Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 19.

Шрифт
Фон

«Юшкын» гына дидем Түгел икән ләбаса, күңелнең, канатланып, еракта калган елларны сагынуы, эзләве һәм эзләгәнен табуы икән ич бу. Оясыннан егылып төшкән кош баласының югары карап өзгәләнеп-өзгәләнеп кычкыруына, чебен-черки эзләп очкан әнкәсен чакыруына тиң халәт. Берсен берсе этә-төртә баштан кичкән, баштан кичеп тә онытылган истәлекләргә, ерак балачак тыкрыкларында адашып калган вакыйгаларга җан керә шулчак. Ул татлы хатирәләрдән, белмим, кем һәм ни рәвешле аерып ала алыр иде икән үземне. Күпме вакыт һәм никадәрле ерак араларны кичеп, әйләнәм дә кайтам, әйләнәм дә кайтам

Илленче елларда олы юл һәм таш калалардан ерак торган гади бер татар авылында узган балачакның сагынып искә алырлык, гыйбрәт итеп сөйләрлек мизгелләре байтак булган икән. Шуларның берсен үзегезгә сөйлим әле

Кирмән суы җәен инеш кенә. Челлә көннәрендә суы кибәргә җиткән еллары да була. Яз башында авыл малайларын әнә шул инеш аръягындагы тау түбәсе магнит сыман үзенә тарта торган иде. Чөнки кышлар озын, очсыз-кырыйсыз. Кар күп. Ике ай тоташ чатнама суык, ике ай күз ачкысыз тоташ буран була торган иде. Көннәр язга авышып, кояш нурлары безнең авылга да туры карый башлагач, гөрләвекле ак кар астыннан беренче булып шул каршы як тау түбәсе арчыла иде. Тау түбәсендә түбәтәй кадәрле генә җир ачылса, без язга, туфракка, агымсу һәм гөрләвекләргә сусаган биш-алты яшьлек малай-шалай шул тау түбәсенә атлыгып тора идек. Тау, дидем, авылдан ары китмәгән сабый өчен тау булмый ни булсын. Без бит әле аңардан да биек җирләр булу ихтималын уйга да китереп карамаганыбыз ул чакта. Баксаң, тау дигәнебез гади бер калкулык кына булган канә дә.

Авылыбызның әнә шул иң биек тавы түбәсеннән ерак офыкларга карап хыялланган юеш борынлы чакларны искә төшерсәм, әле дә күзгә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Телевизор юк, радио юк. Машина-фәләне дә, адашып килеп чыкса, җәйгә бер күренеп китә торган булгандыр бу авылда. Олы таш юлларга чыгып җитәрлек түгел, зур елгалар Нократ һәм Чулманның һәр икесенә ким дигәндә егермешәр чакрым ара. «Җәһәннәм чите» ди торган иде олылар. Бер карашка бу чынлап та шулай. Ә бүгенге күзлектән килсәң, җәһәннәм дигәнебез чын җәннәт булган икән. Ә үзебез ямаулы ыштанлы, иске бишмәтле генә булсак та, чын җәннәт кошларыдай бәхетле булганбыз. Чын-чынлап бәхетле дә идек

Кардан яңа арчылган шул тау түбәсендә, узган елгы иске чирәм өстендә, өс-баш һәм аяк киемнәрен чишенеп атып, салкын гөрләвекләр өстендә куышып, су чәчрәтеп уйнап туймый торган идек. Суык тиюдән курку кая ул. Күрегез инде сез безне, авыл урамнарында һәм бакчаларда бил тиңентен кар ята, ә без менә тау башында язны каршылыйбыз, яланаяклап, кара җиргә басып уйнап йөрибез. Иртәгәсе көнне, аякларны чебиләтеп, төннәр буе йоклый алмый газап чигүләрне уйламыйбыз әле. Әниләрдән каз мае эзләтеп, чебиләгән аякка шул майларны сөрттерәсе төннәребез алда шул әле

Ничектер беркөнне кичке эңгер-меңгергә кадәрле уйнаганбыз. Өйгә кайту турында уйлаган кеше юк. Кинәт ниндидер шау-гөрелте башлануы гына айнытып җибәргән үзебезне. Урман аланында, бүрегә килеп юлыккан сарык бәрәннәре кебек куркышып, бер-беребезгә елышканбыз. Ни эшләргә, бу шомлы авазны нәрсәгә юрарга, кемнән киңәш яисә ярдәм сорарга белми чарасыз калып торганбыз берара. Сулыш алырга да кыймый тынып калганбыз. Тавышның торган саен көчәя, якыная баруы гына айнытып җибәргән үзебезне. Авылның югарыгы тарафыннан, урман ягыннан килә иде ул шомлы тавыш. Шул тарафка текәлгәнбез.

 Нинди тавыш, ул нинди гарасат авазлары тагын?  дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды шунда Барый исемле авылдашым.

 Ходаем, әллә ташу кузгаламы? Урман суы төшеп, ташу китсә беттек. Авылга чыгып булмаячак, диде арабыздан иң өлкәне Миңлегаяз.

Бозларны шатыр-шотыр ватып, күпер һәм басмаларны йомычка кебек кенә агызып киткән ташулар турында ишеткәнебез бар. Бу безгә тиз барып җитте. Уйнаган вакытта салып ташлаган өс-баш киемнәрен аннан-моннан эләктереп, һәммәбез берьюлы дәррәү торып, авылга, аргы якта торып калган авылыбызга чыгу юлы булган бердәнбер басмага таба йөгердек.

Тавыш, шау-шу аның саен көчәйгәннән-көчәя, күк күкрәгән авазлар чыгарып якынайганнан-якыная бара. Абыйдан калган итек кигәнгәдер, элдерепме-элдергән дусларымнан мин бераз калыша башладым. Ташу авазы якынайганнан-якыная бара. Ә мин калышам. Ул да түгел, аягым тирән карга батып, егылып китмимме шунда. Торып йөгерә башлыйм дисәм, бер сыңар итегем төшеп калган икән. Курку көчле булгангадыр, мин әле сыңар итек белән дә байтак кына йөгергәнмен. Ә итек бит абыйныкы. Абыем «кимә» дия торып кидем. Аның кисәтеп әйткән сүзләре колак төбемдә, кырыс карашы күз алдымда. Ә үзем һаман да йөгерәм. Башкалардан калышасы килми Итекне дә калдырып булмый. Икеләнүдән ни эшләргә белмим, үз эчемдә үзем бәргәләнәм. Әле алга омтылам, әле кире артка борылам. Итек кадерле булгангадыр инде, кире борылганмын һәм аны байтак кына тирән җепшек кар астыннан эзләп маташтым Тапкач та тартып алу җиңел булмагандыр. Тартып чыгаргач инде аякка киеп маташу турында уйлаган юк, кулга тотып торып йөгергәнмен.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3