Керсен, диде би төшенке генә.
Күзе-башы акаеп, тузынып, Ямгырчы би килеп керде. Керде дә, бигә дә, бикәгә дә туры карамыйча, ашыгып исәнлек-саулык сорады. Шуннан соң, сулуы кабып, үз-үзен тыя алмыйча, эчендәге бар нәрсәсен түгәргә кереште.
Мин синең кунагың, Күрән би, диде. Кунактан болай көлмиләрие. Углың минем йөземне каралтты. Калым түләмичә, кызның атасына, туганнарына берни белдермичә юлбасар кебек! Изге йоланы, изге түрәне бозып
Сиңа кем йоласы изгерәк соң, би? диде Койтым бикә, мыскыл белән бинең сүзен бүлдереп. Син гарәп йоласын тотасың түгелме соң?
Миңа икесе дә изге! диде Ямгырчы би, аптырап калмыйча. Урынына карап мин гарәп йоласын тотам, урынына карап ата-баба йоласын. Эш анда түгел. Моның өчен син миңа түләргә тиеш, Күрән би. Мин болай гына китмәячәкмен!
Без сиңа түләрбез, би, диде Койтым бикә, ире әйткәнне көтмичә. Шулай да нигә тузынасың әле син? Кичәгенәк кенә үзең туганлашыйк дидең түгелме соң? Менә син теләгәнчә булган. Балалар бездән сорап тормаганнар. Моның өчен аларны салып суктыру кирәк. Шулай да
Юк! диде Ямгырчы би. Туганлашу болай булмый. Мондый туганлыкның, мондый кода-кодагыйлыкның миңа кирәге юк. Казаяк ыруының башы Ямгырчы би кызы төшеп калганнардан түгел. Юлбасар угры белән туганлашу миңа килешми!
Күрән би, сөзешергә җыенган тәкәдәй, баскан урынында сикереп куйды, кылычын кыныдан суырып чыгарды да
Ямгырчы би дә аптырап калмады аның да кулында үткер тимер ялтырап китте. Күз ачып йомган арада баш очында, чәк-чәк килеп, кылычлар орыша башлады.
Туктагыз! дип кычкырды Койтым бикә, урыныннан сикереп торып.
Аны-моны уйламыйча, ул ирләр арасына ташланды үз иренең кылычы чак-чак кына аның башын кыеп төшермәде. Күрән би, кылыч астына кергән хатынын күреп, беренче булып исенә килде, коралын атып бәрде дә, эчке бер омтылышка буйсынып, үзенең дуамаллыгы өчен кичерү үтенгән сыман, бикәне кочагына алды. Үпкәләшеп, бозылышып торган берничә көн эчендә ул инде аны сагынып та өлгергән иде.
Ямгырчы би дә кылычын идәнгә орды, аннары иелеп алды да кире кынына салып куйды.
Әйдәгез ашарга, диде Койтым бикә, тузган чәчләрен төзәткәләп.
Башта эчик, диде Күрән би, кипшергән иреннәрен ялмап, басынкы гына.
Аякчы чүлмәк кертте. Күрән би, чүлмәктән әчкелтем әйрән агызды да йотлыгып эчеп җибәрде, аннары кунагы белән хатынын сыйлады.
Инде тынычланып сөйләшергә дә була, диде ул, урынына утырып.
Була, диде Ямгырчы би дә.
Сүзеңне кире ал, диде Күрән би.
Алам. Кире алам, кире алам, диде кунак.
Инде әйт: күпме сорыйсың? диде Акбүре ыруының башы, җиңел сулап.
Мең тиен. Булмаса йөз төлке, булмаса утыз кеш, диде кунак.
Күбрәк, диде Күрән би.
Күп түгел, диде Койтым бикә, ирләрне тизрәк килештерергә теләп. Тотыш угланның белексезлеге өчен ата-ана языклы булмаса да, Ямгырчы би чыннан да оятка калды.
Белегез: бу калым түгел, диде Ямгырчы би, кисәтеп. Кызымны мин үзем белән алып китәм.
Калым да булмагач күбрәк шул, диде Күрән би, киреләнеп, шулай да килешкән сыман итенеп.
Калым түгел. Кызымны алып китәм, диде кунак, кабатлап.
Ярар, диде Күрән би, килешеп. Талау күргән өчен сиңа миннән йөз төлке. Калым турында аерым сөйләшербез. Быел көз мин сиңа кодалар җибәрермен. Йола, түрә кушканча туганлашырбыз.
Белмим әле, би, диде кунак, ялындырасы килеп. Күңелем бик кырылды. Иң элек кызны табарга кирәк, шуннан сөйләшербез.
Тапкансың кайгырыр нәрсә, би! диде Койтым бикә, елмаеп, сүзне уенга борып. Тотыш угланның качып китүләренә, югалып торуларына без инде күнегеп беткән. Кызыңа берни булмас. Яшь киекләр кебек туйганчы качып йөрерләр-йөрерләр дә үзләре үк кайтып килерләр.
XXI
Ана кеше үзен шулай юатса да, качаклар икенче көнне дә, өченче көнне дә кайтмадылар. Ул арада Тотышның югалуы, кунак кызын алып качуы турында бөтен тирә-як белеп өлгерде. Төрле имеш-мимеш китте. Кайберәүләр ачыктан-ачык ачу белдерде: Тотышның мондый кыланышларына түзеп торырга ярамый, диделәр, бер-бер эш кылмыйча, без аннан котыла алмабыз, диделәр. Утташ кам инде сөенеп бетә алмады. Ул тагын да, бер дә курыкмыйча, ыру башына аның качак углына каршы яман сүзләр сөйли башлады.
Кеше арасындагы мондый имеш-мимешләр бинең үзенә дә, аның өендәге башкаларга да ишетелде. Яшьләр югалуга дүртенче көн булды дигәндә, караңгы төшкәч, борчылып, Күрән би үз янына Акбога белән Котанны чакыртып алды.