Тиздән кышкы суыклар башланачак. Тышта ачы көз. Төннәрен кырау төшә. Акшарлаган мич өй эченә йомшак җылылык таратып тора. Сандык белән сәке арасында әтисе үз кулы белән ясаган нарат өстәл. Шуның тирәсенә килеп утыру белән, якынлык, бергәлек хисе уяна. Шул өстәл янына утырып, аш ашыйлар, чәй эчәләр. Сәкегә урын җәеп, төннәрен шунда йоклыйлар. Көндез сәке чите шәһәр йортларындагы диван хезмәтен үти. Сәке астында бакчада үскән кабаклар саклана. Бәләкәй чакта Шәһит сәкедә йөгереп йөрергә яратты. Бигрәк тә тышка чыгып булмаслык кышның салкын көннәрендә
Ул чакта аңа сәке шулкадәр иркен тоелган иде. Шәһит үскән саен сәке бәләкәйләнә барды. Ниһаять, авыл йортларында сәке урынына челтәрле тимер карават куя башладылар. Таиповлар өеннән дә карават сәкене кысрыклап чыгарды.
Әле көз. Адәм балаларына татлы ризыклар бәрәңге, кишер, кабак, шалкан алып килә торган мәрхәмәтле муллык ае. Сентябрь Юкәледән Югары Бишенде авылындагы мәктәпкә күчү ае да. Туган авылы мәктәбендә Шәһит дүрт класс укыды. Күпме көтте ул сентябрь аен, нинди якты өметләр баглады яңа мәктәпкә, югарырак класста укуга! Тик беренче уку көнендә үк аны кимсеттеләр, мәсхәрәләделәр. Ул авылдашларыннан әтисенең авылда иң абруйлы, иң укымышлы кеше саналуын гел ишетеп үсте. Юкәленең кулга алынган биш кешесе арасында әткисенең иң зирәк, тырыш, эшчән булуын ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, моның шулай булганын бөтен авыл белә иде. Аңлашылмаганы шул гына: нишләп соң авылның иң әйбәт кешеләрен төрмәгә япканнар? Бай булгангамы? Хәзер колхоз, кулыннан килмәсә дә, вәгъдә биреп, ымсындырып эшләтә Уйланырга яраткан кешегә аңлашылмас капма-каршылыклар тулып ята шул дөньясында
Яңа мәктәп Шәһиткә «мулла» дигән сүзнең башка мәгънәдә булуын, руханиларны төрмәгә ябуның дөрес гамәл икәнлеген исбатларга җыенган кебек тоелды. Мулла малае булуның катлаулылыклары турында аның ишеткәне бар иде. Мулла балаларын югарыга күтәрмиләр, җаваплы урынга куймыйлар. Тәнәфестә классташларының Шәһиттән көлүе шуны искә төшерде.
Кемнең сүзе дөрес? Инәкисенең: «Мулла авылның иң акыллы кешесе», дип аңлатуымы, әллә кичә коридорда җыелган балаларның астыртын гына елмаеп карап торуларымы? Нигә аны беркем якламады? Көлеп торучылар арасында аның дуслары, Юкәле малайлары да бар иде бит.
Моңа кадәр әнисенең ялган сөйләгәнен, башкаларны хурлавын, кемгәдер зыян китерерлек гамәл кылуын Шәһит хәтерләми иде. Аның сүзен тыңламаган чаклары да булгалады. Сүз тыңламау һәрвакыт диярлек каза яисә авырлык белән бетә бит. Шәһит бу турыда озак уйланып ятты. Халык дошманы баласы булуын искә төшерүләре күңелне тырный, шомлы тойгы уята иде. Башкаларга гел игелек эшләп яшәгән кешене ни өчен төрмәгә утыртканнар? Уйламыйча, ялгыш кына алып киткәннәр дияр идең, Лотфулла хәзрәтне бер тапкыр, сөргендә өч ел тотканнан соң, кайтарып җибәргән булганнар. Ул сөргеннән гарипләнеп кайткан. Утыз дүртенче елдан утыз җиденче елга кадәр, гарип килеш, түшәк өстендә яткан. Өч ел үтүгә, кабат килеп, түшәгеннән торгызып алып киткәннәр.
9Балаларны тәрбияләү тулысынча Хәсәнә абыстайга йөкләнде. Абыстай ир белән хатынның гаилә тәрбияләүдәге вазифалары икесе ике төрле булганлыгын гына белә иде.
Мөселман өммәтләрендә гаилә башлыгы аның иминлеге өчен җавап бирүче ир заты, эчке тәртипне саклаучы. Хәсәнә абыстай ирле хатыннарның гаиләдәге вазифалары күпкә җиңел икәнлеген күреп йөри. Ир кеше таләпчән, әмма мәрхәмәтле, дөрес, каты куллы булырга тиеш. Балалар аннан куркып яшәргә тиеш. Юк, усал кешедән өркеп торуга охшашлы курку түгел бу. Тәртип бозуны өнәмәгән, башбаштаклыкка юл куймый торган башлыктан шөлләп яшәүне курку дип атау, бәлки, дөрес тә булмас. Әмма хуҗаның сүзе бер, шул сүзне тыңламаган баланың җавапка тартылуы котылгысыз булырга тиеш. Менә шушы шартларда ана кеше, яшереп кенә булса да, әтисеннән җәза алган балаларның башларыннан сыйпарга, гаилә башлыгы тапкан азык-төлек белән сыйлый белергә һәм йорт эченә рәхәт җылылык, шәфкатьлелек иңдерергә тиеш.
Шундый җиңел вазифаны гына үтәп торырга Аллаһы Тәгалә аңа язмагандыр инде. Ул ана урынына да, ата урынына да берүзе иде. Башта аңа чиктән тыш авыр булды. Ачлык еллары кытлык еллары белән аралашып торганда, берүзең биш баланың тамагын туйдырып кара әле. Абыстай колхоз эшеннән арып кайта. Көннең иң җаваплы өлеше нәкъ колхоз эшеннән кайтканнан соң башлана. Оланнарны ашатырга, аларның өс-башларын юып өлгерергә, күлмәк-ыштаннарының тишелгән җирләрен кеше күзенә ташланмаслык итеп ямап бирергә, сыерны савып өлгерергә, кышка печән, утын әзерләүне оештырырга, бакча карарга һәм, иң мөһиме, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә онытмыйча, оланнарның башларыннан сыпырыпмы, аркаларыннан сөепме, аларның күңелләрен каты бәгырьле булудан саклап, шәфкатьлелек тәрбияләп торырга.