Закирә тагын бер нәрсәгә игътибар итте. Укырга керергә дип килүчеләрнең үз-үзләренә ныклы ышанычлары чырайларына ук чыккан. Бу аларның үзләрен тотышларында, сөйләшүләрендә сизелә. «Болар, мөгаен, бик яхшы укыганнардыр, дип уйлап алды Закирә. Тормышлары да безнеке шикелле түгелдер. Әйбәттер. Югыйсә болай матур итеп ничек киенмәк кирәк?»
Закирәнең әтисе сугыштан кайтмады. Алты айлык кызчык, кабыктан ясалган бишегенә утырып, чүпрәкләрдән төрелгән курчагы белән уйнап калган. Әтисе киткән чакта аны күтәреп сөйгән дә: «Монысын куеныма тыгып кына алып китим микән әллә! Их, булдырып булмый шу-ул!» дигән. Әтисе сугыш корбаны булганлыктан, унынчыны тәмамлаганчы, Закирәгә пенсия бирделәр. Аена кырык сум. «Фәйрүзә апа, сиңа пенсия килә», дип, аларга заёмны да мулрак яздырырга тырыштылар, салымын да түлисе бар. Балаларның өс-башын да карыйсы. Абыйсы егет булып җитеп килә. Чәй-шикәр аласы дип әйтеп тә торасы түгел анысына барыбер акча юк. Чәй итеп эчәргә кишер киптерәләр, мәтрүшкә, гөлҗимеш җыялар.
Пенсия килеп торгач, Фәйрүзә апа Закирәне укытты. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Елгабашка сигезенчегә китте. Анда унъеллык мәктәп. Көн саен җиде чакрым барасы, җиде чакрым кайтасы. Укырга киткәнче, биш-алты көянтә чишмә суы да ташып куясы. Әнисе: «Инеш суын җылытырга утын күп бетә», ди. Шуңа күрә малларга да чишмә суы ташырга туры килә. Әй, чишмәдән су китерү читен түгел лә! Тамак ачканда ашарга булмау читен. Үч иткән шикелле, бер искә төштеме, гел ашыйсы килеп кенә тора. Баш бөтенләй эшләми, һаман шул ашказанының ашарга сорап илерүен тыңлый, шуны гына уйлый. Мич төбенә салып пешерелгән ипинең башыннан башына бер телем кисеп бирә әнисе. Бу мәктәпкә баргач ашыйсы ризык. Закирә аны букчасының төбенә үк салып куя. Авылны чыгып бер чакрым тирәсе юл узуга, ни хикмәттер, теге бер телем ипине тотып кына булса да карыйсы килә башлый. Бокыр күперен чыгуга, Закирә түзми, туктап букчасын ача да ипләп кенә ипине ала. Бер генә тапкыр кабып карыйм микән, юк микән дип, ипекәйгә карап тора. Тешләп алып, тәмен татып карасаң тыелып булмас инде?! Моны Закирә белә. Букчамны бүтән актармыйм дип, үз-үзенә сүз дә бирә. Тик сүзендә тора алмый. «Әллә бу Бокыр күпере, чынлап та, җенле инде, дип уйлап куя ул. Буранда бу тирәгә юлыккан кешенең адашмый калганы юк, диләр ич».
Ни генә уйласа да, теге бер телем ипигә кызыгудан котылып булмый. Акылы төшендереп, аңлатып искәртә инде югыйсә. «Әле мәктәбеңә барып җитәсең бар. Биш-алты дәрес укыйсы. Аннары шушы җиде чакрымны теркелдисе Тамагың өзелепләр ачар, ул чакта ничек түзәрсең?» ди. Акылның үгет-нәсыйхәте ун-унбиш минут атларлык көч бирә бирүен. Аннары тагын букчаны актарасы килә башлый. Закирә түзми, бер генә тапкыр кабам да куям дип, үз-үзен алдалап, ипекәйне кулына ала. И-и, ул ипинең тәмлелекләре Аны әйтеп тә, аңлатып та булмый. Әрчемичә уган бәрәңге кушып пешергән дип кем әйтер?! Бер генә кабам, тагын бер генә тешлим, дия-дия, бер телем ипи, мәктәпкә барып җиткәнче үк, ашказаны төбенә төшеп утыра.