Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 15.

Шрифт
Фон

Шәүләдән элек, аның авыр сулап уфылдаганы ишетелде бу юлы. Аннары кар көрте өстеннән өстерәлгән кожан торыпша шыгырдавы. Унга кадәр саныйм да көтәм, унга кадәр саныйм да көтәм Шулай санагач, алар якыная төсле иде. Һәм, ниһаять, су өстендәге көймәдә йөзеп килгән кебек, торыпша өстенә яткан сыер да шуып килеп җитте.

Яңадан җылы толып эченә төреп, чана түрендәге ышык урынга утыртты мине әти. Аякларым чыйраган, авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым. Юлыбызны дәвам иттек. Үзебез юлда булсак та, күңелем белән инде Өчиле базарында идем мин. Прәннек сатучы апалар янында

Әтинең «тр-р» дип ат туктаткан тавышына уянып киттем бу юлы. Ул кем беләндер сөйләшергә кереште. Мин, толып эчендә изрәп оеган көе, күзләремне ачарга иренеп, ятуымны дәвам итәм.

 Заһидулла абый, исәннәрме? дип, күптәнге танышын очраткандай, җылы итеп күреште әти.

 Мөхәммәтсафа, син түгелме? Бу кара буранда нинди җилләр ташлады үзегезне? Ничек җөрьәт итеп юлга чыктыгыз? дип җавап кайтардылар аңа. Бераз карлыга төшсә дә, гаҗәеп тыныч, җанга үтеп керә торган ипле тавыш иде ул кешедә.

 Авылдан чыкканда, буранның заты да юк иде. Сезнең урманны чыккач кына башланды ул. Иң элек кар ява башлады, аннан җил кузгалды. Күз ачкысыз буранга эләгербез дип кем уйлаган бит аны.

 Сыер да таккансыз икән. Җитмәсә, бер ялгызың. Син дөнья күргән кеше бит инде, Мөхәммәтсафа, кышкы көнгә ышанып буламыни

 Мин үзем генә түгел, әнә үсеп җиткән улым бар. Ул булмаса, эшләр харап иде әле дип, мине мактап алды әти.

Рәхәт булып китте. Кемнән-кемнән, әтидән мактау сүзләре ишетү еш тәтеми бит ул. Заһидулла абзый дигән кеше белән сөйләшә-сөйләшә, алар алгарак үттеләр. Тавышлары тоныклана төшеп, ишетелер-ишетелмәс булды.

Бераздан әтинең үземне күтәреп алганын хәтерлим. Әмма күзләремне ачарга ирендем, җылы һәм рәхәт иде. Толыбым-нием белән мич башына кертеп салганнар үземне. Күземне ачканда, өйдә ут алганнар иде инде. Өлкәннәр җиделе лампа яктысында чәй эчеп утыра.

Башына яшел бизәкле ак яулык, өстенә шундый ук ак алъяпкыч япкан апа уятты үземне.

 Улым, тор инде, төшәсеңме? Кайнар коймак белән чәй эчәрсең, дип дәште ул миңа. Үз әнием тавышы дип торам, ул да шулай яратып, «улым» дип, тәмле ризыклар белән кызыктырып уята бит мине йокыдан. «Тор-тордан хәбәр килгән, торыгыз, улларым, торыгыз» ди-ди, такмаклап уята. Ә кайнар коймак минем иң яраткан ашым, «кайнар коймак» дисәләр, төн уртасында да сикереп торырга әзер мин.

 Рәхмәт, апа, дидем тартынып кына. Бераз гына ятыйм да төшәрмен.

 Кәнифә Кәнифә, дим. Бала-чаганың бар рәхәте йокыда бит аның. Ятсын, ник уятасың, йокысы туйгач торыр әле, диде Заһидулла абый, хатынына эндәшеп.

 Ярар, атасы, ярар. Коймакны җылы чакта ашасын, эченә җылы керер дип кенә әйткән идем. Ятып торсын алай булгач, диде ак алъяпкычлы апа.

«Бу уянмады» дип уйладылармы, мине оныттылар.

 Базарга өлгермәдек инде, хәерлегә булсын, дип көрсенеп алды шунда әти.

«Ничек өлгермәдек?! Без бит базарга дип чыккан кеше. Өчиледә түгелмени без?» дип кычкырып җибәрә яздым кинәт.

 Әти, без кайда, Өчиледә түгелмени? дип сорарга җөрьәт иттем шулай да.

 Улым торган икән бит, дип, башын күтәрде әти. Сизеп торам: кәефләре үзенең дә бик шәптән түгел.

Аның өчен Заһидулла абый җавап бирде:

 Базар булмагандыр бүген. Мондый буранда җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармый бит. Аннан, Мөхәммәтсафа, соңгы араларда базары да бик бәләкәйләнде, ярлыланды аның. Әүвәл заманнарда урамнарга сыймый торган иде Өчиле базары, мал сатучылар әллә кайлардан килә торганнар иде. Хәзер алыйм дисәң, малы юк, сатыйм дисәң алучысы. Бетеп бара базар.

 Ә прәннек прәннек бармы соң, абый? дип аваз салдым мич башыннан.

Әмма җавап бирүче булмады. Әллә ишетмәделәр

 И-и Заһидулла абый, ул Өчиле базарын әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел иде бит, дип уфтанып куйды әти. Мин үзем әле колхозлашу башланганчы булган базарларны хәтерлим. Ни генә булмый торган иде ул чактагы базарларда. Булмаса, шул кош сөте генә булмагандыр.

 Ул чаклар белән чагыштырып буламыни, һәр кешенең бер һөнәре яисә шөгыле бар иде ул елларда, дип өстәде Заһидулла абый.

Өйдә беразга тынлык урнашты. Мич каршында әвәрә килгән ак алъяпкычлы апа бүлде ул тынлыкны. Үзеннән тәмле пар бөркеп торган бер коштабак бәрәңге китереп утыртты ул өстәлгә.

 Менә бәрәңге дә өлгерде, җитешегез, диде, һәм өстәл янына ничек тыйнак кына килгән булса, шундый ук иплелек белән китеп тә барды. Ир-ат сөхбәт кылып утырган өстәл янында тукталмады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3