ышкып, урыныннан торды.
Чемпионны өстерәп йөрмәгәндә дә ярар иде, район Сабантуе алдыннан бер җилләнеп кайтсын гына дидек. Үзенә кушылучы, аның сүзләрен җөпләп ни дә булса әйтүче булмагач, ул кулын гына селтәде дә янә иркенләп урынына утырды. Атларда ни аңлыйсыз соң сез?! Атны сайлый һәм карый белергә кирәк шул аны Яратырга кирәк
Аның белән килешми хәле юк иде берәүнең дә, Фәләховка «ат җене кагылган»лыгын яхшы беләләр ич. Баш кагудан битәр нинди чараң булсын.
Офыкта бермәл тузан гына эленеп торды. Ә бераздан шул тузан өермәсе алдыннан коштай очып килгән ике ат шәйләнде. Мәйданда янә җанлану көчәйде.
Син, кем, Мостафа энем, ашыкма әле, дип бер-бер артлы урыннарыннан күтәрелде моңарчы янәшәдә ипле генә тамак кырып утырган Нурлы Алан аксакаллары.
Чебешне, ни бит аны, көз көне саныйлар түгелме?.. дип мыгырданып алды тагы кайсыдыр.
Фәләховның исә үз-үзенә ышанычы шул дәрәҗәдә көчле иде ки, хәтта ул урыныннан да кузгалмады, өстәл читенә ике кулын җәеп куйган көйгә киерелә төшеп, шаркылдап көлеп җибәрде:
Сез нәрсә, акылыгыздамы? Тирә-якта минем Чемпион белән сүз көрәштерерлек чабышкы бар дип беләсезме?.. Кеше көлдермәгез!
Урындыкка ябышмагансыңдыр ич, Фәләхов энем, син аны үзең торып кара.
Торып карыйсыңмы, ятып карыйсыңмы, беренче дигәч беренче инде, сезнең кырыкмышларга гына уздырмыйбыз анысы, дип сөйләнә-сөйләнә булса да, аягүрә торып басмый чарасы калмаган иде аның.
«Кырыкмыш» дисең инде, алайса
Күләгәсе ич, Чемпионның күләгәсе, дип кычкырып җибәрде Фәләхов. Үзе җитәкләгән колхоз чабышкыларына ышанычы чиксез-чамасыз иде шул аның. Ләкин шундук, тынычсызлана төшеп, ирексездән куллары белән кесәсен капшарга кереште күзлеген эзләде.
Мәйданга таба чынлап та ике ат якынлашып килә иде. Берсе, әлбәттә, күрше колхоз чабышкысы Чемпион. Ә аның белән янәшәдә, күләгә сыман ияреп, җыйнак кына гәүдәле икенче бер ат элдерә. Җайдаклары күренми дә диярлек, төшеп калганнармыни атларының ялына сеңгәннәр.
Чемпион, Чем пи-он дип, йөрәк авазларын чыгарып кычкырып җибәрде Фәләхов, үз-үзен белешмәстән.
Хуҗасының тавышын ишетүдәнме, Чемпион, башын суза төшеп, алга ыргылды. Аның озын сыйраклары бер атлаганда ким дигәндә тәртә буе җир элдерә ич. Каеш белән кысып буылган сыман ялтырап торган тыгыз билләре дисеңме, канат сыман җилдә җилфердәгән ялларымы, сыртның дәвамы сыман дугаланып үрә баскан койрыкмы Чемпионның исеме генә түгел, килеш-килбәтенә һәм һәр хәрәкәтенә кадәр мәһабәт, көязлектән гыйбарәт иде. Шундый чабышкыга тиң табылган дисәләр дә ышанасы килмәс.
Мостафа Фәләхов ышанмый да ышанмый инде. Чабышкысының бераз алгарак чыгуы булды, шундук авызлары ерылып китте, күзләре елтырарга тотынды. Шатлыгыннан нишләргә белмичә, әнә кулын болгый-болгый бер урында таптана, ул да түгел, сабый сыман сикергәләп тә ала. Чәчләренә чал төшкән адәм димәссең. Шул мизгелдә аты урынына үзе торып йөгерергә әзер иде ул.