Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 17.

Шрифт
Фон

 Бирсен Тәңрем! диде Котан углан, кулларын югары күтәреп.

 Ашыкма! диде Ямгырчы би коры гына. Хазар йорт таркалганнан безгә ассу31 юк.

 Нишләп булмасын? диде тыйнаксыз углан.

 Шундый бөек йорт таркалса, ата улны, ана кызны белмәс, диде Ямгырчы би. Үзара ызгыш-талаш башланачак, яу артыннан яу китәр. Әйе, безнең ишеләргә ассу юк. Алмыш ханга бар!

Ямгырчы би авыр сулап куйды. Күрән би аңа чүлмәктән ачы бал агызып бирде.

 Муенындагы муенчагы бушый башлаганга сикерә дә Алмыш хан, диде Ямгырчы би, эчеп җибәргәч, нечкә, матур мыегын сыпырып. Үзенең муенындагы муенчагын алып ташладымы, шундук ул аны безгә кидерәчәк: сезгә, миңа Биләр, Суарга Булдыралса Биарга

 Син, Ямгырчы би, тыңлап-тыңлап торам да, кыек сөйлисең! диде кинәт Койтым бикә, кунакның сүзен бүлеп. Алмыш хан инде күптән сиңа муенчак кидергән. Акбүрегә әле кидерәсе бар!

Күрән би, күңеле булып, хатынына ягымлы күз карашы ташлап алды. Кунак, сүзеннән бүленеп, тотлыгып калды, аннары мыскыллы гына көлемсерәде дә, Койтым бикәгә карап:

 Син дә бик үк турысын сөйләмисең, бикә, диде. Сезнең муенга да муенчак күптән салынган. Муенчак кына да түгел богау!

 Болгарлар муенчагын өзеп ташлаганга быел дүртенче ел китте, би! диде аңа каршы Койтым бикә.

 Сартларны үз теләкләре белән килмәгәннәрдер дисезме? диде Ямгырчы би, башлап та очланмаган сүзенә яңадан тотынып. Юк, бикә, аларны монда Алмыш хан җибәрмәде. Алмыш! Юл бикле, Чулман ябык! Менә шул була инде ул муенчак, Койтым бикә!

 Сартлар сиңа да килмәдеме? диде Күрән би.

 Миңа да, диде Ямгырчы би. Ага-базар миңа якын. Мин аларны көтеп ятмадым. Сезнең эшләр башкачарак. Чулман баш бирми, Чулман калан түләми. Шуңа ачу итеп, быел Алмыш хан барлык сатучыларны Итил буйлап югары җибәрде үзенә буйсынган ыруларга.

 Ярар, шулай да булсын, диде Майчан аксакал. Монда ятып без берни белмибез. Читтән килгән сатучылар ни диләр соң? Сату-алу безгә генә түгел, аларга да кирәк ич! Быел сартлар безгә килмәс, җәрингә Болгарга килмәс. Базар эшләмәсә ни аты коргыры кем Алмыш ханга акча каян килер?

 Шула-ай! диештеләр акбүреләр, аксакалны яклап.

 Күреп торам: син миңа яңалыклар алып килгәнсең, диде Күрән би кунакка. Шулай да турысын гына әйт, уең ни?

Ямгырчы би җентекләп акбүреләргә карап чыкты, тирән итеп тын алды да:

 Уем шул, диде, Алмыш хан көчәйгәнче, безгә берләшергә кирәк, Күрән би! Без Ак хан токымнары! Бөтен Чулман бер булып, безгә болгарларга каршы чыгарга кирәк. Бүре безне берәм-берәм тотып ашаганчы, тупланып, безгә аның үзен ашарга кирәк! Менә шуңа килдем дә мин сезгә, туганнар, акбүреләр. Сез көчле, бай. Бөтен Чулман буенда сезнең кебек көчле ыру юк. Сез кузгалсагыз, башкалары да кузгалачак.

 Алай микән? диде Күрән би, эчен уып.

 Алай! диде Ямгырчы би. Күтәр байрагыңны, күтәр кылычыңны, Күрән би! Бөтен Чулман синең кул астыңа җыелачак. Синең тамырларда, минем тамырларда изге бабайлар каны ага. Борынгы ханлык тамыры турыдан-туры безгә тоташа. Мин сине үземнән өстен итеп, өлкән итеп таныйм, Күрән би!

 Таныйбыз, таныйбыз! диделәр Ямгырчы бинең юлдашлары.

 Болгарларның муенын сындырсак, Иске йортның Чулман йортның ханы ясыйбыз сине, Күрән би! диде Ямгырчы би.

 Ясыйбыз, ясыйбыз! диделәр аның юлдашлары.

XIII

Күзләре уттай янган акбүреләр, тынычсызланып, утырган урыннарында кыймылдашып алдылар. Берсе елмайды, икенчесе кашларын җыерды, өченчесе җилкәсен кашыды. Күрән би әлегә берни эндәшмәде. Ул яңадан чүлмәгенә тотынды, онытылып, ачы бал тулы аякны эчеп җибәрде, аннары кунакларны, ырудашларын сыйлады.

Төн урталарында кунаклар кайту ягына кузгала башладылар. Ишек артында, ярым караңгы бүлмәдә, йокымсырап, аларны кырнаклар көтеп утыра иде. Кол кызлар Ямгырчы бигә, аның юлдашларына киенергә булыштылар. Кызларны күрү белән, кызмача Ямгырчы би чын-чынлап исереп китте: як-якка чайкалган булды, бәйләнешсез сүзләр сөйләде.

 Бер теләгең үтәлер, Ямгырчы би, диде Күрән би, көлемсерәп. Кызларның берсен үз яныңа алырсың. Икенче теләгең үтәлерме-юкмы анысын үзара уйлашкач әйтербез.

Күрән би кунакларга, үз кешеләренә тыныч йокы теләде дә кунарга Койтым бикә белән аның аерым өенә китте.

Башкаларга тыныч йокы теләсә дә, ул үзе бик озак тынычлана алмый ятты.

Хан булырга! Чулман-Итил йортның башы булырга! Мондый уйның килеп караганы булды микән берәр тапкыр аның күңеленә? Әйе, яшь чагында ул да уйламады түгел. Ул да болгарларны Чулман, Итил буйларыннан себереп түгү, бабайлар сөйләгән ниндидер Ак хан йортын аякка бастыру турында татлы уйлар уйламады түгел. Ул алай уйланып кына да калмады, ныклап торып сугышка да җыена башлап, күршеләренә итәк астыннан ут җибәрде. Тач Ямгырчы би кебек коткы таратып йөрде! Чулман биләре каршы килмәделәр, тик шулай да сикереп тә төшмәделәр. Аннан-моннан ике-өч мең кеше җыеп, ул каекларда Чулман тамагына төште. Анда алар, коры җиргә чыгып, ат менделәр, болгарларга каршы яу чаптылар. Ямгырчы бинең атасы Кылыч би ул чакта беркемгә катнашмыйча читтә калды. Әйе, орыштылар җиңелделәр Биш йөздән артык кеше җирдә ятып калды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3