Көтмәгәндә ул нәрсәгәдер абынып китте. Шул чагында Корыч-Тимер ач бүредәй аның өстенә ташланды. Аның кылычы Тотыш кулындагы калкан читен уеп төшерде, сул як беләкне кисеп керде дә, сөяккә җитеп, төртелеп калды. Тотыш углан чайкалып китте. «Беттем», диде ул үз-үзенә бик тыныч кына, бөтенләй чит кеше турында уйлаган кебек. Булган бар көчен, ярсуын бер учка туплап, ул Корыч-Тимернең ияк астына, муен турысына орды. Болгар алыбы башын иеп өлгерде, бары тимер алпак өсте генә сыдырылып китте дә, киселгән беләктән, киемнәрне кызылга буяп, кайнар кан агарга тотынды. Шул ук мәлдә яшь җегетнең күңеленә «Бетәм!» дигән икенче уй килде. Бар нәрсәне онытып, ул канлы ярасын кысып тотты.
Корыч-Тимер куанып ырылдап җибәрде, бер селтәүдә Тотышны юк итмәкче булып, Будрач сукман сыман, кылычын ике куллап югары күтәрде. Ярасы белән мавыккан Тотыш угланга яңадан көрәш тойгысы, каршы тору тойгысы кайтты. Үткер кылыч үзенең муенын чабып өлгергәнче ул җиргә егылып калды. Тик монысында ул, баягыча, ягының эчен айкый алмады. Ярасын ычкындырмаган килеш, сырты белән җиргә терәлеп яткан килеш, ул аңа бары кушаяклап тибеп кенә җибәрә алды. Авыртуга түзә алмыйча, болгар батыры чинап җибәрде, җиргә барып төште.
Җирдән алар икесе дә бер үк мәлдә сикереп тордылар. Тордылар да
Тотышның уң кулы буш түгел иде. Тотышның кулында корал юк иде.
Ы-ы-ы! дип үкерде кара мыеклы чибәр алып, куанычыннан нишләргә белмичә.
Ул инде орган да булыр иде, урталай кискән дә булыр иде. Корыч-Тимернең үкерүеннән дә көчлерәк булып, көтмәгәндә әйтерсең күк күкрәп җибәрде.
Тукта! дип кычкырды кемдер аның артында гына.
Ирексездән ул туктап калды, артына борылды. Аның каршысында таудай булып Алмыш хан калкып тора иде.
Тукта! диде хан, кабатлап. Син җиңдең!
Чибәр алыпның чибәр мыек очы тартышып куйды. Шулай да ул коралсыз Тотыш углан янына килде, янап:
Җыгыл! диде.
Үзенең җиңгәнлеген белдереп, ул кызыл итеге белән аның күкрәгенә басты, кылычын итек башы янына терәде. Сөңгеләр, алпаклар урманы шауларга тотынды. Акбүреләр, караларына коелып, беравык аңламыйчарак тордылар да, барысы берьюлы диярлек кычкырып җыларга тотындылар.