Булыр, Зариф абый! дип кычкырып җибәрүен үсмер үзе дә сизми калды.
Җәй үтеп, көзгә керделәр. Басулардан иген җыелгач, бәрәңгене алып бетергәч, ир-ат кичләрен каравыл өенә йөри. Каравыл өенә Гата да ияләште. Өлкәннәр телендә ни генә юк! Яшьлекләрендә булган мәхәббәт маҗараларын да, кемнең кайчан нәрсә урлаганын да, көлке-мәзәкләр дә ишетәсең монда.
Шулай кыш чыгылды. Ә яз ул елны иртә килде. Мартның егермеләрендә үк кар астына су төште дә көннәр җылына башлады. Атна-ун көн эчендә көпшәкләнә-көпшәкләнә, кар эреп бетә язды. Елгабашка терәлеп аккан тар инеш, ярларыннан чыгып, үзәннәргә, болыннарга, түбән урамнарга таралды. Ярыла-ярыла кисәкләргә бүленгән бозлар этешә-төртешә акты. Берничә көннән инеш бозлардан арынды, тынычланып калгандай булды. Болганчык салкын су эчтән генә кайный сыман иде.
Каравыл өендә ул көнне сүз гел язгы эшләр турында булды. Гата инде йокымсырый башлады. Кайтырга кирәк, дип кузгалган иде. Шул мәлне башка авылларда көтүче булып ялланып көн күрүче Фазылҗан әйтеп куйды:
Җыенда Исламгалинең Зарифы өйләнәсе икән.
Зариф исемен ишетүгә, Гатаның йокысы «эһ» дигәнче юкка чыкты. Колаклары торды.
Кемгә өйләнәсе икән соң? диде берсе.
Исламгали абзый акыллы кеше. Кем белән кодалашасын кү-үптән уйлап куйгандыр.
Аңа икенче берәү каршы төште.
Ба-ай кеше, диген син. Байлар бай белән аралашыр.
Зарифның кем кызына өйләнәсен берәү дә тәгаен әйтә алмады. Бу хәлдән Гатаның күңеленә җылы йөгерде. «Зариф абыйсы, әлбәттә, аның апасына Миңсылуга өйләнәчәк. Теге чакта юкка гына сораштымыни ул? Елгабашта аның апасыдай кем бар? Түбән очтагы чатан Санияме? Табак битле, тәбәнәк буйлы, бака күз Сәлимәме? Әйе, Зариф абыйсы, һичшиксез, аның апасын сайларга тиеш».
Ул төнне Гатаның йокы тишеге ачылды. Төн буе керфек какмыйча, хыял дөньясында йөрде. Хәзер алар Сабит белән кода булачак, җан дуслар. Бергә су коенырлар, бергәләп печән чабарлар Берәрсе Гатага: «Агулы теш», дип авыз ачса, Сабит очып кына куначак Сабит ул көчле дә, берничә яшькә өлкәнрәк тә.
Инде җир кипте. Кыр эшләре башлана дип торганда, күк йөзен соргылт-кара болыт каплады. Болыты шултиклем түбән: агач очларына тиям-тиям дип тора шикелле. Озак та үтмәде, ишеп-ишеп, ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Күз ачып йомганчы урамнар, басу-кырлар ап-ак юрган астында калды, шәрә агачлар ак күлмәк кигәндәй булды. «Менә бит Алланың кодрәте, диеште өлкәннәр. Кыр эшләре башлана дип торганда» Болыт ничек тиз килсә, шулай тиз китте дә. Яз кояшы тагын елмайды. Кар эреде, тик урамнар тагын пычранды, юллар сазланды.
Ул көнне Гатаның әнисе мунча яккан иде. Аларның үз мунчасы юк, һәрчак Дәүләтша абзыйлардан сорап торалар. Өйлә җитеп килгән чак булгандыр. Гатаны әнисе мунчага күз-колак булып кайтырга җибәрде.
Томалар вакыт җитми микән? Янып бетмәгән кисәүләре булса, чыбык-чабык өстә, дип өйрәтте.
Гата, өйдән чыгып, берничә адым гына киткән иде Зариф абыйларыннан чыгып килүче Гөлсәгыйдә карчыкка игътибар итте. Игътибар итмичә мөмкин түгел, штанының бер балагы оек балтырына тыгылмаган иде. Мондый гамәл Гөлсәгыйдә әбинең яучы булып баруы билгесе. Гатаның йөрәге кабыргаларына бәрелердәй булып тибә башлады. «Кемгә бара? Безгәме? Әллә Зариф абыйсы башка берәүне сайлаганмы?..» Гата дөньясын онытты: Гөлсәгыйдәдән күзен алмады. Бу мизгелдә Гатага үзенең киләчәк тормышы, бар язмышы шушы әби кулындадыр сыман иде. Ул бит менә хәзер Гатага каршы очрарга тиеш иде ләбаса Ул каршы килмәде, ары китте. Кемгә керер яучы карчык? Зариф абыйсы, бар күңеле белән үз итеп йөргән Зариф абыйсы, аның Миңсылу апасыннан йөз чөереп, кемгә өйләнер?
Яучы карчык урман хуҗасы Шәрифҗаннарга кереп китте. «Димәк, Шәрифҗанның сеңлесе Нәгыймәне сайлаган», дип пышылдады Гата. Аңа бик күңелсез булып китте. Өмет тулы якты хыяллар, әле генә яуган кардай, эреп юкка чыкты. Аның бар дөньясын бушлык биләде. Ул үзенең бара торган юлын югалткандай хис итте. Авыр йөк сөйрәгәндәй әкрен генә атлап, мунчага таба китте.
Олылар эшенә тыгылып, олыларча гәп корыр дәрәҗәдә түгел әле Гата. Әмма авыл җире өчен аны кечкенә дип тә әйтеп булмый инде. Авыл җирендә бала-чага тормышны иртәрәк таный башлый, иртәрәк кул астына керә. Урак өсте җиткәч, ул быел үзенең катгый сүзен әйтте.
Исламгали абзыйның карчыгы килде, дип сүз башлаган иде әнисе. Миңсылуны үзләренә урак урышырга дәшә.
Әнисенә карап, Гата күзен акайтты да, җен ачуы белән: