Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 12.

Шрифт
Фон

Ул арада шул өермә артыннан бер шәүлә төсмерләнде. Якыная төшкәч, мин шундук аны танып алдым, әти булып чыкты.

 Тордыңмы, улым, диде ул, күз керфекләренә һәм битләренә сыланган ак карны күшеккән куллары белән сыпырып төшереп. Күз ачкысыз буран чыкты бит әле менә. Ат юлны югалтты.

«Юлны югалту» дигәннәрен ишеткәнем бар иде барын, әмма моның тәгаен ни аңлатканлыгын белеп бетерми идем.

 Нәрсә, без әллә адаштыкмы? дип сорадым, хәвефләнеп. Адашуның ни икәнлеген беләм. Кыш көннәрендә авыл җирләрендә бөтен хәвеф-хәтәр буранда адашуга бәйле була. Әле бер, әле икенче авылдан килеп тора иде андый хәбәрләр. Шул кышны гына да Яңа елга каршы кичне Урта Кирмән белән Норма авыллары арасында ике кыз, адашып, суыктан катып үлгәннәр иде. Бөтен тирә-як кызганып сөйләде үзләрен.

Хәер, безнең әти алай җиңел генә бирешә торган кеше түгел. Гомумән, борын салындырган чагын хәтерләмим мин аның.

 Адашуын адашмадык, улым. Әмма юлны табарга кирәк, диде ул. Юкса ат бара алмый. Кар тирән. Күрәсеңме, әнә билдән көрткә чумган.

Шунда гына абайладым, атның чынлап та ботлары күренми иде диярлек, ул минем биеклектә генә калган, бил тиңентен карга чумган. Сыер да шундый ук хәлдә.

 Өчиле базарына еракмы икән соң әле, без кай тирәдәрәк икән, әти?

 Яке урманын чыгып, бер чакрымнар киткәнбездер. Өчилегә ерак әле, улым. Иң элек Кече Сонга барып җитәргә кирәк. Аннан тагы бер урман кичеп барасыбыз бар.

 Базарга соңга калмабызмы соң, әти?

 Белеп булмый, улым. Мондый буран чыгар диеп кем уйлаган бит аны.

 Буран узар әле, кичегә төшсәк тә барыйк инде, ярыймы, әти. Прәннек сатучы апалар кичкә тикле эшлиләрме икән, белмисеңме, әти?

 Улым, әйдә, иң элек юлны табыйк әле

Килешми хәл юк, килештем. Юлны тапмый торып, Өчиле дә юк, базар да юк аны гына аңлыйм.

 Ә ничек табарга соң ул юлны? дип, әти ни кушса, шуңа әзер булуымны белгертеп, чанадан ук сикереп төштем һәм тез тиңентен көрткә кереп чумдым.

 Юлның маяклары да булырга тиеш иде, улым. Ат юлының уң ягына, һәр кырык-илле метр саен, кышкы бураннарда юлчы адашмасын өчен, маяк итеп куак таяклары кадап чыгалар. Ләкин без ул юлдан тайпылдык. Бураны да басылырга уйламый, котырганнан котыра бит әнә. Маяк түгел, каршыңда үсеп утырган агачны күрерлек түгел

Чанадан төшкәч кенә, хәлебезнең шактый ук мөшкел икәнлеген аңладым мин. Аяк карга чуммаган булса, билләһи, дим, җил кар өермәсе белән бергә мине дә очыртып китәсе икән. Йолкып ыргытырдай булып исә, башны күтәрерлек түгел. Ат һәм сыер, бичаралар, кар өстендә басып түгел, түшләрендә ятып торалар икән ләбаса. Икесе дә, хәвеф сизепме, еш-еш сулыш ала, авыз-борын тишекләре ап-ак бәскә баткан.

 Йә, әти, куш бер йомыш, ни эшлим? Ничек ярдәм итим? дидем шунда, төшенкелеккә бирелергә теләмичә.

 Син, улым, колагыңа киртләп куй, чанадан бер адым да читкә китәсе булма, яме, диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. Синең өчен иң җитди эш шул әлегә. Ә мин тагы бер кат, уңга-сулга йөреп, юлны эзләп килим. Ул ерак түгел, монда, якында гына булырга тиеш.

Ике-өч адым ара китәргә өлгердеме-юкмы, аның шәүләсе күздән үк югалды. Әти югалды, һәм мин аны шундук көтә дә башладым. Ул китеп югалган тарафка карап унга тикле санадым башта. Аннан бераз туктап тордым, тагы унга кадәр санадым. Биш мәртәбә кабатладым шулай. Әти юк та юк Читен булып китте Елар идең, еларга да оят. Әнә ич, ат белән сыерның хәлләре минекеннән дә авыррак, алар түзә.

Бераздан гел мин көтмәгән тарафтан килеп чыкты әти. Еш-еш сулыш алганын ишеттем иң элек, олтанлы дәү итекләрен кар көртеннән авырлык белән генә йолкып ала иде. Кайры тун өстеннән кигән кожаны ап-ак кар төсенә кергән.

 Тапмадыңмы, әти? дидем, аны күрү шатлыгын яшерә алмый.

 Юк, улым, тапмадым әлегә. Ат түгел, кеше узарлык түгел шул бу кар өстеннән, тирән салган.

 Әти, дим, әллә үзем эзләп карыйммы соң юлны?

 Белмим шул, диде әти. Бу аның ризалашуы, рөхсәт бирүе иде инде.

Мин шундук икенче тарафка ыргылдым. Кар көрте нәрсә ул минем өчен, авылда чакта да юлдан түгел, көрт ерып кына йөрергә күнеккән ич без.

 Тукта, дигән тавыш кына тыеп калды үземне. Тукта, кая ашыгасың. Кереп киткән җиреңнән бар дип көтәргәме сине, юк дипме Ашыкма, сабыр ит бераз.

Әти кырыслана төшкән иде. Мин карышмадым. Ул, ипле генә ат янына барып, дилбегәнең бер ягын ычкындырып килде. Дилбегәнең бушаган очына тагы икенче бер озын бау өстәде. Төенен кат-кат тартып тикшереп карагач, бауны минем билгә кысып бәйләп куйды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3