Саида Зыялы - Яралы кош авазы / Крик раненой птицы стр 14.

Шрифт
Фон

 Киленнәре бар ич, урсыннар! диде. Аннары үзалдына сөйләнгәндәй өстәде: Моннан соң без Исламгалиләргә ялланмыйбыз.

Гатаның ни өчен җенләнеп мондый карарга килүен аңламаган өйдәгеләр аңа каршы сүз озайтмады.

Ул җәйне Гата да, апалары да күрше Каенсар авылында эшләде. Бу 1916 елның җәе иде. Яшь ирләрнең күбесе сугышта. Кайсы гына авылга барсаң да, моң-зар, хәерчелек. Шул моң-зарларның нигезенә төшенергә теләп, Гата көннәр буе уйланып йөри. Уйланырга да, моңланырга да аның вакыты җитәрлек. Ул көтү көтә. «Каенсар байлары да Елгабашныкыннан ким яшәми, дип фикер йөртә. Берәүләрнең алты-җиде сыеры бар, ә кайберәүләр кәҗә дә асрый алмый». Әтилә- ре үлгәч, Гаталар да кәҗәгә генә калды. Сөрүлек җирләрен дә Исламгалиләргә саттылар. Байлар һаман байый. Ярлы һаман ярлылана Ник? Гата эшләмимени? Аның апалары кул кушырып утырамы? Байлар бит үзләрен Алланың кашка тәкәсе итеп тота. Шәрифҗан хезмәтчеләренә: «Сез байлардан көнләшмәгез. Аллаһы Тәгалә үзе безгә бай язмыш язган. Аның насыйбы белән яшибез», ди икән. Гатаның ачуыннан тешләре кысыла.

Беркөнне агач күләгәсендә малларның утлап йөрүен карап ятканда, аның янына бер солдат килеп туктады.

 Суың юкмы, энекәш? диде ул көтүчегә. Гата аның тирләгән йөзенә, талчыккан кыяфәтенә, култык таягына күз салды да:

 Әйдә, утыр, абый! диде.

Таныштылар. Хөсәен исемле икән. Сугышта яраланган. Хәзер менә Каенсарга әнисе янына кайтып килеше.

Гата букчасыннан агач җамаяк тартып чыгарды да сыерлар янына йөгерде. Аннан, җамаягын тутырып, сөт алып килде.

 Эч, абый. Суга караганда, сөт әйбәтрәк.

 Молодец, энекәш, диде солдат. Син чын пролетарий икәнсең!

Малай белән солдат дуслашып китте. Хөсәен дә узышлый көтүче янында туктала. Яңгыр явып, көтү алданрак кайткан көннәрдә Гата да Хөсәеннәргә кергәли. Ошый аңа Хөсәен абыйсы. Ул җавап таба алмый йөргән сорауларны Хөсәен гади генә итеп аңлата да бирә.

Ә көз көне, эшләр тәмамлангач, Хөсәен Гатаның җизнәсе булды. Миңсылу Каенсарга килен булып төште.

Кыш көне Гата Каенсарга кунакка да барды. Җизнәсе белән утын турадылар, кар көрәделәр. Хөсәен аннан Елгабаш турында сорашты.

 Шәрифҗаннардан, Исламгалиләрдән куркып торма син, дип киңәш итте җизнәсе. Тиздән аларның көне бетә.

 Бетми, җизни. Алар бит бик бай, диде Гата. Ул Исламгалиләрнең җирләрен күпме икәнен беләсең- ме син?

 Белмәсәм дә чамалыйм, ди аңа каршы Хөсәен. Ул җирләр озакламый кәрәстияннеке булачак. Тиздән, энекәш, ил белән эшче-кәрәстиян комитетлары идарә итә башлаячак.

 Елгабашта андый комитет юк бит, җизни!

 Әлегә Каенсарда да юк. Аны без, безнең кебек ярлы халык оештырырга тиеш.

 Оештырып кара, бар. Җыеннарда ярлы-ябагай авыз ачса, Шәрифҗан абый хәзер урынына утырта. «Сез нәрсә, патша хәзрәтләре фәрманына каршы киләсезме? Себергә китәсегез киләме?» дип кенә кычкыра.

 Ә сез курыкмагыз. Озата алмыйлар Себергә. Халыкны өркетмәкче генә була. Чынлыкта, үзе шыр җибәреп ята. Башкаланың кайнаганын, дөньяның айкалганын белмимени ул?! Белә. Так што, энекәш, син Шакирҗаннан да, башкасыннан да курыкма! Алар бездән курыксын!

* * *

Ания өлкәннәрдән ишеткәннәрен түкми-чәчми язып бара. Яза-яза да туктап уйлана. Әле һаман да исән-имин йөргән Гата Сәгъдәтшин Елгабаш авылыннан ун гаиләне кудырган. Алар һәммәсе колхозчы. Һәммәсе, мал-мөлкәтен биреп, колхоз оештыруда катнашкан. Бер Сәгъдәтшин сүзенә карап, никадәр кеше «тәмуг»ка озатылган Гатаулла абзыйның бу кешеләрдә ни үче булган? Сораулар Сораулар Сораулар Ания, аларга җавап эзләп, үзе тарих дәреслекләренә мөрәҗәгать итә. Ул тәмамлаган җидееллык мәктәп дәреслекләренә кара- ганда, Африка халыклары һаман әле азатлык өчен көрәшә. «Димәк, кешегә җир җитми булып чыга ич инде», дигән нәтиҗә чыгара ул, үзенең яшь акылы белән. Гата Сәгъдәтшинның да җире булмаган. Алай дисәң бар күк җирләрен дә Исламгали бабайга сатканнар ич. Җирең булу гына җитми, аны эшкәртергә дә кирәк бит. Югарыдан килгән фәрманны үтәү генә аның гамәле. Алай дисәң Авылның ике бай гаиләсенә тимәгәннәр, ә көтү көтеп көн күрүче ярлы Фазылҗан абыйны озатканнар» Адашкан кеше, юлын табу өчен, ялгыш киткән урынына кире килгәндәй, Ания дә тарихка кабат әйләнеп кайта. Тау итәгеннән бормаланып агучы инешкә сыенып утыручы Елгабашка революция шавы ничек килеп кергән? Ания авылдагы шул көннәрне күз алдына китерергә тырыша.

Ничәмә-ничә ел инде сугыш газапларыннан интеккән, хәерчелектән интегеп моң-зар белән яшәүче Елгабашка җәй уртасында Шакир Галләмов кайтып керә. Моннан бер ел элек кенә хәрби хезмәткә алынган егетнең кинәт кайтуы төрле сүзләр чыгуга сәбәп була. «Хәзер Герман белән сугышасы түгел. Дошман үз авылыбызда. Байларны себереп түгәсе», дип әйтә икән, имеш, Шакир.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3