Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 40.

Шрифт
Фон

Карар күзгә таш тутырылган капчык сыман авыр күренсә дә, Алмыш хан батыры да бик җитез, өлгер кыланды андый җитезлекне, өлгерлекне Тотыш аннан бөтенләй көтмәгән иде. Будрач сукманның кулында кылыч уйнап кына торды. Тотыш, кысрыклауга чыдый алмыйча, әкренләп-әкренләп чигенә барды. Будрач исә, яшь җегеткә тын алырга да ирек бирмичә, шулай кысрыклап килде-килде дә, кинәт кылычын ике куллап тотып, бар көченә орды. Шундый иттереп орды кылыч астында кеше түгел, таш булса, таш та урталай ярылып чыккан булыр иде! Тотыш ярылмады җиргә егылды. Карап торучылар аһ итеп җибәрделәр. Сөенергәме, сөенмәскәме икәнлеген әлегә беркем белмәде. Нык селтәнгән кылычның яртылаш диярлек җиргә батканлыгын, яшь җегетнең үлемгә кыл арасы гына торып калганлыгын күргәч, акбүреләр дә, болгарлар да күкрәк тутырып тын алдылар.

Тотыш аягына басты, чирмеш алып ташланганчы, тиз арада кылычын, калканын ипләде, артка чигенде. Шул ук мәлдә аның күз алдына Тәңкә күренеп китте. Беренче төнне аның белән куышуы исенә төште. Яшьтәшләре белән куышлы, качышлы уйнаганда әле йөгереп, әле туктап, егылып калу, читкә тайпылу, шулай итеп, куучыны алҗытып бетерү алымын яхшы белсә дә, хәзер аңа бу ниндидер яңалык булып тоелды. Кылычын күтәреп Будрач сукман яңадан өстенә килә башлагач, ул тиз генә читкә сикерде. Ул моны берничә тапкыр кабатлады. Будрач кызып китте. Тотыш угланны ул туктаусыз эзәрлекләвендә булды. Тотыш исә әле башын иеп калды, әле йөгереп китте, йә булмаса, болгар батырының артына чыгарга итеп карады. Уңга-сулга боргалану тимер киемле кешегә шактый авырга туры килде. Яшь җегетнең нишләргә чамалавын ул бик яхшы аңлады, шулай да берни эшли алмады Тотыш углан тиен кебек җитез, тиен кебек җиңел, тиен кебек тешле, усал иде.

Шулай мачы белән сычкан шикелле куышкан арада, Будрач сукман, Тотыш угланның кая, ничек тайпылачагын алдан ук чамалап, тагын бер тапкыр монысында инде соңгы тапкыр! кизәнергә булды. Читкә киткән җегет исенә килеп өлгергәнче, ул аның артыннан килеп тә басты, кылыч сабын тагын ике куллап тоткан килеш, бар көченә селтәнеп тә җибәрде. Монысында ул өстән аска түгел, кыйгачлап, уңнан сулга таба селтәде. Чалгы белән печән чапкандагы кебек, ул Тотышны кай төшеннән генә булса да урталай кыеп төшермәкче булды.

Тик ул Будрач сукман уйлаганча уңга да, сулга да тайпылмады, ул туп-туры аның аяк астына ташланды. Үткер кылыч аның баш өстеннән ыжгырып үтте. Алмыш ханның икенче батыры, кылычы артыннан ияреп, баскан урынында әйләнгәндәй итте. Шул ук мәлдә бөтен яланны тутырып, йөрәк ачысы белән:

 А-а-а-а! дип кычкырып җибәрде.

Тотыш кулындагы үткер тимер астан, корсак турысыннан сабынача йомшак иткә батып керде, эчәкләрне, бөер-бавырларны кисеп үтеп, күкрәгенә таба шуышты. Сукман кулындагы кылыч, калкан чыңлап җиргә төште. Ак чырайлы, саргылт кашлы чирмеш алып, авызын ачып, ашыгып тын суыра-суыра, баганадай артка ауды.

VII

Берьюлы ике батырыннан колак каккан Алмыш хан, Тотыш угланга тын алырга да ирек бирмичә, өченче кешесен чыгарды. Монысы Корыч-Тимер дип аталган яшь, чибәр алып иде. Ул Алмыш ханның чыбык очы туганы булып Алып-Тархан бинең сөекле углы иде. Ул да болгарлар арасында атаклы алыплардан санала иде. Ул инде күп кенә яуларда булган, орышларда катнашкан, җиңгән, бүләкләр алган иде. Тотыш углан кебек, ул да җиңелчә генә киенгән иде.

 Мин дә кылыч белән орышам! диде ул, ялан уртасына чыккач.

Батырларның кара-каршы килеп басулары булды, быргыларның чинарга тотынуы булды, шундук орыш башланып та китте. Яшен чаткылары чыгарып, тиз арада кылыч йөзләре чәкәшергә тотынды.

Тотыш углан беренче адымыннан ук ялгыш җибәрде. Будрач сукманны этләгән кебек, Корыч-Тимерне дә этләргә, алҗытырга чамалады. Тик болгар батыры аның бу алымын аңлап, өйрәнеп өлгергән иде инде. Шуның өстенә, Тотыш кебек үк, ул да бик җиңел сөякле иде, шуның өстенә ул әле әз генә дә көчен түкмәгән иде. Корыч-Тимер Тотыш угланнан бер адым да калышмады. Акбүре батыры нәрсә эшләсә, ул да шуны эшләде, ул кая тайпылса, ул да шунда тайпылды, йә булмаса, аның алдарга чамалавын сизеп, шундук аның юлына аркылы төште. Тотышка ул күтәрелеп карарга да ирек бирмәде.

Тотыш ярсый башлады. Нинди дә булса яңа нәрсә уйлап табарга аның башы җитмәде күз алдында ялт-йолт килгән кылыч йөзе торган саен аның эчен пошырды, ачуын китерде. Ул яңадан анасының сүзләрен исенә төшерде. Тәңкәне исенә төшерде, тик инде берни дә аңа баштагы өстенлекне, салкын канлылыкны кайтара алмады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3