Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 13.

Шрифт
Фон

 Шулай итәрбез, кияү, диде Утташ кам.

Кешеләр торып йөренә башлаганчы дип, ашыгып, Күрән би белән Утташ кам ике колны алдылар да келәүлеккә киттеләр. Изге нарат төбендә чыннан да, таудай булып, бүре үләксәләре өелеп ята иде. Шунда ук, наратның икенче ягында, берни булмагандай, Йолдыз-кашка басып тора иде. Аландагы үгез, тәкә карачкыларының барысы да ботарланып, теткәләнеп беткән иде. Бу, билгеле, изге бүреләрнең генә эше түгел, монда тагын изге булмаган ике аяклы бүренең дә бик каты эшләгәне күренеп тора иде. Ул ике аяклы бүренең кем булуы турында күңеленнән әз генә дә шикләнмәсә дә, Күрән би, үләксәләрне күргәч, ах-вах килде.

 Кемнең йөрәге җиткән моңа?! диде ул, шаккатып. Ничек җир күтәрә ул кешене?! Тәңрем, кичер аны бу языгы өчен!

Коллар бүре үләксәләрен, шулай ук барлык карачкыларның сөяк-санакларын урман арасындагы тирән чокырга илтеп ташладылар. Берәрсе ялгыш күрә-нитә күрмәсен дип, Күрән би үләксәләргә ут төртергә кушты.

Өенә ул бик күңелсезләнеп кайтты. Кайткач та ул Койтым бикә белән Тотыш угланны үз янына чакыртты.

 Кем эше булыр икән бу? диде ул авыр гына, изге аланда күргәннәрен сөйләгәч.

 Мин! диде Тотыш, өй эчен яңгыратып.

Ул алай кычкырып та әйтмәде бугай әйтүен, шулай да ата белән анага аның бу «мин» дигәне күк күкрәве сыман булып ишетелде. Койтым бикә чак-чак кына артына аумады. Күрән би тораташтай катты да калды.

 Син Син диде ул, тотлыгып. Беләсеңме шуны: бөтен ыруга атаңа-анаңа каргышы төшәр!..

Кинәт ишек ачылып китте, күзе-башы акайган яшь сакчы, тамак ярып:

 Сөенче! дип кычкырып җибәрде. Киләләр! Каеклар килә!

Х

Үргә таба әкрен генә кыймылдап, унлап-унбишләп каек килә иде. Аларның кем каеклары икәнлеген әле бик үк аерырлык та түгел иде. Шулай да ни генә булмасын, алар киләләр иде! Астан Болгар ягыннан, Хазар ягыннан, кояшлы Хәрәземнән, йә булмаса, ерак Румнан, Багдад якларыннан киләләр иде!

Каекларның килүе турындагы хәбәр тиз арада бөтен катауга таралды. Кешеләр, ашыгып, Яр-капкага агылдылар, ябырылып, койма өстенә менделәр, манара башларына үрмәләделәр, текмә араларына кысылдылар. Койма сакчылары кешеләрне әле бер җирдән, әле икенче җирдән кудылар, шулай да артык усаллык та күрсәтмәделәр катауга ерактан каеклар килүе Күрән би өчен генә түгел, башкалар өчен дә зур куаныч иде.

Би дә, бикә дә шундук терелеп киткәндәй булдылар. Бүреләр кайгысы, Тотыш кайгысы онытылды, бөтен катауны, бөтен өй эчен көндезге кояштай якты куаныч биләп алды. Әйе, киләләр, соңлап булса да киләләр. Соң булса да уң булсын Төкле аяклары белән!

Күрән би үзенең өлкән углы, каравыл башы Акбогага төтен үрләтергә, икенче углы субашы19 Котанга ун каек, йөз ир белән кунакларга каршы китәргә боерды. Текә яр өстенә, коймага кушып салынган манаралардан тиз арада зәңгәр төтен күтәрелде. Яр-капканы ачып җибәрделәр. Яр битенең куен сыман уйдыкланып торган җирендәге баганалар өстенә авыр күпер сузылып ятты. Юан баганалар яныннан башланып, аска таба озын, текә баскыч сузыла иде. Котанның юлдашлары, иңбашларына ишкәкләр күтәреп, йөгергәләп, бер-бер артлы тар баскычтан төшә башладылар. Аста, Чулман яры буенда, киң генә коры җир кисәге бар иде. Монда катауның тамгасы каеклар, көймәләр, улаклар туктый торган корылмасы урнашкан иде. Тамга янында, Чулман дулкыннарында чайкалып, Күрән бинең йөзләп каегы, көймәләре-улаклары тора иде. Шунда ук балыкчылар, бала-чагалар ыгы-зыгы киләләр иде.

Күрән би ишкәкчеләрнең яр астына төшеп җитүләрен, каекларга төялеп, кузгалып китүләрен өстән карап торды да өенә таба кузгалды кунакларны тиешенчә каршылау өчен җыена башларга кирәк иде.

Кояш төшлеккә күтәрелеп җиткәндә, ерактан килүче җилкәнле каеклар да, аларны каршыларга китүчеләр дә катауга килеп җитә яздылар. Кунаклар, бер җепкә тагылгандай, бер-бер артлы тезелеп киләләр иде. Акбүреләрнең каеклары, кунакларның артына да, алдына да төшеп, шулай ук тезелеп, тигез ара саклап киләләр иде.

Менә озын ишкәкләрнең салмак кына күтәрелеп төшүе, җилкәннәр, байраклар, байраклардагы билгеләр аермачык күренә башлады. Күрән би, күзләрен кыскалап, аларның кемнәр икәнлеген чамаларга тырышып карады. Тик, күпме генә караса да, әлегә ул берни аермады. Бу кунаклар сартлар да, румнар да, гарәпләр дә түгел иде, ахрысы. Кемнәр булыр бу шулай да?

 Базарганнар түгел, атай! дип кычкырды шул чакны Тотыш углан.

 Телеңә тилчә! диде ата кеше.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3