Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 14.

Шрифт
Фон

 Эшнең иң зурысы алда әле, улым. Атны туарырга туры килер, шунсыз юлга алып чыгып булмас үзен, диде ул, мине хафага салып. Күңелем белән юлда, юлда гынамы соң, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин.

Әти килгән юлдан без икәүләп ат янына әйләнеп кайттык. Безне күргәчтен дә, куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды. Аның яллары, ап-ак төскә кереп, буранга уралган иде инде. Аркасыннан сизелер-сизелмәс кенә җылы пар бөркелеп тора.

Аркалыкны күтәрә төште әти. Аннан дилбегә очларын эләктереп куйды.

 Син, улым, йөгән очыннан тартып атны юлга таба әйдәрсең, ә мин тәртәләреннән күтәреп ярдәм итәргә тырышырмын, диде ул. Әмма ат ике-өч мәртәбә кузгалырга теләп талпынып караса да кузгала алмады, гөрселдәп, кире карга чумды.

Әти дәшми генә атны туарырга кереште. Хәер, туару дип, бөтенләй үк туармады инде. Камыт һәм ыңгырчаклары атның үзендә калды, түбән тартып торган чана тәртәләреннән генә аерды ул аны.

 Әйдә, малкай, тагы бер көчәнеп карыйк, диде әти, ниһаять, йөгән очын үз кулына алып. Ат, әле очарга гына өйрәнеп килгән кош баласыдай, җан-фәрман алга тартылды. Әмма аяклары кар көртеннән ничек килеп чыккан булса, шундый ук тизлектә кире кар астына кереп югалды

 Әйдә, бахбай, әйдә, ди-ди тартты аны әти. Ат тагы ыргылды һәм тагы көрткә чумды. Тагы ыргылды

Атларның ялларын җилгә таратып, болын сукмагыннан чабып барганын кем генә сокланып, хәйран калып күзәтмәгән икән бу дөньяда?! Камиллек, җитезлек һәм сылулыкның үрнәге бит ул, башын бераз артка ташлап, койрыкларын дуга сыман күтәрә төшеп чабып барган аргамак. Ат чабар өчен, җилдәй җилдерер өчен яратылган. Кар көрте өстеннән тырмаша-тырмаша үрмәләү өчен түгел. Әмма бу очракта башка чарасы юк иде бахбайның. Көрт өстеннән үрмәләү дип әйтү дөрес булгандырмы ул очрак өчен, йөзеп бару дип әйтүме?.. Ни итсә итте, өч-дүрт мәртәбә туктап хәл ала-ала, тояклары белән йомшак кар көртләрен ишеп юлга чыгып җитте ул, ниһаять, һәм аяк астындагы юлны тоюга, бар тәне белән калтыранып, өстенә ябышкан карны кагып алды. Шатлыгыннанмы, пошкырып кешнәп үк җибәрде. Буран артыннан чана янәшәсендә бер ялгызы калган сыер мөгрәп җавап кайтарды үзенә. Хайваннар диген инде син аларны, әнә ич, нинди акыллылар.

Атны миңа калдырып, чана белән сыер янына китеп барды әти. Ул кушканча, йөгән очын кулыма урап тоттым да аның кире кайтуын көтә башладым. Башыма һич сыймый, күз алдыма китерә алмый азапландым атсыз калган чана белән сыерны ни эшләтә, ничек алып килә инде ул хәзер?

Бахбай да шул хакта уйлана иде булса кирәк. Моңсу гына миңа карап тора. Буранда юл югалтуда, һәм безнең шултикле тоткарланып изалануыбызда ул иң элек үзен гаепле саный иде булса кирәк.

«Син гаепле түгел, малкай, бу буранда юлны табу түгел, маңгаең белән килеп төртелми торып, маякны да күрерлек түгел бит әнә» дип әйтәсем килде аңа.

Әти киткәнгә инде байтак гомер узды, ә ул юк та юк, һаман күренми. Пошаманга төштем, нигә шулай озак тора икән ул, бер-бер тавыш-хәбәр бирсә икән. Каршы да барып булмый, чөнки атны кулдан ычкындырырга ярамый. Бер урында селкенмичә торгангадыр, аяк-кулларга да суык үтә башлады инде.

 Әти, син кайда? дип кычкырдым. Җавап ишетелмәде.

Атның яңакларын, борын очларын сыйпап тордым. Ул түзә, көтә бит әнә, мин дә сабыр итәргә тиеш дип, үз-үземне тынычландырдым.

 Улым, дигән тавыш ишетелде, ниһаять. Тавыш килгән яктан тонык кына булып әтинең шәүләсе шәйләнде бераздан. Ике тәртә арасына кереп, бата-чума ат чанасын өстерәп килүе икән аның. Үз аякларың белән атлау мөмкин түгел, ә ул анда ат чанасын өстерәп килә Тавыш биреп, аны ашыктырганым өчен кыен булып китте, уңайсызландым. Әтинең колакчынлы күн бүреге астыннан пар бөркелә иде.

Чананы юлга тартып чыгаргач та, тәртә арасыннан чыгып, җәһәт кенә атны үз урынына җигеп куйды ул. Шундук буран эченнән, озын-озын итеп сузып, ике мәртәбә сыер мөгрәгәне ишетелде. Ә мин сыер хакында бөтенләй оныткан да идем инде.

 Сыер үзе генә калдымы, әти? Ул анда ничек торыр? дидем, борчылып.

 Кая китсен, улым. Көрткә баткан сыер суга чумган балта кебек ул

Чана өстендә яткан кожан торыпшаны алып, ул кире борылды.

 Ә монысы нигә? дип кызыксындым, иске соры торыпшага күрсәтеп.

 Сыер ат түгел, улым, аны торыпша өстенә менгезеп булса, шуның белән өстерәп килми чара юк.

Аңлагандай, баш кактым. Әти китеп барды. Ә вакыт үтә, буран да басылмый. Көннең кай вакыты икән инде хәзер? Өчиледә базар башланды микән?.. Тарала гына күрмәсен инде. Без килеп җиткәнче көтсәләр ярый ла Ат та тынгысызлана башлады, басып торган җирендә аякларын тупырдатып, өстенә сарылган карны кагып алды. Ә минем күз әти киткән якта, ак буран эченнән чираттагы мәртәбә аның шәүләсе күренгәнне көтәм.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3