Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 26.

Шрифт
Фон

Өй эчендә юаш, тыйнак тоелган Тәңкә тышка чыккач бер дә юктан көлеп җибәрде: Тотышның янбашына төртте дә, җегет аны-моны абайлап өлгергәнче, караңгыда юк та булды. Тотыш аның киез өйләргә таба юнәлгән аяк тавышларын гына ишетеп калды. Үзенең җебегәнлегенә чак-чак кына үртәлеп, чак-чак кына үкенеп, ул качкан кызны куа китте. Бер-ике атлауда ул өйләр арасына барып керде. Туктап як-ягына каранды. Якын-тирәдә беркем юк иде. Кайдадыр шунда гына кунак кызының тыелып кына көлгән тавышы ишетелде. Тотыш тавыш килгән якка ташланды. Аның инде караңгыга күзе ияләнә башлаган иде чак кына ул кызның җиңеннән эләктереп алмады. Үчекләшеп, кыз тагын көлеп җибәрде.

 Тоталмыйсың, тоталмыйсың! диде ул, әкрен генә көлеп.

Кинәт сулуы капкан Тотыш, берни эндәшмичә, уттай янган күзләре белән якындагы карачкыны күзәтте. Болай качышлы уйнаганда үзенең чыннан да аны тота алмаячагын ул бик яхшы төшенде.

Алар шулай караңгыда бер-берсенә карашып торгандай иттеләр дә, икесе дә берьюлы диярлек урыннарыннан кузгалып куйдылар. Тотыш, үзенең тиле көченә ышанып, ярсып яңадан куа башлады. Кыз көлгән сыман бер өн чыгарды да, башын иеп, аның кул астыннан шуып китте.

 Тотмасаммы! диде ул, янап.

 Тоталмыйсың! диде кыз, үчекләп.

Шул чакны якында гына, урам якта тояк тавышлары ишетелеп китте үзара әкрен генә сөйләшеп, урда коймасы буеннан төнге сакчылар узып бара иде. Яшьләр, караклыкта тотылган угрылар кебек, икесе дә сискәнеп киттеләр, тынып калдылар, сагаеп, урам якка колак салдылар.

Кызга караганда Тотыш элегрәк исенә килде. Сакчыларны онытып, ул кисәк кенә Тәңкәгә ташланды. Кунак кызы бары көчсез бер тавыш белән «ах!» дияргә генә өлгерде куйны эләктереп алган бүре кебек, җегет аны ике куллап тотып алды. Тотып алды да, кочып, кысып, җирдән күтәрде.

 Җибәр! диде кыз.

Кулыннан ычкындырмыйча гына Тотыш кызны җиргә бастырды. Бераз каушап-калтыранып торгандай итте, бар кыюлыгын бергә җыеп, аны яңадан кочып алды. Яратып, иркәләп, оялып кочты.

 Минеке буласыңмы? диде ул, пышылдап, кайнар сулышын өреп.

Кыз эндәшмәде.

 Әйт, буласыңмы? диде ул, кабатлап. Мин бер нәрсә уйладым. Бүген генә әле генә Әйтсәң әйтәм. Мине монда беркем яратмый. Санламыйлар. Биарга китәм, аннан көч сорыйм. Алмыш ханга каршы яу чыгам. Ишетәсеңме, Алмыш ханга каршы яу чыгам! Синең атаңа булышка барам. Күрерсең менә, Алмыш ханны җиңсәм, бөтен Итил йортка үзем хан булам! Шуңа күрә иң элек миңа хатын кирәк Хатыным булмаса, Биар ханы миңа көч бирмәячәк, мине Итил-Чулман йортның ханы да ясамаячаклар. Аңладыңмы инде? Чыгасыңмы миңа кияүгә?

Тонык кына йолдызлар яктысында кыз, үзенең яратуын белдереп, аның яңа мыек чыгып килгән сылу йөзенә карады, очкынланып торган тере күзләренә карады. Теле белән әйтергә аның көче җитмәде, дер-дер калтыранып ул кайнар куллары белән, кайнар бите белән аның күкрәгенә сыенды да авыз эченнән ниндидер изге келәүләр әйтте.

ХХ

Бу төнне яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә тынычсыз уздырдылар. Тик аларның тынычсызлыгы куанычлы тынычсызлык түгел, кайгылы, борчулы тынычсызлык булды. Койтым бикә үзенең болгарларга, Алмыш ханга булган каршылыклы уйларыннан, яшьлегенең куркыныч истәлекләреннән арына алмады. Ямгырчы би үз эшләре турында баш ватты. Күрән бинең кайгысы исә Койтым бикәнекеннән дә, Казаяк ыруы башыныкыннан да зуррак, тирәнрәк иде.

Киштәләрдәге елкылдавык тиреләр, өем-өем күннәр, тәпән-тәпән баллар әз генә дә аның күз алдыннан китеп тормады. Шунда ук борып-борып аның эче авыртты, Утташ камның каргышларын, үзенең, Тотыш угланның эшләгән языкларын искә төшереп, анда эчтә нидер туктаусыз агулап, сызлап торды. Ул чын-чынлап куркуга төште. Аңа инде ул Тәңренең каргышларын татый башлады шикелле тоелды. Үзенең авыруын, үзенең эше гел кирегә китүен шулай Тәңре каргышына юрагач, аның күңел төшенкелеге көчәйгәннән-көчәйде. Чит ил сатучыларының килмәве генә түгел, Ямгырчы бинең көтмәгәндә килеп төшүе дә, аның шулай күңелләргә коткы салып Алмыш ханга каршы яуга өндәве дә, җыен да, Койтым бикәнең үзенә каршы чыгуы да барысы да, барысы да шул ук олы каргышның бер чагылышы булып тоелды. «Күрәсең, яшәр көннәрем күп калмагандыр инде», дип уйлады ул, әледән-әле сызланып.

Бераз шулай уфтанып, сыкранып, ыңгырашып ятканнан соң, ул яңадан сатылмаган маллары турында, чит ил сатучыларында булырга тиешле ниндидер им үләннәре турында уйлана башлады. «Ярар, Алмыш хан быел безгә аяк чалды, диде ул үз-үзенә. Җәрингә дә, аннан соң да аяк чалса, ул чагында нишләргә?» Әйе, ул чагында нишләргә?! Ничек котылырга моннан? Алмыш ханны кемнәрдер килеп туздырып ташлаганны көтеп ятаргамы, әллә Ямгырчы би әйткәнчә Юк, булмый! Булмас! Алайса, түләнмәгән каланны түләп, шуның белән буаны ерып җибәрергәмени? Кайсын сайларга ирекнеме, байлыкнымы? Ах, нинди кирәк алар икесе дә ир булган ир өчен!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3