Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 13.

Шрифт
Фон

 Мине тыңла, улым, диде, ниһаять. Мин кушканча гына эшлисең, ярыймы? Бауның буе җиткән кадәрле, иң элек туп-туры менә бу тарафка җилгә аркаң белән барырсың. Бау тартылгач көчәнмә. Бауга да кулың белән кагыласы булма. Шул тартылган бау ераклыгында чана тирәли бер әйләнеп чыгарсың. Катырак юлга килеп чыксаң, шундук тукта һәм мине чакырырсың. Җилгә каршы барып кычкырганыңны ишетмәсәм, бауны бераз бушата төшәрсең. Мин, үзем аңлап, бау буйлап яныңа килермен. Инде аңладыңмы?

 Аңладым, дидем. Тартылган бау белән, циркуль кебек, чана тирәли бер түгәрәк ясап чыгам. Каты җиргә килеп юлыксам, сине чакырам.

 Бар, улым, диде әти, аркамнан кагып. Тапсаң, син генә табасың инде ул юлны.

Эчкә җылы кереп китте. Мактау кайда да рәхәт икән ул. Борынны бер-ике тартып алдым да, бүрек колакчыннарымны тагы да тарта төшеп, туп-туры әти күрсәткән якка ыргылдым.

 Ашыкма, кая ашыгасың алай, ипләбрәк йөр, дип, артымнан кычкырып калды әти.

Ипле генә барам югыйсә, ә җил, аркадан этеп, үзе йөгертә. Җилнең көченә түзәрлек түгел. Ярый әле, аяклар бил тиңентен карга чума, юкса гел очыртып алып китәр иде. Бераз баргач, артыма борылып караган идем, ат та юк, сыер да, берни күренми. Кая ул, күзне ачарлык түгел. Әти дә мине күздән югалткандыр инде. Әмма тизрәк барып җитәсе, бауның тартылганын аңа да хәбәр итәсе иде бит. Туктап хәл алу кая инде ул Егылып, йөзтүбән карга чумдым, әмма туктап калмадым, үрмәләсәм үрмәләдем, барыбер кире тордым һәм алга ыргылдым. Кар көрте итегемне йолкып алды. Ә мин югалып калмадым, кулларым белән казып чыгарып, итегемне алып кидем дә яңадан алга омтылдым. Бау тартылды, ниһаять. Шунда гына, карга арка белән сузылып ятып, бераз хәл алдым, аякларымны югары күтәреп, итек кунычларыма шыплап тулган карны төшердем.

Ниһаять, эшнең иң җаваплы өлеше башланды. Бауны җиңелчә генә тарттыра төшеп, зур әйләнә ясарга керештем. Җил аркадан искәндәге бару түгел инде бу, һәр адым, һәр сулыш өчен көрәшергә туры килә. Барам да барам, кар һаман да йомшак, атлаган саен, бот тиңентен көрткә чумам. Көрткә чумган аякны тартып алу бер авыр булса, шул аякка торып басарга тырышу тагы да авыррак. Гәүдәне турайтырга өлгермисең, тагы бил тиңентен карга төшеп чумасың.

Туктап ял итәсе, хәл аласы килә. Әмма анда әти бар. Ул миннән хәбәр көтә. «Юлны таптым» дигән хәбәр Юлны табу гына түгел, базарга да кичекмичә барып җитәргә кирәк бит әле. Юкса якын-тирәдәге авыллардан килгән малайлар прәннекне алып бетерергә мөмкин. Болар нинди ерак юл узып, буранлы юллар аша күпме газаплар чигеп килгәннәр, аларга да калсын инде бераз прәннек дип тормаслар. Аякларыма әллә каян көч һәм гайрәт килеп тулды шунда. Мин тагы да ашкыныбрак алга ыргылдым. Атлап түгел, йөгереп китәсем килә. Йөгереп кенә булмый, бата-чума булса да, кар көртләре өстеннән йөзеп бара башлыйм. Ә юл һаман юк та юк. Әти дә көтә-көтә көтек булып беткәндер инде. Бер-ике мәртәбә бауны тартып, бу исәнме-юкмы дигәндәй тикшереп тә карады бугай. Ә мин һаман барам да барам. Бу адымда булмаса, чираттагы адымым каты карга китереп чыгарыр кебек тоела иде.

Чү, рәттән ике-өч адым җиңел генә атлап үттем түгелме соң?! Кире борылдым. Яңадан арлы-бирле үтеп карадым юл ич, юл иде бу. Ат юлы! Әнә ике-өч адым ераклыкта гына карга кадап куйган озын куак таягы да җилдә бер ялгызы атынып тора.

Шунда ничек шатланганымны, күңелгә нинди кайнар дулкын бәреп кергәнлеген белсәгез икән. Үзегез дә утырган җирегездән сикереп куяр идегез.

 Таптым Ур-ра, таптым!.. Юлны таптым, әти, дип, җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып югары чөеп җибәргәнмен.

Әти дә тоемлады, ахрысы, минем тавышны. Ерактан ук, бауга тотынып, аның миңа таба дәү-дәү адымнар белән якынлашып килүен абайладым.

 Нигә кычкырасың, улым? диде ул, килә-килешкә.

 Юлны таптым, әти. Әнә маягы да бар. Бу инде чын юл, туп-туры базарга, прәннекле Өчилегә илтә торганы

Каты карга чыгып баскач, үзе дә биегән сыман итеп, куанычыннан олтанлы зур итекләре белән шап-шоп тыпырданып алды.

 Маладис, улым, булдырдың, дип мактады үземне. Тапсаң, син генә табарсың дип уйлаган идем аны

 Бар, әти, атны алып кил. Мин монда көтеп торам, дигәнмен шунда, эреләнә төшеп. Миңа ни, юл табылгач, юыртып китеп барасы гына калгандыр төсле тоелган инде.

 Эшнең иң зурысы алда әле, улым. Атны туарырга туры килер, шунсыз юлга алып чыгып булмас үзен, диде ул, мине хафага салып. Күңелем белән юлда, юлда гынамы соң, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3