Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 14.

Шрифт
Фон

 Телеңә тилчә! диде ата кеше.

 Ямгырчы би килә! диде Тотыш. Әнә байракларында өч чатлы каз тәпие.

 Туктыйсыңмы син?! диде би, үртәлеп.

Тотыш углан тынып калды. Ул тыну белән генә бинең күңеле барыбер тынычлана алмады. Ул инде үзе дә күреп тора болар чыннан да сатучылар түгел, болар чыннан да казаяклар бугай. Күрән би авызлыгын чәйнәп, баскан урынында биеп торган Акколакның Йолдыз-кашка анасының корсагына ачу белән төртеп алды. Акколак куркып читкә ыргылды. Үртәлгән би бар көченә тезгенне тартып җибәрде. Иясенең нишләргә теләвен аңламыйча, Акколак, авыр мышнап, ал аякларын күтәрде.

 Ныграк кара, кунаклар килә! диде би, мыскыл белән атына эндәшеп.

Тамга күперенә иң элек Котан каегы килеп төртелде. Каектагы борынчы ыргакчыга аркан ташлады.

 Кая тыкшынасың, ары кит! дип кычкырды би үзенең углына.

Борынчы ярга ташланган арканны бер сүз әйтмичә кире тартып алды. Атасы кебек үк чытык йөзле Котан ярга сикерде. Котан артыннан бераз ара калдырып, яр буена икенче каек килеп җитте. Монысы инде кунаклар каегы иде.

Борыннан, койрыктан казаяклар аркан ыргыттылар, уртадан басма суздылар. Каек, күпер читенә терәлеп, чайкалудан туктап калгач та, унлап кеше аягүрә басты. Кыска итеп киселгән сакал-мыеклы, озынча битле, очкынланып торган шаян, тере күз карашлы чандыр бер кеше, елмаеп, Акбүре ыруының башы алдында бүреген салды, башын иде. Күрән би белән чагыштырганда, ул бик яшь күренә иде. Күп булса, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр иде.

 Казаяк ыруының башы Ямгырчы би синең җиреңә килде, диде ул, Күрән бигә эндәшеп.

 Илме, яумы? диде Күрән би.

 Ил! диде Ямгырчы би.

 Төкле аягың белән, туганым Ямгырчы би! диде Күрән би, бозылган йөзенә елмаю билгесе чыгарып.

Ашыкмыйча гына ул атыннан төште. Койтым бикә дә, бинең башка хатыннары белән балалары да, аксакаллар да барысы да атларыннан төштеләр, бер тирәгәрәк җыелдылар.

Ямгырчы би басмага атлады, үзенә сузылган кулларга тотынып, елмаеп җиргә төште. Аның юлдашлары да шулай ук җиргә төштеләр. Үзләрен каршылаучы кешеләргә бер-ике адым килеп җитмичә, алар туктап калдылар, Күрән бине, аның якыннарын олылап, билләрен бөктеләр, башларын иделәр. Ямгырчы би, яхшы, бай тунының каптырмаларын чишеп җибәрде, бил каешына бәйләнгән янчыгын көтүдән кайткан сыер җиленедәй бүлтәйгән зур янчыгын чиште. Янчыктан, учлап-учлап, ул көмеш акчалар алды. Күрән бинең, Койтым бикәнең, би балаларының, ырудашларының аяк астына акча сипте.

Көмеш табакка салып кыздырылган ит, пешкән балык, бодай көлчәсе тоткан Койтым бикә алгарак чыкты, кунакларга шулай ук баш иде. Кулындагы табакны ул Ямгырчы бигә тоттырды. Кунак би, бармак очлары белән генә чеметеп, табактан бераз ит, балык, көлчә алды, авыз итеп карады. Шуннан соң казаяклар табакны кулдан-кулга җибәрделәр.

Кунаклар үз каекларыннан өч сандык төшерделәр Сандыкларны ачып, Ямгырчы би Акбүренең өлкәннәренә бүләкләр өләшә башлады: Күрән бигә кышкы төлке тун белән бүрек бирде, Койтым бикәгә шулай ук тун бирде, көмеш беләзек бирде. Башкаларга да шактый өлеш чыкты. Кайберсенә күлмәк, кыекча, кайберсенә итек-читек, беләзек, йөзек, муенса ише нәрсәләр тиде. Кунакларны каршыларга төшкән кешеләрнең берсе дә бүләксез, күчтәнәчсез калмады. Акбүреләрнең күңелләре куаныч белән тулды. Салкын, кырыс чырайлар яктырып китте Ямгырчы би үзе белән бүләкләр генә түгел, әйтерсең көньяк җылысы да алып килгән иде. Кызыл Яр катауга килгән бер генә кунакның да әле беркайчан да бу чаклы күп бүләк өләшкәне юк иде бугай. Менә ичмасам юмарт икән, менә ичмасам бай икән бу Ямгырчы би!

Казаяк ыруының башы Ямгырчы би белән Кызыл Яр катауга йөзләп кораллы ир килгән иде. Йөзләгән ир арасында бер хатын-кыз да бар иде. Ул да булса Ямгырчы бинең кызы Тәңкә иде.

ХI

Казаяк ыруы белән Акбүре ыруы арасында борын-борыннан туганлык яшәп килгән. Алар икесе дә бер тамырдан Ак хан илендәге Ак җылан ыруыннан аерылып чыккан булганнар. Казаяк белән Акбүре ырулары кайчандыр Чулманның түбән агымында Итил белән Чулман бергә кушылып, өчпочмак ясаган иркен җирләрне биләгәннәр. Бер-берсе белән алар җир-су өчен дә, терлек-туар өчен дә ызгышып-талашып яшәмәгәннәр. Киресенчә, бер-берсенә кыенлык килсә, үләт, кыран килсә, шундук бер-берсенә булышка ашыкканнар. Шуның өстенә алар ил башы Ак ханның иң көчле, ышанычлы ыруларыннан саналганнар.

Шулай итеп, ике ыру кешеләре, кайгы, талау күрмәенчә, тыныч кына, тату гына тормыш кичергәннәр. Тик шулай да мондый тыныч, тату тормыш мәңгелек булмаган. Көннәрдән бер көнне моннан бик күп еллар элек язгы сулар китеп җирләр кипкәч, көн ягыннан Итил буйлап кара яу басып килгән. Кара яуның башында явыз Кара хан торган. Аның кешеләре бик күп булган. Алар көчле булганнар. Аларның укларына, сөңге, кылычына беркем, берни каршы тора алмаган. Язгы ташкын суны берничек тә тотып торып булмаган кебек, Кара ханның чирүен дә беркем, берни тоткарлый алмаган.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3