Саида Зыялы - Яралы кош авазы / Крик раненой птицы стр 20.

Шрифт
Фон

Гата тешләрен шыгырдаткан, йодрыкларын йомарлаган, әмма Касыймга кычкырмаган, үзен тыеп калган. Касыймның сүзләренә исе китмәгәндәй, елмайгандай итеп кенә: «Без хәзер агулы тешле түгел инде, без алтын тешле», дигән.

Еллар узгач, инде әнисен дә җирләгәч, Ания тагын кайтты. Бу вакытта инде аның көндәлегенә теркәлгән вакыйгалар «Елан эзе» дигән беренче әсәрендә урын алган иде.

Ания дә, нәкъ әниседәй, иң элек зиратка барды. Әби-бабаларының, кардәш-ыруларының рухларына атап догалар кылды. Аннары район архивына барып эзләнүләр башлады. Кайда соң туганнары? Язмыш давыллары аларны кай тарафларга илтеп ташлаган? Эзләнә торгач ачыкланды. Урта Азия якларына юл тоткан Шәрифҗан Төркиягә үк барып җиткән. Аның бер оныгы фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Зариф абыйсының дәвамын ул Яңа Себер шәһәреннән эзләп тапты. Ә Касыйм абыйсы атылган. Таба алмады ул аның гаиләсен. Таба алмады. Ә Аниянең үз улы Урал ягы шәһәрендәге бер зур заводның генераль директоры.

Нәрсә бу? Изелгән, сытылган, тамырыннан өзелгән күзәнәкнең чит-ят җирләрдә шытым биреп, кабат тернәкләнеп китүен ничек аңларга? Адәм баласының күңел төпкелендә, җаны үзәгендә гел игелеккә генә әйдәүче иман нуры булудамы? Моңа җавап табуы кыен.

Ания Елгабаш авылы читендәге чишмәләр янына барып утырды. Алар һаман ага да ага. Кешеләргә алар: «Сез бездән көн саен файдаланыгыз, кадеребезне белегез!» дип тә әйтми. Тыйнак кына агалар да агалар. Табигать көзгә авышканда, чишмәләр юлы итәгеннән су җәелеп, инеш киңәеп киткән үзәннәрдән томан йомгаклары күтәрелә. Томан, салкын сулышын өрә-өрә, чишмә тирәсендә үсеп утырган тал-тирәкләрне урап ала. Әмма тал-тирәкләрнең томанга һич исе китми. Алар шул изрәп йоклап кына ала сыман. Иртәгесен кояш чыгачак та томан пәрдәсе эреп юкка чыгачак. Тирәкләр иртән искән таң җилендә шыбырдашып алыр.

Елгабаш авылындагы һәр фаҗиганең, һәр шатлык-кайгының шаһиты булган бу чишмәләр, инеш, тал-тирәкләр, олуг Табигатьнең кануннары белән яшәгән хәлдә, кешеләргә: «Дөнья фани, иманлы булыгыз!» дип искәртә сыман.

20132014

Югалту

Олыгая барган саен, кеше яшьлегендә күңеленә уелып калган истәлекле вакыйгаларны күз алдыннан кабат-кабат кичерә, узган гомерләрне ешрак исенә төшерә, диләр. Хактыр. Яшьлек гомернең иң матур, иң самими чагы. Шуңа күрә бу халәт табигыйдер, матурлыкны сагыну галәмәтедер.

Мирсәетен югалткан көннән Закирә дә истәлекләре эченә баш-аягы белән чумды. Ялгыз калдымы, гомеренең бар мизгелен бөртекләп барларга керешә. Әйтерсең шул уйлардан Мирсәетнең кайдалыгы ачыкланачак та, югалган ире табылачак. Хәер, ул яшьлегендә дә уйланырга ярата иде.

Беренче һәм икенче курсларда университетның тулай торагында яшәде Закирә. Кич җиттеме, бүлмәдәш кызлары бизәнергә-төзәнергә керешә. Ни генә кыланмый алар?

Рәшидә иң элек исемен үзгәртте. Раяга әверелде. Аннары Рая-Рәшидәгә авылдан киеп килгән бердәнбер озын җиңле күлмәге ошамый башлады. Шуңа күрә күлмәкне «шәһәрләштерде» башта җиңен кисеп ташлады, аннары итәген кыскартты. Менә шулай шәһәрчә күлмәк кигән чибәр мишәр кызы болай да сызылып торган кара кашын буяу каләме белән каралта, чиядәй янып торган иреннәренә иннек сылый. Кызый фойега танцыга төшәргә җыена. Закирә аңа караган да уйга баткан.

Аның хыялы табиб булу иде. Шуңа күрә медицина институтының кабул итү комиссиясенә документларын күтәреп барды ул. Институтның юан пружиналы калын ишеген ачып керүгә, бөтенләй югалып калуы әле дә онытылмый. Монда халык халык Аның шикелле үк өлгергәнлек таныклыгы алган унынчыны тәмамлаучылар. Ул кызларның өс-башы күз явын алырлык, һәммәсендә затлы, килешле күлмәк. Аякларында берсенекеннән-берсе матур туфли. Иреннәр буялган, сөрмә тартылган. Закирә болар арасында үзен әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәседәй хис итте. Монда аннан да ямьсез, аннан да алама киенгән башка берәү дә юктыр сыман тоелды. Аягында кыяфәте белән хәзерге кроссовкага тартымрак чүпрәк чүәк. Аны былтыр ук район базарыннан әнисе алып кайткан иде. Өстендә апасыннан калган штапель күлмәк. Ул әз генә иркен. Билбавын бугач, ярамаслык та түгел шикелле. Казанга киткән чакта, әнисе: «Булды бу, кызым, синнән матур кыз каласында юктыр әле, менә күрерсең!» дигән иде дә Әнисенең күзенә матур күренгәндер шул. Керпе дә әнә, йомшагым, дип әйтә ди бит.

Закирә тагын бер нәрсәгә игътибар итте. Укырга керергә дип килүчеләрнең үз-үзләренә ныклы ышанычлары чырайларына ук чыккан. Бу аларның үзләрен тотышларында, сөйләшүләрендә сизелә. «Болар, мөгаен, бик яхшы укыганнардыр, дип уйлап алды Закирә. Тормышлары да безнеке шикелле түгелдер. Әйбәттер. Югыйсә болай матур итеп ничек киенмәк кирәк?»

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3