Алайса әйтегез: утыз мең кеш түлибезме, ягы белән орышабызмы? диде ыру башы.
Кешеләр тагын тынып калдылар.
Ыхым, ыхым, диде Майчан аксакал, яңадан таягын шакылдатып. Оланнар, ырудашлар! Утыз мең кеш безне аяктан җыкмас, ни аты коргыры кем Алмыш ханның кылычы җыгар. Эт күңеле бер сөяк. Алсын да китсен!
Ах, бер генә сөяк булсачы! диде Күрән би, ачынып.
Майчан аксакал сүзләрен башкалар да яклады.
Түләргә кирәк!
Алсын да китсен! диештеләр кешеләр, шау-гөр килеп.
Юк, түләмибез! диде шул чакны кемдер, шау-шуны күмеп.
Кешеләр тавыш килгән якка койма өстенә күтәрелеп карадылар. Сакчылардан, кораллы ирләрдән бер читтәрәк анда баштанаяк коралланган яшь бер углан басып тора иде.
Тотыш!
Югалган Тотыш! диделәр акбүреләр.
Кайберәүләр моны куркып әйтте, кайберәүләр аптырап, кайберәүләр куанып әйтте. Утташ кам, үз-үзен белешмәстән, тыгыз төркем арасыннан Тотыш ягына ташланды.
Тотыгыз, тот! Аяк-кулларын бәйләгез! дип кычкырды ул явыз бер сөенеч белән.
Кешеләр, камга юл биреп, як-якка тайпылдылар, кайберләре, киресенчә, аның юлына аркылы төшәргә тырыштылар. Койма өстендәге кырыс сакчылар урыннарыннан кымшанмыйча басып тик тордылар.
Утташ кам килгән юнәлешкә капма-каршы яктан Тотышка таба икенче бер кеше ашыкты.
Углым! дип кычкырды Койтым бикә, коймага таба омтылып.
Углым! диде Күрән би дә, кузгалмыйча, эчке бер сагыш белән.
Оланнар, туктагыз! диде Майчан аксакал, тавыш, ыгы-зыгыны басмакчы булып.
Күрән би быргычыга ым какты. Күкне ярып шул чакны ачы быргы тавышы яңгырап китте.
Сөйлә, углым! диде Майчан аксакал, Тотыш ягына таягын изәп, тынлык урнашкач.
Сөйлә, сөйлә! диештеләр башкалар да.
Атам, анам! Олуг аксакал Майчан баба! Ырудашлар, ил агалары! Тыңлагыз, сезгә сүзем бар! дип кычкырды Тотыш көр, яңгыравык тавыш белән. Ыруыма куркыныч килүен ишетеп, мин, белексез углан, сезнең янга ашыгып кайттым. Элекке ярамаган эшләремнең барысы өчен кичерегез мине, ырудашлар!
Кичерәбез, олан, диде Майчан аксакал.
Кичерәбез, кичерәбез, сөйлә! диделәр кораллы ирләр.
Менә шул диде Тотыш, яңадан сүз башламакчы булып. Тик куанычтан, дулкынланудан күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, беравык тотлыгып торгандай итте. Күрәсезме, ырудашлар, безнең көчебез җитәрлек түгел, дип кычкырды ул бераздан, үзенең аяк астында тынып калган меңләгән кешеләргә карап. Котан белән Акбога кайтып җитсә дә, күршеләрдән булышка алайлар килсә дә, безнең барыбер көчебез артмаячак. Безнең күбебезнең кулында уктан-җәядән башка берни юк. Киемнәр шулай ук таза, нык түгел. Карагыз болгарларга күбәсез ирне күрерсезме, тимер калкансыз, тимер алпаксыз ирне күрерсезме? Алар нинди яхшы өйрәтелгән шау-шу юк, ыгы-зыгы юк мең кешесе бер кешедәй! Көч алар ягында, ырудашлар. Тик шулай да мин утыз мең кеш түгел, ягыга бер тиен дә бирмәскә димен!
Аның бу сүзләре дөрләп янган учакка бер чиләк су сипкәндәй булды. Аста, кешеләр арасында, шаркылдап көлгән тавышлар ишетелде.
Атам, анам! Ырудашлар, туганнарым! диде Тотыш углан, көлгән тавышларга колак салмыйча. Моңарчы сез минем бер генә теләгемне дә үтәмәдегез. Яшьлегем, белексезлегем аркасында мин сезгә, ыруга күп кайгы салдым. Инде сезгә бер сүзем бар бер теләгем бар, тыңлагыз! Мин Алмыш ханның иң көчле алыбы белән очрашырга телим. Мин берүзем ыру өчен ягыдан үч алырга телим! Җиңсәм, болгарлар буш кул белән китәр, җиңеләм икән калан түләрсез!
IV
Акбүреләр башта аңламыйчарак тордылар. Аңлап алдылар да, кисәк кенә кузгалышып куйдылар, җиңелчә шауларга, гөрелдәргә тотындылар. Тирә-яктан:
Яшә, Тотыш! Бай бул, Тотыш!
Коткар ыруны, коткар катауны! дигән сүзләр ишетелде.
Икеләнгән, каушап калган акбүреләр күңелендә Тотышның сүзләре ышаныч чаткылары кабызып җибәрде. Башлар югары күтәрелде, коралларга куллар ныграк тотынды. Әнә ул Тотыш углан, нинди таза, нинди көчле! Кем белә, җиңеп куйса, калан да түләнмәс, кешеләр дә исән калыр. Җиңелә икән инде, алай үзе атлыгып торгач, әйдә, урыны оҗмахта булыр.
Күпчелек шулай дип уйлады. Тик ата кеше генә икенче төрлерәк уйлады. Үзенең углын ул беренче тапкыр күргәндәй булды. Ул аның көче-батырлыгы белән дә, уйлары белән дә үзеннән үз атасыннан гына түгел, мондагы барлык кешеләрдән, барлык ырудашларыннан өстен икәнлеген аңлады. Ул аны кичәге башсыз углын үзенең төп яклаучысы итеп тойды. Димәк, ата кешенең күңеле тое53 булган! Димәк, аңа ышаныч баглап ул ялгышмаган! Бинең күзләренә яшь килде.