Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 15.

Шрифт
Фон

Каяндыр Азак диңгезе буйларыннан кубып, алар шулай ташкын кебек, кара болыт кебек килгәннәр дә, урман-кырларны таптап, сулар кичеп, төн ягына таба юл тотканнар. Бөек Итил буенда, ике тау арасында Кара ханның кара явы белән иң беренче орыш булган. Ак ханның уң кулы Буртас би үтерелгән, чирүе кырылып түгелгән. Шулай итеп, кара яу ике елга кушылган төшкә Акбүре, Казаяк җирләренә якынлашкан.

Чирмешән суы буенда, киң болында икенче орыш булган. Сугыш көне буе барган. Ике як та бер-берсенә каршы нык торганнар. Кычкырган, ыңгырашкан тавышлар, тимергә тимер бәрелгән, атлар кешнәгән тавышлардан җир-күк тетрәп торган. Сугыша-сугыша кешеләр арып беткәннәр. Сөңгеләр, кылычлар сынып беткән, киемнәр ерткаланган, битләрне-күзләрне кара кан баскан.

Менә кич булган. Караңгы төшкән. Ике як та арып-алҗып җиргә ауган. Батыр алыпларның җеп өзәрлек хәлләре дә калмаган.

Шул чагында көтмәгәндә Кара ханга арттан өстәү килгән.

Ак хан кешеләре тагын җиңелгәннәр. Килмешәкләр тагын өстен чыккан. Бөек Итил, канлы дулкыннарын чайпалдырып, үксеп-үксеп яшен түккән. Итил буе бөркетләре, тилгәннәре туган җирнең алыплары баш өстеннән кайгырышып, сыкранышып очып йөргән. Ач бүреләр, таныш кешеләргә тимәенчә, Кара ханның үлекләрен ашаганнар. Үлгән-үтерелгән кеше белән бөтен болын чуарланган булган.

Соңгы орышта олуг йортның башы Ак хан кергеннәргә тоткын булган. Ханның, балаларының, туганнарының башын чабып өзгәннәр. Шулай итеп, тамырга балта чабылган, йорт-ил юкка чыккан. Исән калган ирләр, куркып-каушап, кайсы кая качып беткән. Кайберәүләр, башын саклап, Кара ханга бил бөккәннәр.

Әйе, Ак хан йорты юкка чыккан. Ирләр үлгән, ирләр качкан, Кара ханга бил бөккәннәр. Тик шулай да үтә батыр ирләр килмешәккә баш бирергә теләмәгән. Туган җирен-суын ташлап тәлим20 кеше, төмән21 кеше югарыга төн ягына күчеп киткән. Шуларның беренчесе акбүреләр булган. Казаяклар, Кара ханга калан22 түләп, Чулман-суның түбәнендә, уң як ярда торып калган.

Бөтен Чулман буе бозлы диңгезгәчә бик борыннан Ак хан җире булган. Акбүреләр Чулман буйлап, үз җирләре буйлап югарыга, бик еракка үрләгәннәр. Бернинди яу килә алмаслык, бернинди чит кеше күзе төшә алмаслык кыргый урманнар арасына, сазлар, күлләр арасына кереп яшеренгәннәр. Берничә ел шулай качып-посып яшәгәннәр дә, яулар тынгач, ачык җиргә яр буена, болыннарга таралганнар. Катау корганнар, авыллар салганнар. Җир ачканнар иген иккәннәр, ауга, балыкка йөргәннәр, сату иткәннәр. Беркемгә буйсынмыйча, беркемгә калан түләмичә, үз көннәрен үзләре күргәннәр.

Тик шулай да авыр язмыш Акбүрене тулысынча тыныч калдырмаган. Бөек су юлларын биләп алган Кара хан токымнары елдан-ел көч җыйганнар, байлык җыйганнар. Аларга инде Итил буе гына түгел, Чулман да кирәк булган. Үзен хан дип атаган кансыз Шилке моннан күп еллар элек бу якка да үтеп керә алды. Бөтен Чулман буен Биаргача канга батырып, талап, яндырып, күп җирләрне Шилке үз кулына алды. Моңа инде җегерме ел узды. Акбүреләр болгарларга унҗиде ел калан түләделәр. Шуннан соң, узган өч елда, болгарларның үз өйләрендә үзара талашуларын күреп, алар белән алыш-бирешне бөтенләй өзделәр. Өч ел буе инде Акбүре, үзенә бер йорт-ил сыман булып, болгарларны санламыйча яши иде.

Бер-берсеннән бик еракта булсалар да, акбүреләр, казаяклар элегрәк бер-берсе белән аралашып торалар иде. Болгарлар белән ара өзелгәч, алар белән дә өзелде. Өченче ел инде Күрән бинең бер генә Казаяк кешесен дә күргәне юк иде. Болгарларның борын төбендә генә борынгы ата-баба җирен биләп яткан бай, атаклы Ямгырчы би әнә үзе килгән.

Ник килгән ул монда? Нинди җилләр, нинди уй-теләкләр куалаган аны монда киң Чулманның салкын агымына каршы!

ХII

Казаяклар өчен Күрән би үз урдасында киез өйләр кордырды, казан асарга дип, бер көтү сарык бирде. Шул ук көнне ул олы кунакның үзен, кызы Тәңкәне, тагын берничә якын кешесен үзенә ашка чакырды. Авыр, озын юлдан соң кунаклар бераз тын алдылар, ашадылар-эчтеләр дә, җыйнаулашып, мунча керергә киттеләр.

Икенче көнне Күрән бинең ак өендә зур сөйләшү булды.

Сөйләшүдә акбүреләр ягыннан Койтым бикә, Утташ кам белән Майчан аксакал, Күрән бинең өлкән угыллары Акбога белән Котан катнашты. Ямгырчы би үзе белән бары ике генә юлдашын алып килде.

Казаяклар, тезелеп, өйнең бер ягына утырдылар, акбүреләр икенче ягына алар каршысына утырдылар. Аякчы23 зур чүлмәк белән ачы бал сычук кертте. Күрән би, көмеш аякка24 сычук агызып башта үзе эчте, аннары кунакларны сыйлады. Зур сөйләшү алдыннан ачы бал белән тамак чылатып алу изге эш санала иде, ачы бал телләрне яза, күңелләрне йомшарта иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3