Урман эче кардан кыр-яланнарга караганда соңрак ачыла. Кояш төшкән аланнар чәчкәгә күмелгәч тә, әле куе агач каплаган чокыр җирләрдә, яр асларында кар шактый озак саклана. Юкәле хатыннары, бигрәк тә яшүсмерләр, җир кардан ачылу белән, Майлы Куакка юл тоталар. Башта какы һәм кузгалак, озакламый балтырган өлгерә. Ә инде көзгә таба, июнь урталарыннан август азакларына кадәр, Майлы Куак җимешләре бер-бер артлы өлгереп кенә тора. Иң башта татарларның яраткан җимеше җир җиләге өлгерә. Шәһитнең әнисе җиләкне чиләкләп җыеп алып кайта. Җиләк артыннан кара бөрлегән, шомырт, карлыган, көзге салкыннар якыная башлагач, балан пешә. Киптерергә куйганчы, Хәсәнә абыстай балаларын балан бәлеше, киндер орлыгы һәм чия белән төеп балга катырган кырыккат белән сыйлый.
Майлы Куак дип аталган агачлык зур түгел. Буйга өч, аркылыга ике чакрым чамасы гына. Шул бәләкәй генә агачлык юкәлеләр көнкүрешендә һәрвакыт зур урын тоткан. Хәзер инде авыл халкы, газ ягып, азыкны кибеттән алып ашый. Майлы Куак авыл өчен һаман шулай газизме икән?
Бу куаклыкны «майлы» дип атаучыларның сөякләре күптән туфрак булгандыр. Бәлки кайчандыр «майлы» сүзе урманның җиләк-җимешкә бай булуын белдергәндер, яисә шифалы үләннәр күпләп үскән җирне шул сүз белән атаганнардыр? Бәлки, кызарып пешкән балан тәлгәшләренең, чокыр читләрендә күпереп торган ымсындыргыч кара бөрлегәннәрнең, сыгылма талларга сырышкан хуш исле колмакларның кояш нурыннан майланып, ялтырап утырганын күрүчеләр бу урынны «Майлы Куак» дип атаганнардыр?
Майлы Куакка җиткәнче, сөзәк үрдән барасың. Бераздан басу кыры бетә. Башта сине аерым үскән яшь каеннар, гөлҗимеш, шомырт, балан куаклары каршы ала.
Элегрәк агачлык эчендә юан каеннар, болытларга үрелеп үскән усаклар да булган. Аларны акрынлап кисә, ташый торганнар. Хәзер инде агачларның юаннары очрамый. Эчкәрәк кергән саен агачлык куера. Урманның уртасына кадәр арба тартып кереп булмый. Халык телендә «уфалла» дип йөртелгән бәләкәй арбаны урман читендәрәк куак эченә яшереп калдырасың. Урлаудан куркып түгел, юкәлеләрнең, урысча сөйләшә башлап, шәһәр тормышын үзләштергәннәре генә кеше милкенә кул тидерә ала торгандыр? «Уфалла»ны җитәкчеләр өнәми. Бигрәк тә районнан тикшерергә килүче түрәләр.
7Чыңгыз хан нәселеннән чыккан урыс философы Чаадаев (Чагатаев) Рәсәй турында даһи фикерләр әйтеп калдырган. «Рәсәй, дигән ул, алга барырга омтыла, тарих аны йә артка, йә читкә таба этәреп тора». Колхоз төзү авыл хуҗалыгын машиналаштыру өчен оештырылган иде. Аерым хуҗалык чорында ат белән эшләп яшәгән авыл халкы бәләкәй арба тартып йөрергә мәҗбүр булды. Шәһит тә, «уфалла» тартып, классташы Габдерәсүл белән Майлы Куакка утынга килде. Урманчылыктан рөхсәт алмыйча гына коры-сары утын әзерләүнең язылмаган кануны шундый. Каравылчы күзенә эләгергә ярамый. Корыган агач җыеп, югыйсә урманны чистартасың гына. Каравылчылар бу эшкә башкачарак карый. Алар фикеренчә авыл кешесе урманга килергә тиеш түгел. Син саклаган урманнан кешеләрнең нәрсә төяп кайтуын тикшереп тору белән чагыштырганда, кешене урманга керүдән тыю күпкә җиңелрәк һәм ышанычлырак.
Бу канунны Шәһит белән Габдерәсүл беләләр иде. Коры ботак җыйганда да сак кыландылар. Каравылчы, «уфалла» белән коры-сары алып кайтучыны тотса, иң башта балтасын ала. Дөрес, каравылчылар арасында «тотылган» арбаны балта белән тураклап ташлаучылар да очрый.
Малайлар арба яшерелгән куак янына коры ботакларны җыеп өйделәр дә арбага төяделәр. Эшнең иң җаваплы, осталык таләп итә торган өлеше йөк төялеп беткәч, аны бау белән тарттырып бәйләү. Әтиле малай буларак һәм Шәһиттән бер яшькә өлкәнрәк Габдерәсүл тәҗрибәлерәк булып чыкты. Ул, йөкне кысу өчен, күсәктән әмәлләнгән рычаг кулланды.
Урман чокыр эчендә булса, йөкле арбаны ничек тартып кайтыр идең? Юл сөзәк кенә авылга таба төшә. Шәһит «уфалла»сының тәртәсен өскәрәк күтәреп тотарга тырыша. Бу очракта йөк белән күчәр арасындагы почмак тарая да утынның авырлыгы арбаны этәреп бара башлый. Болай тартканда сак булырга кирәк: чайкалып китеп, арба артка таба аумасын өчен, тәртәне зур уяулык белән тотып барырга кирәк.
Габдерәсүл алдан кайта. Аның «уфалла»сы Шәһитнекеннән көйлерәк. Әтиле кешенең арбасы гына түгел, һәр нәрсәсе шундый була. Әтилеләрнең йортлары, абзар-куралары, ашаган ашлары әтисезләрнекеннән аерыла, башкачарак була. Дөрес, әтиләрнең дә төрлесе бар. Гаилә башлыклары арасында өйләренә эчеп, исереп кайтучылар да очрый. Әтиләре сәрхуш гаиләдә дә йорт хуҗасы ир кеше. Аңа әйтмичә, аннан рөхсәт сорамыйча, эшкә тотынырга ярамый. Бу турыда кисәтеп тормасалар да, һәркемгә аңлаешлы шундый канун бар.