Атай, күрерсең менә!.. Моннан соң беркайчан да Ышан, атам, миннән дә тугрылыклы углың булмас! диде Тотыш, дулкынланып.
Ышанам, углым, диде ата кеше. Күңелем тыныч. Мин сиңа ышанам, углым.
Төн уртасында үз өенә кайтып йокыга яткач, шулай да би тиз генә тынычлана алмады. Аның күңелен бертуктаусыз нидер борчып, кымырҗытып торды. Нишләптер аның эче дә пошкан кебек булды, йокысы да килми сыман тоелды, шул ук мәлдә йокларга да кирәк иде шикелле. Әллә катаудагы җыр тавышлары тынгы бирмәде, әллә эт улаган тавышлар ачуын китерде. Эч пошу, борчылуга бераздан эчтәге чын авыру, сызлану-әрнү тойгысы кушылды. Йокыга киттем дигәч тә, ул әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташты, йокламаган чагындагы борчулы уйлары исенә төшеп, тагын коты алынды.
Иртән аны ниндидер дөбердек уятты. Шыбыр тиргә баткан килеш, ул сикереп торды, кылычына тотынды, аннары, калтыранып, ишек артындагы дөбердеккә колак сала башлады. Кем булыр бу? Нәрсә кирәк бу авыкта49? Кояш әле чыкмаган, әле бик иртә булырга тиеш.
Кем бар анда? Нәрсә кирәк? дип кычкырды ул, күпмедер тыңлап, көтеп торганнан соң, ишеккә якынаеп.
Бу мин, каравыл Чынташ! диде тыштагы ир кеше.
Ни булды? Ник дөбердәтәсең? диде би, ишек биген ычкындырып.
Улакчы50 килде, улакчы! диде Чынташ. Ашыгыч битек51 китергән. Менә.
Би каравылчы кулыннан битекне тартып алды да шартлатып ишеген япты, биген яңадан элдерде. Битекне ул ачу белән идәнгә атып ормакчы булды. Каравылчының «ашыгыч» дигән сүзен исенә төшергәч, бу уеннан кире кайтты. Тәрәзә янына килде дә вак-вак пыяла кисәкләре аша үткән таң яктысында ал тамга сугылган, җеп белән кысып бәйләнгән күн тышлы битекне кулында әйләндергәләп карады. Аннары җепне теше белән өзде, аксыл каен тузына иҗекләп язылган түбәндәге сүзләрне укыды:
«Атай! Алмыш хан килә. Төшкә монда булыр. Елга аша күпер салалар. Көче күп. Мин Чулманга чигенәм. Шуннан кайтырмын.
Алай башы Күзәмеш углан».
Күрән бинең чәчләре үрә торды. Күрән бинең куллары, аяклары калтыранды. Суларга тын җитмәде, уйларга уй җитмәде. Аның тиз генә өстен-башын киенеп, коралларын алып каядыр чыгасы да килде, хатыннарын, балаларын, ырудашларын булышка чакырып, бөтен катауга, бөтен җир-суына сөрән дә саласы килде. Кулына утлы куздай пешерә торган битекне тотып, ул әрле-бирле йөренде, тешләрен шыгырдатты, башындагы чәченә ябышты, ыңгырашып-ыңгырашып алды. Идәнгә егылды да, ике кулын күккә сузып, күз яшьләрен түгеп, ялвара башлады.
Тәңрем! Ата-баба! Көч бирегез, кыюлык бирегез! Яу килә, яу! диде.
Яу килә, яу! Алмыш хан килә! Коры җирдән, Чулманның уң ягыннан, урман-сазлар аша, елгалар, чокырлар аша чирү килә!
Булмас ла! Туктале, ялган түгел микән бу? Берәрсенең коткысы түгел микән? Котан өйдә юк, Акбога өйдә юк. Күп ирләр Тотыш белән ерак юлга чыгарга тиеш. Катауда җитәрлек сакчылар да юк. Нинди яу ди әле ул мондый чакта!
Туктале, тукта нәрсә бу? Шулай итеп, Акбүренең көне беттемени? Шулай итеп, Утташ камның каргышлары барып иреште микәнни?!
А Тәңрем! Изге ияләр! Кичерегез коткарыгыз Акбүрене бу кыраннан, бу талаудан!
II
Икенче көнне, урда янындагы байракларны җилфердәтеп, манараларда ургыган кара төтеннәрне тузгытып, катау өстеннән беренче җил салкынча таң җиле исеп киткәч тә, басу ягында дүрт-биш җайдак күренде. Алар изге нарат аланыннан килә торган юлдан катау ягына борылдылар да, атларын юырттырып, туп-туры капкага таба юнәлделәр. Болар юл буенда төн кунган күзәтчеләр иде.
Киләләр, киләләр! дип кычкырдылар алар койма өстендәге ырудашларына, каядыр артка, урман ягына күрсәтеп.
Койма өстендәге сакчылар кузгалышып куйдылар. Өзек-өзек тавышлар ишетелде, яу якынлашканны белдереп, йөрәкләрне телеп, чыелдык быргылар кычкырды. Койма буенда, ачык җирдә учак ягып төн уздырган ирләр, ашый торган ашларын ташлап, кулларына корал алып, агач баскычлар буенча койма өстенә йөгерделәр. Атлылар атларына атландылар, коралларын барладылар. Койма тышында урның бозылган ярларын төзәтүче, ауган, какшаган баганаларны ныгытучы кешеләр тизрәк эшләрен төгәлләргә ашыктылар.
Чабып килгән күзәтчеләр урга якынлашу белән, капкачылар күперне төшерделәр, капканы ачтылар да тыштагы барлык кешеләрне эчкә керттеләр. Капка ябылды, күпер яңадан күтәрелде су астыннан чыгып торган очлы багана башларына, болганчык су өстенә шыбырдап чүп-чар, балчык коелды.
Каравыл өендә йокымсырап утырган Күрән би, тояк тавышлары ишетеп, сискәнеп урыныннан торды.