Нишлибез? диде ул карлыккан тавыш белән.
Башкалар да үзләренә шул ук сорауны бирделәр. Тик беркем дә турысын гына ярып сала алмады. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта иде, ничек кенә боргалансаң да, башыңа таякның юан башы төшәчәк иде. Тынлык шактый озакка сузылды. Беренче булып Утташ кам авыз ачты.
Туганнар, ырудашлар! диде ул, кычкырып. Мин сезгә әйтә килдем. Мин сиңа да әйттем, би! Колак салмадыгыз. Инде менә күреп торасыз: Тәңренең каргышы, авыр кылыч булып, баш өстебездә уйнап тора. Көн-төн эшләнә торган языкларыбыз өчен килгән талау бу! Мондый чакта, куркыныч килгәндә бөтен ыруның язмышы кыл өстендә торганда безгә йолык бирергә кирәк! Башкача котылу юк!
Кешеләр сагая калдылар. Утташ камның бөтенләй кирәкмәгән юлдан китүен аңласалар да, аның сүзен бүлдерергә беркемнең дә йөрәге җитмәде. Ырудашларының куркынган, таштай катып калган йөзләрен күреп, Утташ кам кызганнан-кыза барды.
Биргән йолыгыбыз ияләргә барып ирешмәде, диде ул, аксакалларның әле берсенә, әле икенчесенә карап. Әрлик хан ялчысы явыз Октуганның күңеле йомшармады. Кичәгенәк төш күрдем. Октуган якамнан алды. «Йолык! Йолык! Йолык!» диде өч тапкыр. Мин аны беләм, өч тапкыр әйттеме, ул кеше сорый. Явыз Октуган йолыкка кеше сорый! Үтендем, ялвардым сүзеннән кайтмады. Шунсыз сезгә котылу юк, ди. Юкса бөтен җир-суыгыз, бөтен ыруыгыз юкка чыгачак, ди. Бер языклы кеше аркасында бөтен ыру юкка чыгарга тиешме-юкмы, әйтегез шуны, ырудашлар?
Йолык! Йолык! дип кычкырдылар Утташ кам янындагы кешеләр.
Октуган явыз тфү, тфү! Телемә дә аласым килми диде Утташ кам, еламсырагандай итеп. Канечкеч Октуган явыз Октуган синең углың Тотышны сорады, Күрән би! Кая качырдың углыңны кичекмичә тотып бир безгә!
Кешеләр, көчле җил искән чактагы урман кебек, кинәт чайкалып куйдылар. Куллар, ярлыкау сорап, үзеннән-үзе күккә күтәрелде, меңләгән йөзләрдә курку, кот алыну билгесе катып калды.
Майчан аксакал, ачуланып, таягын шакылдатып, койма өстенә менде.
Ыхым, ыхым, диде, тамагын кыргалап. Оланнар ырудашлар, мине тыңлагыз. Сезнең арада мин иң карт кеше. Яшем инде сиксәннән артып бара. Туганнан бирле мин бер генә күрдем йолыкка кеше биргәнне. Бик күптән унбиш-уналты яшемдә. Ыруыбызның атаклы камчысы Айбаба әйтерие, ни әшәке аты коргыры Октуган явыз кешене йөз җылга бер генә сурай, диерие. Әле йөз җыл үтмәгән, ырудашлар.
Кешеләр, җиңеләеп, гөрелдәп алдылар. Майчан аксакалны яклап кычкырган тавышлар ишетелде. Утташ кам яклылар да авыз йомып тормадылар кычкырдылар, кулларын, коралларын бутадылар. Майчан аксакал җиргә төшкәч, кызып-кайнарланып, өлкән кам яңадан сөйләргә кереште.
Туганнар, ырудашлар! диде. Олуг аксакалыбызның сүзләре сезне буташтыра күрмәсен. Айбаба камчыны мин дә беләм. Белмәскә, минем үз атам, өйрәтүчем лә ул! Илгә яу-кыран килгәндә, йөз җыл тулганны көтеп торып булмый, диерие Айбаба камчы. Яу-кыранның кайчан килерен беркем алдан белми. Тагын шуны да онытмагыз, ырудашлар, канечкеч Октуганның йөз җылда эше юк. Ул үзенә тиешлесен генә сорый. Шунсыз без аның күңелен күрә алмабыз. Белегез: ыруның язмышы бу!
Тагын авыр тынлык урнашты. Тимер кораллар кулларны, иңбашларны асып төште, тимер киемнәр башларны, күкрәкләрне кысты. Күрән би изүен чишеп җибәрде, авыр кашлары астына яшеренгән авыр күз карашын кешеләргә йөртеп чыкты.
Ырудашларым! диде ул. Капка төбенә яу килде. Безнең борын төбебездә генә, безнең изге җиребездә ул әнә урда корды. Җирем-суым өчен, ыруым өчен мин туган углымны гына түгел, үз-үземне дә кызганмыйм. Теләсәгез нишләтегез углым да, үзем дә сезнең карамакта. Телисез икән углымны, телисез икән үземне хатыннарымны, башка угылларымны изге эш өчен йолык кылыгыз!
Кылырбыз да шул! дип чәрелдәде Утташ кам, янап, куанып.
Ашыкма, кам баба, диде аңа каршы Күрән би. Минем сиңа бер генә соравым бар. Син әйт безгә: йолыкка кеше биреп кенә Алмыш ханнан котыла алабызмы без?
Йо-ок! диделәр акбүреләр беравыздан.
Без йолыкка кеше биргән өчен генә Алмыш хан үзенә тиешле каланнан баш тартырмы? диде тагын да би.
Йо-ок! диделәр акбүреләр, язгы Чулман сыман шаулап.
Шулай булгач, диде Күрән би күтәренкелек белән, йолык бирү-бирмәү турында сөйләшкәнче, калан түләү-түләмәү турында сөйләшсәк, яхшырак булмасмы?
Шула-ай! диделәр кораллы ирләр, катауны яңгыратып.
Алайса әйтегез: утыз мең кеш түлибезме, ягы белән орышабызмы? диде ыру башы.