Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим. Бер ягыма Рамил, икенче ягыма Рафаил кереп ятты. Борыннары туңган, куллары суык иде аларның. Мине йоклый дип уйладылар бугай, дәшмәделәр, һәм мин чынлап та изрәп йокыга талганмын.
Йокыдан ни рәвешле торып, ничек киенгәнемне хәтерләмим. Мин ишегалдына чыкканда, ат җигелгән, сыерның мөгезеннән эләктерелгән бауны чана артына бәйләп куйганнар, олы капка киереп ачылган иде. Чана башындагы йомшак печән өстенә толыпка төреп утырттылар үземне. Күзләрем генә ачык калды. Әни шунда аркамнан сөеп куйды.
Кара аны, әтиеңне тыңла, улым, бик ерак юлга чыгасың, диде.
Әйдә, дип, әти дилбегәне тартты.
Кузгалдык. Авылны чыкканчы, толып тишегеннән ике як урамны күзәтеп бардым. Төн караңгы булса да, кар көртләренә чумып утырган өйләр аермачык күренеп тора. Авыл йоклый иде әле. Ник бер өйдә ут чаткысы булсын тәрәзәләр дөм караңгы. Минем белән уйный торган малайларның капка төбенә чыгып, кул болгап озатып калуларын күрү кызык булыр иде дә бит. Юк шул, тәмле төшләр күреп йоклый әле алар.
Авыл капкасын чыккач та, сыер тагылган булгангадыр инде, атны атлатып кына барды әти. Сыер ат түгел, ул юырта белми шул. Юырту кая, атлар-атламас кына бара ул. Әллә авылдан бөтенләйгә китеп баруын аңлый иде, теләр-теләмәс кенә өстерәлеп бара шунда. Әледән-әле башын болгап ала, ераклаша барган авылга таба борылып, бер мөгрәп тә алды әле хәтта. Хушлашуы булдымы икән?.. Мин, үземә калса, сыерны бер дә сатмас идем. Әтигә дә сыерны сатарга ярамаганлыкны аңлатып караган булыр идем. Кыймадым, базарга барасы килүем бик көчле иде шул. Сыер сатасы булмаса, базарга да барып булмый. Дәшмәдем, түздем Шундый уйлар белән толып эчендә май кебек эреп йокыга киткәнмен.
Өчиле базарында йөрибез, имеш. Монда бөтен кеше прәннек сата икән. Әти белән прәннек сайлыйбыз. Кайсы баллырак, кайсы нечкәрәк билле һәм кайсы алсурак шундыен алдырасым килә әтигә. Прәннек сатучы апалар: «Монысын ал», «Монысын ал», дип, кулларын сузып торалар икән без килүгә. Әти көлә, миңа ишарәли: «Әнә улым сайласын, ул бик ярата прәннекне», ди. Прәннек сатучы апалар мине кыстый ук башладылар, ниһаять: «Менә монысын авыз итеп кара әле, кара малай. Менә монысын», ди-ди кыстыйлар. Кыстагач, каршы килә алмыйм, үземә сузылган прәннекләрен бер генә кабып карыйм да ары китәм. Янәшәдә кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела. Әти дә бит әнә ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый, сайлап алырга кирәк әйберне. Өйгә кайткач, кызарырга туры килмәслек булсын. Кара инде, безнең абый прәннек тә сайлый белми икән дип әйтерлек булмасын», дип, акыл биреп йөри. Ашыктырмый, кәефе әйбәт, күңеле көр.
Һәр сатучыдан берәр прәннек авыз итеп йөри-йөри инде аяклар арыды, әмма тамак туймый икән һаман. Прәннек сатучыларның очы-кырые юк, офыкка тикле те- зелгәннәр. Барысы да минем исемне белә, барысы да прәннек яратканлыгымны белә. «Алыгыз, ал» дип, һаман чакырып торалар. Ниһаять, чираттагы прәннек сатучы янында тукталдык. Прәннекләре чәчкә сыман алсу, әллә нинди тәмле хуш ис аңкып тора үзләреннән. Авызга капкан идем эреде-китте, телемне йотканмын дип торам.
Әти, дим, әти, алыйк шунысын.
Күпме алыйк икән соң? ди әти.
Күп итеп алыйк, әти. Күп итеп Бөтен туганнарыма җитәрлек булсын. Күрше малайларына да берәрне бирербез, ярыймы, әти
Әти елмая, аның кәеф яхшы. Минем сүзләремне хуплап, «ярар» да «ярар» гына дип тора
Ах ул прәннек! Мин андыйны күпме дөнья гизеп тә очратмадым. Әле дә эзлим, әле дә таба алганым юк андый прәннекне.
Улым, тор әле, тор, дигән тавыш ишетелде шунда.
Аягүрә базар буйлап йөри идек бит югыйсә. Ә монда «тор» дип дәшәләр. Кайсы чын иде дә, кайсы түгел озак кына аңыша алмый тордым.
Тор инде, улым. Адаштык бугай без, тор әле.
Бусы әти тавышы иде инде. Күзләремне ачып җибәрсәм, мин бөтенләй Өчиле базарында түгел, чана башында толып астында йоклап ятам икән бит. Җил улый Толып астыннан башымны чыгарган идем, йөземә кар өермәсе килеп сыланды. Ат туктаган. Чана да тик тора. Сыер чанага ук килеп терәлгән, башы минем аяк очымда гына. Яшьле күзләрен мөлдерәтеп, моңсу гына миңа карап тора. «Нинди ният белән йөрисез, кая алып киттегез инде сез мине?..» дип әйтүе идеме икән.
Әти Әти, син кайда? Нәрсә булды? Без нигә туктап торабыз? дип тавыш бирдем, саташу катыш курку белән. Җавап ишетелмәде. Мин торып ук бастым. Ян тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана үрәчәсенә генә тотынып калдым.