Бераз шулай уфтанып, сыкранып, ыңгырашып ятканнан соң, ул яңадан сатылмаган маллары турында, чит ил сатучыларында булырга тиешле ниндидер им үләннәре турында уйлана башлады. «Ярар, Алмыш хан быел безгә аяк чалды, диде ул үз-үзенә. Җәрингә дә, аннан соң да аяк чалса, ул чагында нишләргә?» Әйе, ул чагында нишләргә?! Ничек котылырга моннан? Алмыш ханны кемнәрдер килеп туздырып ташлаганны көтеп ятаргамы, әллә Ямгырчы би әйткәнчә Юк, булмый! Булмас! Алайса, түләнмәгән каланны түләп, шуның белән буаны ерып җибәрергәмени? Кайсын сайларга ирекнеме, байлыкнымы? Ах, нинди кирәк алар икесе дә ир булган ир өчен!
Алайса, чыннан да коры җирдән аркыш45 җибәрү кулайрак булыр микәнни? Башкача юл юк. Күрәсең, шулай итәргә туры килер. Ике ай барасы, ике ай кайтасы. Башка юл юк
Соңгы уе Күрән бигә ышанычлырак тоелды. Бу турыда ул иртән тыныч күңел белән дә уйлап карады. «Бүгеннән җыена башларга кирәк», диде ул үз-үзенә. «Тик кемне җибәрергә соң?» дип уйлады ул бераздан. Акбога булдыра алмас. Котан шулай ук. Булса-калса Тотыш. Биш йөз, алты йөз кораллы сакчы, яхшы кылавызлар46 булса, әйләнеп кайтыр. Товарын эт ашасын, им утлары, им сулары алып кайтса, шул да җиткән. Көзгә тикле Әди кебек китеп кенә бармаса ярар иде. Әди дә гел «эчем» диде, менә ул кая таба бара эшләр! Китсен Тотыш, китсен тизрәк! Эшкә җигелсә, тилелеген онытыр, кеше булыр.
Үзенең нишләргә җыенуын ул бикәгә дә сөйләде. Койтым бикә бүлдермичә тыңлап торды да:
Тотыш миңа да кирәгие. Минем дә сиңа сүзем бар, диде.
Нинди сүз? диде би, сагаеп.
Ямгырчы би безнең Тотыш углыбызга үзенең кызын бирмәкче була, диде Койтым бикә. Туганлашыйк, ди. Безне олылап, ышанып шулай ерактан килгән болай гына китеп барса, яхшы булмас.
«Котыртышып та өлгергәннәр, дип уйлады би кире бер тойгы белән. Өйләнешми торсыннар әле! Җилкуар Ямгырчы би белән туганлашасы гына калганые!»
Хатынына аның шулай дип әйтәсе килде. Тел очына килгән сүзен ул әйтә алмады өйалдында кемнеңдер ишектән кереп килгәне ишетелде. Бүлмәгә каравыл башы Акбога килеп керде. Акбога бинең Әдидән туган өлкән углы иде. Имән кискәседәй таза, кырыс, авыр холыклы бер кеше ул. Кулына ул ниндидер бау-шу тоткан иде.
Менә, атай, бау баскыч, диде ул, кулындагы бауны идәнгә ташлап. Текмәдә эленеп калган. Чулман ягында текә яр өстендә!
Акбога, ниндидер чиктән тыш куркыныч нәрсә булганлыгын аңлатырга теләп булса кирәк, дулкынланып, кулларын бутап сөйләде. Өй эчендә авыр тынлык урнашты.
Тагын Тотышмыни? диде ата кеше.
Кем булсын башка шул! диде Акбога, авыр йодрыгын йомарлап.
Каян белдең? диде ата кеше.
Каекчылар менеп әйтте, Ямгырчы бинең кызы Тәңкәне алып киткән, диде Акбога.
Тәңкәне?! диде би, күзләрен шар итеп, урыныннан кузгалып. Ямгырчы би кызын?! Урлап? Угры кебек алып качкан? Инде шул гына калды. Би углы угры!
Ах! диде Койтым бикә йөрәк ачысы белән. Нишләтергә ул баланы?!
Нишләтергә кирәген уйлап торасы калмаган инде, анай, диде Акбога эчке бер сөенү сиздергән усаллык белән. Болай булгач, зурга китте бу.
Бер дә юктан би ярсып кычкырып җибәрде:
Телләшмә! диде Акбогага. Анаңа каршы сөйләргә кем булдың? Ул качканда син кайда калдың? Уяу саклыйлар аны, каравыл башы! Куанычы эченә сыймый. Бер-берсен тотып ашарга гына торалар
Кичер, атам, кичер, анам, диде Акбога, тезләнеп, мыгырданып.
Бар, йөрмә буталып! диде би утыз алты яшьлек углына, аяк тибеп.
Акбога мыштым гына чыгып китте. Ата кеше, базга төшкән бүре кебек, үртәлеп, үз сакалын йолыккалап, әрле-бирле йөренә башлады. Чынлап та, болай булгач, зурга китте эшләр. Чуалды эшләр, чуалды!
Шулай ул үзалдына ярсып йөренде-йөренде дә утырган урынында тынып калган хатыны каршында туктады; ачуын алыр кеше табылуына сөенгән сыман, каты гына, усал гына сорап куйды:
Җә, нишләтәбез, анасы? диде. Синең дә балаң ич нишләтәбез: асабызмы, кисәбезме, әллә төкерәбезме?
Башкалар ни әйтер диде Койтым бикә, авыру кеше кебек, тыны бетеп, агарынып. Ыру ни әйтер Ямгырчы би Шуннан куркам мин!
Күп тә үтмәде, өйалдында икенче бер кешенең кереп килгәне ишетелде. Ишек сакчысы, ишектән башын тыгып:
Ямгырчы би килгән, керсенме? диде.
Би белән бикә, телдән язган сыман, сакчыга карап тик тордылар. Сакчы соравын яңадан кабатлады.
Керсен, диде би төшенке генә.
Күзе-башы акаеп, тузынып, Ямгырчы би килеп керде. Керде дә, бигә дә, бикәгә дә туры карамыйча, ашыгып исәнлек-саулык сорады. Шуннан соң, сулуы кабып, үз-үзен тыя алмыйча, эчендәге бар нәрсәсен түгәргә кереште.