Әнә сугышта йөргән әтиләрнең исән калганнары кайтты, үлгәннәренең хәбәрләре килде. Алар да Шәһитләр гаиләсе шикелле иза чигәләр, әтиләре кайтуын зарыгып көтәләр. Авырлыклары бер төрле булса да, әтиләре сугышта йөрүчеләрнең язмышлары икенче төрле. Бу аерма Рәшит белән Әфләх Бәләбәй педучилищесына кергәндә ачыкланды. Әтиләре сугышта йөргәннәрне укыту бушлай иде. Шуңа өстәп, аларга көндез тамак ялгарга талон да бирәләр иде. Әйе, әтисезлек тә төрлечә булырга мөмкин. Бигрәк тә гаиләсен ташлап киткән аталарның балалары кызганыч. Әтиләренең кем икәнлеген белмичә газапланып яшәүче балалар алар. Тагын бер гыйбрәт әтисе турындагы мәгълүматны белгертмәү чарасын күрергә тырышып, хафаланып, куркып яшәүче балалар язмышы.
Шәһитләрдәге тәртип бөтенләй икенче төрле. Аларның тормышын «әткиегез кайткач» аңлатмасы икегә бүлә. Әткисенең кайтуын көтеп яшәүдән торган зарыктыргыч, кимсенүле тормыш һәм әткисе котылып кайткан көннән башланачак бәхетле яшәү. Юк, әткиегез кайткач яшәү җиңеләер, шатлык артыр, дип аңлаткан кеше булмады анысы. Таиповлар гаиләсенең һәр әгъзасы шушы хакыйкатьне тоемлый, әткиләре кайту, тормышны үзгәртеп, матурайтып җибәрәчәгенә инану сулыш алуга тиң мөһим һәм табигый иде.
Әткиләре кайтырмы-юкмы? Бу сорауга беркем җавап бирә алмый. Өмет. Ул синең күңелеңә кереп ояласа, аны берничек тә куып чыгарып булмый икән Салкын акыл белән уйлаганда, иң башта Лотфулла хәзрәтнең исәнме, түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Көннәр, айлар буе гына түгел, хәзрәтнең хәләле, аның газиз балалары, озакка сузылган еллар дәвамында шушы газаплы сорауга җавап эзләп, мәсьәләне ачыкларга тырыштылар. Өмет сүнмәде. Утызынчы еллардагы «халык дошманнары»н үтереп бетерү дә өметкә сабак була алмады. Сугышның соңгы елларында Кырым татарларын сөргенгә озату, сугыш вакытында чолганышта калган әсирләрне эзәрлекләү кебек мисалларның берсе дә Юкәле мулласын кайтмас урынга җибәрелүенә ышандыра алмады.
Күңел түрендәге дәлил чиктән тыш үҗәт шул. Лотфулла хәзрәтнең үз гомерендә җинаять эшләгәне булмады. Изге кеше иде Хәсәнә абыстайның хәләл җефете. Изгеләрне игелек эшләп яшәгәннәре өчен җәзалыйлармыни? Туймазы тирәсендәге татар авылларында яшәүче теләсә кемнән сора, аларның берсе дә хәзрәтне төрмәгә лаеклы кеше дип әйтә алмас иде. Хакимиятнең фикерләү ысулы бөтенләй башка төрле икәнлеген белгән кеше гади халык арасында очрамый диярлек Халык өстәгеләргә ышанып яши.
«Уфалла» арбасына төяп урманнан утын ташуның да уңай яклары бар иде. Черергә җыена башлаган көзге яфракның борын эчен җиңелчә генә кытыклый торган тәмле исе ни тора! Каен яфраклары, чери башлаганчы, яшеллекләрне саклыйлар. Имән яфраклары карасу-көрән төскә керә, өсләре, балавызлаган шикелле, тонык һәм шома. Иң матуры чаган яфрагы.
Габдерәсүлләр Шәһитләргә каршы урамда яшиләр иде. Дусты борылып киткәч, Шәһит юлын берүзе дәвам итте. Койма буенда авыл картлары, мәңге чишелмәс сорауларга җавап эзләп, гәп корып утыралар. «Уфалла» белән утын кайтаручы үсмерне күргәч, аксакалның иң өлкәне, күрер-күрмәс күзләре белән юлга карап торды да әңгәмәдәш картларыннан сорап куйды:
Кем малае бу, тәүфигы арткыры?
Хәсәнәнекенә охшаган, ялгышмасам, диде картларның яшьрәге.
Йа Хода, ниләр юк бу дөньяда! дип, көрсенеп куйды аксакал. Колхоз дигәннәре Лотфулла хәзрәтнең биш атын алып күмәкләштерде. Мулла малае бәләкәй арба белән урманнан утын ташый. Ахырзаман алдыннан иң элек дөнья көтүнең асты өскә килер, дигән Китап. Асты өскә килү менә шушыдыр инде
Капканы киереп ачып куйгач, Хәсәнә улына ярдәмгә ашыкты. Арбаны ишегалдына икәүләп тартып керттеләр. Әйтерсең абыстайның улы, «уфалла»га төяп, бер арба алтын алып кайткан иде. Инәкисенең куануы Шәһиткә дә тәэсир итте. Үсмер малайның, үсеп җитеп эшли башлагач, әнисен хөрмәтләп-тәрбияләп торачагына менә шушы куанычлар ишарә түгелмени?!
8Урынны Шәһиткә сандык өстенә җәяләр. Сандык, ишектән кергәч тә, уң якта. Яткан җиреңнән үрелсәң, ишегалды ягына караган тәрәзәнең тупсасын тотып була. Инәкисе тәрәзәнең өчтән ике өлешен аскы яктан каплап торган ак пәрдәне атна аралаш юып, үтүкләп элә. Тәрәзә төбендәге чүлмәктә тамчылы гөлләр. Әнә тәрәзәнең өске өлешеннән кергән ай яктысы акбурлаган мичкә төшкән дә мич яңагына тәрәзә рамы сурәтләнгән. Өй эчендәге һәрнәрсә Шәһиткә таныш, һәрнәрсә газиз. Аңа башка бер җирдә дә мондый кадерле, якынлык һәм ярату тойгылары уята торган урын юктыр шикелле тоела.