Гатаның аяклары хыяллар тәэсирендә еш кына Зариф белән Касыйм янына атлый. Басуда эшләүче егетләр, Гатаны күргәч, елмаеп:
О-о, Гатаулла! Ни хәлләрең бар? Ниләр кырып йөрисең? дип, елмаеп исәнләшәләр.
Кырган нәрсә юк ла, ди Гата, өлкәннәргә җавап бирергә тырышып. Кыр бәрәңгесен карап кайтыйм, дигән идем.
Әйдә, бераз ял итеп кит!
Бу тәкъдим малайның күңеленә сары май булып ята. Зариф белән Касыймның үз итеп сөйләшүләре аны үсендереп җибәрә. Егетләрнең кояшта янган йөзләренә, нык беләкләренә карап соклана ул. «Болар минем җизни булсамы?.. Мин яра алмаган тумранга болар калун белән бер генә суга инде», дип уйлап куя.
Узган көзне утын әзерләүдә Гата да катнашты. Иң элек урман хуҗасының өенә әниләре барды. «Ике корыган имән бирермен. Килегез, карагыз», дигән. Иртәгесен бер апасына ияреп, Гата урманга китте.
Көзге урман үзенчә матур. Аяк астын йомшак сары юрган сарган. Агачлар, үзләренең шәрәлегеннән оялгандай, тыйнак кына серләшә шикелле. Чыршы, наратлар гына көязләнеп, салкын җилләргә исләре дә китмичә, ямь-яшел килеш тора. Гата агач кәүсәләрен коча-коча хозурланып йөргән арада, урман хуҗасының өлкән улы Шәрифҗан апасына корыган имәннәрне күрсәтте. Шәрифҗан як-ягына күз ташлап алды да, Гата якында юклыгына инанып, кызның беләгеннән эләктерде.
Миңсылу, арырак тагын бер имән бар. Анысын бушка бирәм. Минем теләгемне үтәсәң, бушка
Ир җөмләсен тәмамлаганчы кыз кулын тартып алды да, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, пышылдап әйтте:
Нишлисең син, Шәрифҗан абый!
Тукта әле син, ашыкма, дип бүлдерде Шәрифҗан. Урман ул яшәү чыганагы. Минем әти әйтә: «Үләсе килгән карга гына урманнан китә», ди. Үзеңне урманга эшкә алырмын. Печәнле дә, утынлы да булырсыз. Әйдә, якын булыйк, кире какма мине Әйдә инде
Болардан алты-җиде адым гына карт юкә кәүсәсе артында торган Гата аларның сөйләшүен ишетте. Шәрифҗанның ни теләгәнен бик әйбәт аңлады. «Кара син аны, кәҗә тәкәсе, үгез! диде ул эченнән генә. Оялмый Кызларга үрелмәкче була бит, ә! Хатының ишетсә, синең бугазыңны чәйни бит! Апайга кагылып кына кара»
Шәрифҗан тагын ниләр сайрамакчы булгандыр, анысы бер Аллага мәгълүм. Ул арада Миңсылу ике куллап аның күкрәгенә төртеп җибәрде дә, урманны яңгыратып:
Мин сине ару кеше, дип йөри идем. Син Шәрифҗан түгел, Шапшак җан икәнсең! Оятсыз! дип кычкырды.
Ул арада карт юкә артыннан Гата да калыкты. Шәрифҗан каушап китте. Акланырга теләгәндәй, мыгырдана-мыгырдана сөйләнде.
Нигә дип тавыш чыгарасың соң син? Тигән кеше юк бит әле. Мин сиңа тагын бер имән генә күрсәтим, дидем Кирәк түгел икән, бигайбә
Миңсылу аны тыңлап тормады. Ирнең пычрак тәкъдименә гарьләнүдән кушучлап йөзен томалаган хәлдә, кайту ягына йөгерде. Авызыннан сөяге тартып алынган эт шикелле, Шәрифҗан ырылдап калды.
чеметим. Кем дип белдең син үзеңне! Хәерче тәре! Агулы теш! Ир күрми үлгере!..
Апасы исеменә әйтелгән бу сүзләрне Гата аермачык ишетте. Аның кечкенә йодрыклары таш булып йодрыкланды, тешләре шыгырдады, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Әгәр көченнән килсә, ул шушы мизгелдә үк Шәрифҗанның бугазына ябышыр иде, типкәли-типкәли, җирдә аунатыр иде Юк, булдыра алмый. Гата көчсез. Ул әкрен генә, мышкылдап, йодрыгы белән күз төпләрен сөртеп алды. Шулчакта әтисенең сүзләрен исенә төшерде «Нык бул диде ул, аның киңәшләрен кабатлап. Нык бул»
Миңсылу утын әзерләргә урманга бүтән бармады. Бу эш әнисенә, кечкенә апасы белән Гата җилкәсенә төште. Ике тоткалы кул пычкысы белән коры имәнне кисүләре куллардан хәл китә, аяклар сыгыла башлый. Кендегең аркаңа ябышкандай була
Йә, дөньяда ниләр бар, Гатаулла? ди Зариф, иске чикмән читенә утырып.
Белмим шул!
Һе, ди Зариф, букчасыннан сөт тулы шешәсен ала-ала. Ә апаеңнар нишли? Анысын беләсең инде.
Гатаның йөзе яктырып китә. «Апайлар турында тикмәгә генә сорамыйдыр» дигән уй аңа рәхәтлек бирә.
Йөриләр инде шунда, ди ул, тәгаен ни әйтергә белмичә.
Ә Зариф һаман төпченә.
Кулъяулык чикмиләрмени?
Ә Кулъяулык ди, авызын ерып, Гата. Чигәләр. Миңа да чигеп бирде Миңсылу апа.
Матурмы?
Гата пөхтәләп төрелгән кулъяулыгын, кесәсеннән алып, Зарифка суза.
Менә!
Кырыйлары зәңгәр мулине җеп белән челтәрләнгән, өч почмагына өч алсу чәчәк чигелгән кулъяулыкка бераз карап торгач, Зариф әйтеп куя:
Минем мондый матур кулъяулыгым юк!
Булыр, Зариф абый! дип кычкырып җибәрүен үсмер үзе дә сизми калды.