Ул гармунны Мирсәет ни рәвешле ипле генә кулына ал- ган булса, шундый ук кадер белән кире урынына куйды.
Монысы Вараксин, диде, янәшәдә торган икенче гармунга күрсәтеп. Әтигә аны Вараксин үзе бүләк иткән
Гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, тел шартлатып, башын чайкап куйды Фазылҗан. Ихластан сокланып күзәтте ул бу гармунны да.
Ә Мирсәет һаман гармуннарын күрсәтә. Каян хәтерләп бетергән ул аларның исемнәрен. «Бусы баян, монысы ике рәтле хромка. Монысы тальян» Кайдан алынган һәм кем бүләге икәнлекләрен бәйнә-бәйнә сөйләп барды.
Иң соңыннан гына шкафларының аскы ишеген ачып җибәрде анда да гармуннар икән, малай. Минем үз гомеремдә ул кадәр күп гармун күргәнем юк иде, безнең бөтен авылда булмагандыр андый хәл. «Болар, нәрсә, шултикле черегән байлар микәнни» дип уйлап куйдым. Алай дисәң, өйләре гади генә, әллә ни зур да түгел. Бу хәл минем башка сыймады. Мин ул гармуннарны санарга керешеп карадым. Унга тулды тулуын, әмма аннан ары санын бутаганмын.
Минем дә, идәнгә төшеп, шул шкаф янына барасым, гармуннарны тотып-тотып карыйсым килә иде. Җиз бакаларына, елкылдап торган көмеш телләренә басып карыйсым килде. Мин басканда да чыгар идеме икән алардан шундый ук матур тавыш?! Ләкин кыймадым, мин бит монда кунак кына. Аннары бит әле мине чакыручы да юк.
Мин, шул рәвешле теге малайларга кызыгып, алардан көнләшеп утырганда, шау-гөр килеп, күтәренке күңел белән өйгә әтиләр килеп керде. Өс-башларын чишенгән арада, миңа дәште әти:
Төш, улым, күпме йокларга була, дип, күтәреп идәнгә төшереп бастырды. Сыерны саттык, буран да басылырга охшаган. Юллар уңды болай булгач, дип, уч төпләрен бер-берсенә сыпырып куйды.
Мөхәммәтсафа, дип, әтине өстәл янына дәштеләр шунда. Сыер сату, сыер алу көн дә булмый. Авыл кешесе өчен ул бик зур эш. Бераз гына чеметеп алыйк, булмаса
Бу Заһидулла абый тавышы. Аның ипле, моңлы тавышын мин инде таный башлаган идем.
Газизҗан абый дигәннәре дә алыш-бирештән канәгать иде, күрәсең.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дип әйтеп куйды ул көр тавышы белән. Киләсе базарга барырга дип тора идем әле. Әйбәт булды бу сыер, әйбәт Балалар ишле, бәрәңге белән генә торып булмый шул.
Йә, Мөхәммәтсафа, чәкинең хуҗасы син. Үзең үк ачып та җибәрәсеңме әллә? диде хуҗа кеше.
Өйгә яңа пешкән итле аш исе таралды. Әтиләр, теге чәкүшкәне өстәл уртасына утыртып, кич буе шау-гөр килеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар.
Ак алъяпкычлы Кәнифә апа безгә аш-суны мич каршындагы сәкегә әзерләде. Мирсәет белән Фазылҗан ике яклап сәкедән аякларын асылындырып утырдылар, ә мин, аякларымны матур гына бөкләп, түргә менеп кунакладым. Тамак та ачкан, аш та тәмле иде. Ә иң мөһиме, мин бит, аларга тиң булып, ике олы малай белән бер табын артында утырам. Алар мине үртәмиләр дә инде хәзер.
Мирсәет, улым, әллә бер матурның балдагын йә калфагын тартып җибәрәсеңме соң? Күңелле булып китте бит әле. Буран булса да, бәйрәм булсын инде, дип, Заһидулла абый улына эндәште шунда.
Минем дә күңелгә шатлык тулды. Баядан бирле шул гармуннар турында хыялланып, сүз катарга кыймый утыра идем.
Мирсәет абый ялындырып тормады, кулына туры килгән беренче гармунны алды да, йоласын килештереп, иң элек бер-ике теленә, бакаларына баскалап алды. Аннан сыздырып уйнап җибәрде. «Шахта көе» булды бугай. Ул уйнап җибәргәч, җанга шундый рәхәт булып китте! Әтиләр дә онытылып тыңлый иде үзен. Фазылҗан булып, ул да, ачыла төшкән авызын йомарга онытып, бер почмакка текәлгән әнә. Күзләрен челт-мелт йомып ала, аңа да бик моңсу иде, ахры.
Инде хәзер, Фазылҗан, сип уйна, улым, диде Газизҗан абый, Мирсәет уйнап туктагач. Аның да үз малаеның гармунчы икәнлеген күрсәтеп, ул уйнаганда бер горурлык кичереп утырасы килгәндер
Фазылҗан абый, үзенә күрә түгел, гармунның да әнә кыңгыраулысын, яшелен сайлап алды. Ишеткәнем бар, кыңгыраулы гармунда уйнау бермә-бер катлаулырак, диләр. Безнең авылда бит кыңгыраулы гармунда бер шәһәр Рәфәгате генә уйный белә. Ул да шул бию көе «Чабата»ны гына оста чыгара. Фазылҗан икеләнеп тә тор-мады әнә, шул гармунны алып тез өстенә куйды да, башын кыңгыр салып, «Баламишкин»ны сайратырга кереште.
«Баламишкин»ны ишеткәч тә, йөрәк җилкенеп куйды. Безнең авылда да җәйге кичләрдә су буйлары, бакча башлары тарафыннан еш ишетелә иде ул көй. Гармунга кушылып, бер-ике егет кычкырып җырлап та җибәрсә, яткан җиреңнән ничек сикереп торганыңны да сизми каласың. Фазылҗан да, әнә шул безнең авыл яшьләре кебек, юри кычкыртып, сузып-сузып уйный ул көйне. Үз улының уенына сокланып утырган Газизҗан абый да түзмәде, ирексездән кушылып җырлап җибәрде Тора-бара Заһидулла абый белән минем әти дә кушылып киттеләр үзенә.