Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 18.

Шрифт
Фон

Сыздырыпмы-сыздыра Фазылҗан, гармунының кың-гыравы, тарткан саен аваз биреп, йөрәккә кагыла  йөрәкне җилкендерә. Фазылҗан абый уйный, әтиләр җырлый.

Мирсәет абый да әнә авызын бөреп кенә утырса да, җыр белән бергә талпына, онытылып җыр дулкынында тибрәнә. Ә аның әнисе, башындагы яулык чите белән авызын каплап, чаршау артыннан исе китеп карап тора.

Мин җырга кушылмадым. Хәтта урынымнан кымшанмадым. Берни булмагандай тик тыңлап кына утыра идем бит югыйсә. Ә күзләремә, тамак төбемә кайнар яшь тамчылары килеп буылган. Җырлый да алмыйм, көлә дә алмыйм. Җырлыйм диеп авызым ачсам, хәтта кымшансам да, күзләремә тулган шул кайнар тамчылар мөлдерәп тышка бәреп чыгачак

 Мөхәммәтсафа, синең малай да уйнамый торгандыр ич? дип сорап куйды шунда Заһидулла абый.

Миңа читен һәм уңайсыз булып китте. Үзем түзәр идем әле, әтием өчен уңайсыз иде. Ул ничек дип җавап бирер?.. Уйнау түгел, минем бит кулыма гармун да тотып караганым юк.

 Минем улым уйный белми әлегә, диде әти, һич кенә дә уңайсызлану кичермичә. Менә, Заһидулла абый, әллә үзенә бер-бер гармун алып биримме икән дип уйлап утыра идем бит әле.

«Ай, әти, шул мизгелдә минем ни турында хыялланганлыгымны кайдан белдең син?!» Кеше янында булмасак, үзеңне йөгереп барып кочып алган булыр идем.

Җыйнак гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Заһидулла абый өстәл артыннан торып, минем янга килде шунда. Һәм, кулын биреп, сәке өстеннән төшерде. Үзенә әллә кайчан тартып, яктылыгы белән күзләремне, күзләремне генә түгел, бар җанымны җәлеп итеп торган шкаф янына җитәкләп алып килде мине. Аның урта шүрлегенә берсеннән-берсе матуррак булып бизәлгән өр-яңа өч гармун тезеп куйды.

 Ал, кайсын ошатасың шунысы синеке, диде.

Мин бер гармунга карыйм, бер әтигә күз төшереп алам. Чөнки сыер саткан акчага ни алырга җыенганнарын белә идем. Җиде балалы йортта гармун кайгысы түгел иде әле.

 Кыюрак бул, улым, тартынма, ошаганын сайлап ал. Акча бар бит менә, диде әти, сер бирмичә.

 Акча малы түгеп, үзем ясаган гармуннар, диде Заһидулла абый.

Барысы да матур, кайсын алырга белмәссең. Уртадагысына кулымны сузганмын.

 Ал, диде Заһидулла абый, шул гармунны минем кулыма тоттырып. Миннән бүләк булыр үзеңә. Зур булып үсәрсең һәм шул чакны яхшылык белән мине дә искә алырсың, ал.

Әтинең «юк-юк, сатып алабыз» дигән ай-вайларына колак та салмады Заһидулла абый.

 Үзем ясаган гармун, малаеңа миннән бүләк булсын,  дип, бәхәсләргә урын калдырмаслык итеп бастырып куйды сүзен.

* * *

Шул еллардан соң күпме гомер узып, күпме сулар аккандыр. Үсеп буйга җиткәнче Кече Сонда башкача булырга туры килмәде миңа. Заһидулла абый дигәнебез мәшһүр композитор Заһид Яруллин булганлыгын мин ул чакта белмәгәнмен. Хәзер беләм. Әмма Заһидулла абый инде күптән башка дөньяда. Газизҗан абыйны да шул көннән соң күрергә язмаган булып чыкты. Әтине югалтканыма да байтак гомер. Заһидулла абый да юк, Газизҗан абый да Минем әтием дә Хәтта гармун да юк.

Ул гармунны тыңлата алмадым мин үземә. Әллә гармун миңа буйсынмады, әллә мин гармунга әйтә алмыйм. Гармунчы чыкмады үземнән.

Әмма еллар үткән саен, гомеремнең иң истәлекле бер көне сыман хәтергә уелып калган, Өчиле базарына чыккан җирдән юл таба алмый адашып йөргән буранлы иртәне кайтып-кайтып сагынам. Шул чакта күпме хыялланып һәм омтылып та барып җитә алмаган, гомеремдә бер күрергә насыйп булмаган Өчиле базарын сагынам. Прәннекле төшләремне Кече Сон авылындагы җылы мич башын. Әтине Заһидулла абыйны Газизҗан абыйны Һәм ни өчендер күпме үҗәтләнеп тә өйрәнә алмаган, үземә буйсынырга теләмәгән, кире беткән шул гармунны сагынам.

КазанГыйнвар, 1999

Фәрештә канаты

(Балачак хатирәләреннән)

Еллар үткән саен, адәм баласы үзенең сабыйлык һәм үсмер елларына ешрак әйләнеп кайта торган була икән. Күрәсең, минем дә шул киртәгә якынлашып барган көннәремдер. Ялгызым калдыммы уйланам. Бик еш, артык бик еш үзалдыма уйлана торган булып киттем кебек. Кайчак ни уйлаганымны да абайламый онытылып уйланам. Кемгәдер көлке тоелыр, ни уйлаганны белми уйлану буламы икәнни Чын-чынлап шулай килеп чыга. Ә минем исә еларга да, көләргә дә белми утырган мәлем. Белмим, ялгызлыктандыр бу, бәлки Нигә юрарга да өлгермисең, ул арада әллә каян гына өермә сыман пәйда булган хис-тойгылар уратып ала. Күз ачып йомган мизгелдә, күңелләрне җилкендерергә өлгергән шул ташкынга кушылып, бата-чума агып китәсе генә иде дә бит, өлгермисең, ул инде ташлап китеп тә бара. Колак төбендә шавы, күңелдә ул ташкынның юшкыны гына утырып кала.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3