Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 34.

Шрифт
Фон

Каравыл өендә йокымсырап утырган Күрән би, тояк тавышлары ишетеп, сискәнеп урыныннан торды.

 Килделәрмени?! диде ул кисәк кенә, куркып.

 Киләләр! диде шунда кемдер, басу ягына күрсәтеп.

Шул чакны чыннан да изге нарат аланы ягыннан үр менеп килүче атлылар күренде. Иң элек аларның иртәнге кояш яктысында ялт-йолт килгән сөңге очлары, күк төстәге озынча байраклары калкып чыкты. Аннары әкренләп-әкренләп кораллы ирләрнең тимер алпаклары, ат башлары, калканнар күренә башлады. Үрдән менгән җайдаклар уңга борылдылар, киң юлга төштеләр.

Баштанаяк коралланган, көр-таза атларда нык утырган ул ят кешеләр, ягы кешеләр ашыкмыйча гына, иркен, тыныч кына киләләр иде. Алар күп иде, бик күп иде. Кечерәк төркем-төркем булып, җир астыннан чыккан сыман, сырт итәгеннән менә тордылар, тигез җиргә җәелә тордылар. Бераздан алар бодай чәчелгән җир өстен бөтенләй каплап алдылар. Шул ук мәлдә, тыелгысыз бер көч булып, тигез җиргә җәелеп аккан язгы ташкын булып, катауга таба басып килделәр. Тигез, ачык ялан күз алдында атлар, кешеләр белән тулды. Тигез, ачык, күркәм яланда катаудагы меңләгән күзләр алдында әйтерсең тиз арада кара урман калкып чыкты, әйтерсең берничек тә үтеп булмастай тау-таш калкып чыкты!

Акбүреләр койма өстендәге калку урыннардан, ук атар өчен калдырылган уемнардан, манара башларыннан, өй түбәләреннән, багана башларыннан аларның шулай бөтен җирне иңләп, ябырылып килүләрен тын да алмый күзәтеп тордылар.

Байракларын югары күтәреп иң алдан килгән ирләр төркеме, катауга бер ук52 чамасы килеп җитмичә, сөрелмәгән, чәчелмәгән тигез җирдә туктап калдылар. Арттан килүчеләр дә, алдагыларга якынлашып, шулай ук туктый башладылар. Акбүре кешеләренә аермачык булып аларның йөзләре, киемнәре күренде; аларның янау, көлү сүзләре ишетелде.

Юлның ике ягына да тезелгән ир-атлар кинәт кыймылдап куйдылар, як-якка тайпылгандай иттеләр. Юлда, тар аралыкта яхшы акбүз атка атланган бер кеше күренде. Бу кеше йөзләгән, меңләгән ир-атлар арасында таудай калкып, ерактан ук күзгә ташланып тора иде. Ул бик таза, көчле кеше күренә иде. Башындагы алпагы да, күбәсе дә, калканы да аның көмештән, алтыннан ясалган иде. Озын муенлы, биек, таза атының йөгәне, ияре, өзәңгеләре шулай ук алтын-көмеш белән бизәлгән иде. Күбә өстеннән ул ал төстәге бөркәнчек ябынган иде. Кара сакал-мыегы аның кыска итеп, түгәрәкләп киселгән иде. Аның болай да киң, түгәрәк бите шунлыктан тагын да түгәрәк булып, табактай зур булып күренә иде.

Эре сөякле, бай киемле бу ир-ат Алмыш хан иде.

Яшь, тук көрән атка атланган бер яшь ир байракчылар төркеменнән аерылды да катауга таба чабып китте. Атта чабып барган уңайга, ул җәясенә ук утыртты. «Һай» дип бер кычкырды да акбүреләр ягына атып җибәрде. Төз атылган ук Басу-капка янындагы каравыл өенең ишек башына килеп кадалды. Сакчылардан берсе сикереп укны тартып алды; алды да, йөгереп, аны Күрән бигә илтеп бирде. Укка каен тузы бәйләнгән, тузга шундый сүзләр язылган иде:

«Мин, Болгар йортының башы Алмыш хан, синең җиреңә килеп урда кордым. Атам Шилке үлгәч, син, минем колым Күрән би, өч җыл миңа калан түләмәдең. Шуны алырга килдем. Өч көндә бирмәсәң, катавыңны җир итәм, ыруыңны юк итәм. Ил белән бирәсеңме, яу беләнме?»

III

Акбүре ыруында барлыгы ун мең өй санала иде. Болгар ханы Шилкегә Күрән би ел саен өй башыннан берәр кеш түләп килде. Берәр кештән бер елга ун мең кеш, өч елга утыз мең кеш. Күрән би, Алмыш ханга калан түләргә туры килсә дә, өч елга түгел, никтер бер генә елга түләргә туры килер дип уйлаштыра иде. Өч елга! Уңган, беткән, суга аккан өч ел өчен дә калан түләргә!

Утыз мең кеш! Каян алырга утыз мең кешне? Булган барлык байлыгыңны чыгарып салыргамы, әллә соң булган барлык көчең белән каршы торыргамы? Катауны алар тиз генә ала алмаячаклар. Тиздән Котан белән Акбога кайтып җитәргә тиеш. Авыллардан кораллы алайлар килә тора. Атарга ук җитәрлек, ашарга азык җитәрлек. Җиңелергә туры килә икән, соңгы чиктә Яр-капка аша Чулман аръягына таярга була.

Нинди күп алар шулай да! Шултикле ерак җирдән юллар ярып, күперләр салып килгән бу чирүнең, күрәсең, балтачылары да күптер. Ур аша күпер салып, катауның капкасын җимереп, яндырып керү аларга берни тормас. Шулай булгач катавың белән, ыруың белән бергә кырылуга караганда, сораганын биреп котылу яхшырак булмасмы?

Соңгы көннәрдә бик нык йончыган, тиешенчә йокламау аркасында, йөзе агарынып калган би аксакалларга, кораллы ирләргә күтәрелеп карады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3