Табигый инде, мактагач, бермә-бер тырышыбрак эшлисең. Тырышкач, тагы мактау эләгә. Шулай очынып йөргән көннәрнең берсендә, ишле гаилә кичке чәй табыны әйләнәсенә җыелгач, әти җитди сүз башлап җибәрде.
Сыерны сатарга туры килер инде, әнисе, диде, тирән көрсенеп.
Әти ни дисә, шулай була иде безнең өйдә. Аның белән бәхәскә керүче булмады. Хәер, бәхәскә керердәй сүз сөйләми торган иде ул.
Берни эшләр хәл юк, тагы кысыр калган шул, балаларга сөт кирәк. Гомер иткән сыердан аерылу авыр булса да, нишлисең инде, әтисе дип килешүен белдерде әни.
Бүген төнлә Өчиле базарына юлга чыгам. Малайларның кайсын алырга икән, әнисе, син ничек уйлыйсың? дип, тагын әнигә мөрәҗәгать итте ул.
Йөрәк җилкенеп куйды, «мине ал, әти, мине» дип кычкырудан чак тыеп калдым үземне. Абыйлар бар, энеләрем Алар да әнә әтинең күзенә текәлгәннәр. Өчиле базарына кемнең барасы килми инде?! Анда ак икмәк саталар, ди, клиндер, прәннек Базарның бай чагына туры килсәң, хәтта шакмаклы шикәр дә китерәләр икән Шикәрен дә ашамый түзәр идең әле, шул базар дигәннәрен бер барып күрәсе килә иде бит. Сыер саткан чакта да эләкмәсә, тагы кайчан тәтер соң ул?
Олыларын алырсың инде, йә Рәшитне, йә Рифатны, дип әйтеп куймасынмы шунда әни. Һәм өстәп тә җибәрде әле: Шултикле ерак юлга бала-чага ияртеп йөрмәссең лә
Ах, әни! Ни әйтеп ташладың син, әни?.. Нигә инде миңа җиткәч туктап калдың? Башкаларның хәлен белмим, минем күзләрем камашып куйды, бугазыма каты төер килеп тыгылды. Борынны еш-еш тартып кына, күз яшьләремне тыеп кала алдым.
Соңгы сүзне әти әйтә иде бит әле.
Рәшит белән Рифатның өйгә бирелгән эшләре бардыр, дәресләрен әзерләсеннәр. Юл да озын, себереп тә тора, әнә буран чыгуы ихтимал. Көнен барып кайта алмасак, дәрестән калырлар. Яхшы булмас дип фикер йөртте ул. Гел шулай алдын-артын уйлап, үлчәп сөйләшә торган иде шул безнең әти.
Сүзләрең сүз генә түгел, алтын бәясенә тиң бит, әти. Әйткән һәр сүзең йөрәгемә сары май булып ягыла бара. Дөрес хәл итәсең, дөрес, карарыңны гына чыгар, сузма зинһар дип, зарыгып көттем аның соңгы сүзләрен.
Ринатны гына алырмын, диде, ниһаять, шактый көттерә төшеп. Мәктәпкә дә барасы юк. Үзе үсеп тә җиткән, ни йомыш кушсаң, шуңа ярый инде ул хәзер.
Абыйларның, энекәшләрнең кәефе кырылгандыр инде, ансыз гына булмас. Әмма әти үзе хәл итте бит, минем гаебем юк, мин катышмадым. Барыбер әти әйткәнчә булачак, елашучы яисә каршы килүче булмады.
Бар, улым, итекләреңне мич башына җылыга куй да йокларга ят, дип, башымнан сыйпап куйды әни. Юлга бик иртә чыгачаксыз.
Мин нәкъ әни кушканча эшләдем. Ишегалдына җәһәт кенә чыгып кердем дә, итекләремне мич башына куеп, түр яктагы идәнгә җәелгән зур түшәкнең бер почмагына кереп чумдым. Алты малай, алты туганга җитәрлек түшәк иде ул. Юрганны башыма ук тартып куйдым. Тавыш-фәлән ишетелмәсен, янәсе, йокларга кирәк. Ә үзем алгы якта пышылдап әйтелгән һәр сүзне эләктереп кенә алам. Кызык ич Аннары Мин, юлга чыгасы кеше, белеп тә торырга тиеш.
Иртәнге өчтән дә калу ярамас, әнисе
Юл ерак, иртәрәк чыгу хәерле булыр, дөрес әйтәсең, әтисе. Кызык, әйтерсең исемнәре юк, безнең әти белән әни гел шулай эндәшә торганнар иде бер-бер- сенә.
Улым, Рифат, атка солы салырга онытма, яме. Сыерга да печәннең яхшырагын өстә.
Ярый, әти, син кушканча булыр.
Чанага да бер-ике кочак салам салырга онытма.
Салырмын, әти
Ул арада Рифат абый ишегалдына, мал-туар янына чыгып китте. Каралты-кура тирәсендәге эшкә аңа җиткән кеше юк инде ул.
Рәшит, улым, безнең теге бастырык тарттыра торган әйбәт бау кайда икән? Хәстәрләп куй әле шуны, сыерны бәйләргә кирәк булыр, дим.
Ярый, әти, бауны чана түренә чыгарып куярмын. Бераздан тагы шапылдап ишек ябылды. Димәк, дәү абый да чыгып китте.
Малайлар Роберт, Рафаил, Рамил, барыгыз, бар, аяк астында чуалып йөрмәгез. Тышка чыгып, карны чылатып керегез дә түшәккә Иртәгә иртән торып, кар көрисегез булыр.
Ятып йоклагыз, дигән сүзне кем ярата инде. Әмма әти кушкач буйсынмыйча булмый, энекәшләр дә, уйный-көлешә, аякларына ни эләксә шуны киеп, шәрә көе генә ишегалдын урап керделәр.
Ашарыгызга ни тыгыйм икән? дип, пышылдап кына сорады әни. Пешкән ит белән ипекәй булыр инде?
Ит белән ипи булгач, тагы ни кирәк, бик җиткән, дип куйды әти.
Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим. Бер ягыма Рамил, икенче ягыма Рафаил кереп ятты. Борыннары туңган, куллары суык иде аларның. Мине йоклый дип уйладылар бугай, дәшмәделәр, һәм мин чынлап та изрәп йокыга талганмын.