Базарган чит ил сатучысы.
13
Кайраккан! Кайраккан! Алас! Алас! монда: изге ияләрне олылап эндәшү сүзләре.
14
Абак пот, сын.
15
Сарыган шул ук «абак»ның бер төре.
16
Чапчак агач кисмәкнең (мичкәнең) бер төре.
17
Арыклану сафлану, тазару.
18
Атак дан.
19
Субашы гаскәр башлыгы.
20
Тәлим күп.
21
Төмән бик күп.
22
Калан сугышта җиңелүче җиңүчегә түли торган еллык салым, ясак.
23
Аякчы эчемлек таратучы.
24
Аяк эчемлек савыты (җамаяк, чынаяк, күбәтә һ. б.).
25
Йура Печора елгасы белән төньяк Урал арасында яшәгән халык. Хантларның (остякларның) һәм мансиларның борынгы бабалары. Шул халык яшәгән җир дә Йура дип аталган.
26
Уйсу (Вису) Ладога күле белән Ак күл (Белое озеро) арасында яшәгән борынгы халык һәм шул халык яшәгән җир; хәзерге вакытта кечкенә вепс халкын шул вису (уйсу) халкының калдыгы дип уйлыйлар.
27
Урыс борынгы Русь һәм гомумән Рус иле.
28
Франк гомумән, көнбатыш Европа илләре.
29
Тора шәһәр, торак.
30
Бычкы туры кылыч.
31
Ассу файда.
32
Тартык ханга, бигә буйсынган кешеләрне ашыгыч рәвештә ханга, бигә чакыртып алу өчен җибәрелгән махсус кеше.
33
Бик би, эре җир-су, мал-туар хуҗасы.
34
Иш монда: хатын.
35
Ягы дошман.
36
Кызалак тюльпан.
37
Кулбау бербөтеннең күпмедер өлеше, процент.
38
Йола монда «дин» мәгънәсендә килә.
39
Борынгы заманда кыпчакларда ир бала туса бүре туды, кыз бала туса төлке туды, дигәннәр.
40
Агычы хәзинәче.
41
Битекче язу-сызу эшләрен алып баручы.
42
Түрә билгеле бер кагыйдәләр җыелмасы, закон.
43
Алай гаскәри төркем, отряд.
44
Чирү гаскәр.
45
Аркыш кәрван.
46
Кылавыз юл күрсәтүче.
47
Чура игенче, бигә буйсынган кеше.
48
Куар яшен алласы.
49
Авык вакыт. Хәзерге телдә «беравык» формасында сакланып калган.
50
Улакчы ашыгыч хәбәр китерүче.
51
Битек хат, язу.
52
Бер ук атылган бер ук ераклыгы.
53
Тое алдан сизү, алдан тою.
54
Алпагыт батыр, алып, көрәшче.
55
Сукман батыр сугышчы, алып.