Икенче көнне Күрән бинең ак өендә зур сөйләшү булды.
Сөйләшүдә акбүреләр ягыннан Койтым бикә, Утташ кам белән Майчан аксакал, Күрән бинең өлкән угыллары Акбога белән Котан катнашты. Ямгырчы би үзе белән бары ике генә юлдашын алып килде.
Казаяклар, тезелеп, өйнең бер ягына утырдылар, акбүреләр икенче ягына алар каршысына утырдылар. Аякчы23 зур чүлмәк белән ачы бал сычук кертте. Күрән би, көмеш аякка24 сычук агызып башта үзе эчте, аннары кунакларны сыйлады. Зур сөйләшү алдыннан ачы бал белән тамак чылатып алу изге эш санала иде, ачы бал телләрне яза, күңелләрне йомшарта иде.
Күрән би киез җәелгән җир идән уртасындагы учакның утлы кузларын бер тирәгәрәк өеп куйды да, үзенең кунагына эндәшеп:
Башлап карыйк алайса, би, диде.
Ә? диде Ямгырчы би, сискәнеп.
Ул, онытылып, каршыдагы яшь, сылу бикәгә карап утыра иде.
Акбүреләр тыелып кына көлешеп алдылар. Үзенең ипсезлегеннән Ямгырчы би үзе дә көлеп куйган булды. Кинәт аның теле тотлыккандай булды. «Гарәпләр бездән белеклерәк хатын-кызның урыны ирләр белән бергә түгел, аның урыны чыбылдык артында!» дип уйлады ул үзалдына.
Сүзне ул бик ерактан башлады: ике ыруның борынгыда бер-берсенә кардәш булуларын, элекке иркен тормышны, Ак хан, Кара хан турындагы бабайлар сүзен барысын да искә төшерде дә әкрен-әкренләп бүгенге көнгә күчте. Акбүреләр аны тыныч кына тыңлап утырдылар.
Син, Күрән би, базарганнарны көтәсең булыр? диде ул кинәт болай гына, сүз арасында гына сөйләнгән сыман. Көтмә. Быел алар килмәячәк.
Акбүреләрнең колаклары үрә торды.
Ник килмәсләр икән? диде Күрән би.
Олы кунак беравык көттерергә кирәк тапты. Аннары әкрен генә, үз-үзенә ышанып:
Алмыш хан сезне безне буып үтермәкче була, диде.
Өй эчендә, сүнәр-сүнмәс янган учак янында, тагын да ныграк тынлык урнашты.
Ничегрәк бумакчы була инде ул аты коргыры ни Алмыш хан? диде Майчан аксакал, бераздан исен җыеп. Ямгырчы би, күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, тынып утыргандай итте дә, тагын да ерактан урамакчы булып:
Моңарчы сез иректә яшәдегез диде.
Без әле дә иректә, диде Котан углан, аның сүзен бүлеп.
Аның шулай кирәкмәгәндә өлкәннәр сүзенә кысыла торган бер тыйнаксызлыгы бар иде.
Иректәсен иректә дә диде Ямгырчы би, Котан угланга каршы килеп. Сату-алусыз, сартларсыз ирекнең кемгә кирәге бар?
Акбүреләр җиңелчә генә гөрләшеп алдылар.
Сартларга да, Алмышка да безнең кендек бәйләнмәгән, диде Күрән би, кисәк кенә авырта башлаган эчен тотып. Кендек безнең үз җиребездә. Сартлар килмәсә, без үзебез барырбыз аларга!
Коры җирдәнме? диде Ямгырчы би, күрәләтә шикләнү белдереп. Тау-ташлар, сазлык-баткаклар ашамы? Үз җирегездән чыгу белән, сезне башкыртлар кырып ташлаячак.
Ташламаячак! диде Күрән би, үртәлеп. Элек тә булган мондый эшләр. Безнең бабайлар коры җирдән барганнар көньякка. Күп көч белән. Ник безгә бармаска?! Ул тиреләрне су төбенә салмам ла мин!
Быел астан базарганнар килмәгәнгә аның эчтән януын, тик тыштан гына мыс бирмәскә тырышуын Ямгырчы би сизми калмады.
Көньякка булмаса, төньякка барырга була! диде тиктормас Котан углан, атасын яклап. Йура25, Уйсу26 аша Урыска27, Франкка28.
Үтә белексез сүз сөйләгән кешегә караган кебек, барысы да аңа аптырап, исләре китеп карадылар.
Өлкәннәр сөйләгәнне тыңлап кына утырсагыз яхшы булмасмы? диде Койтым бикә үги углына кырыс кына.
Ышанам сүзеңә, Күрән би, диде Ямгырчы би, өзелгән сүзен ялгап, ата-баба йөргән юл булгач анысы Шулай да ата-баба юлы белән генә йөреп булмый. Безгә инде, өнендә яткан аю кебек, урман арасында качып-посып ятарга ярамый. Болгарлардан куркып, инде туганлыкны да онытып бетердек: бер-беребезгә барышмыйбыз, килешмибез Йортың-илең белән кырылып ятсаң да, сиңа булышка кул сузучы беркем юк.
Акбүреләр, башларын иеп, тыңлап утыруларында булдылар. Кая бора соң бу сүзне? Ни әйтмәкче була бу шулай да?
Нәрсә булган Болгарга, Алмыш хан нишләмәкче була дисезме? диде Ямгырчы би, тәмләп кенә яңадан сүзгә башлап. Монда эш Алмышта гына түгел Хазарда. Итил торада29 эшләр елдан-ел чуала бара. Җөфүтләр бөек Хазар йортны җыкка терәделәр. Тәңренең каргышы төште изге Хазар каганына. Ел саен корылык. Көтүлекләрен ком баса. Карасы ачтан интегә, аксөякләр үзара талаша. Быел яз да биш меңләп кешесе Итил буйлап югары менделәр. Алмыш ханнан торыр җир сорадылар. Бер яктан Рум кыса, икенче яктан Хәрәзем кыса, угызлар, бәҗәнәкләр тынгы бирми, Куябыда урыслар бычкы30 кайрыйлар. Инде килеп, монда Алмыш хан көчәеп бара. Эшләр болай барса, бөек Хазар йорт көяләгән тире кебек таркалып юкка чыгачак.