Кош буласым килә
Кошлар теле кебек тибрәп тора
Ягымлы телегез.
Латышлар! Мин сезне үз иткәнне
Телсез дә белегез.
Кошлар әнә төрле булсалар да,
Телләре бер, диләр.
Ә кешеләр, кеше була торып,
Уртак тел белмиләр!..
Телләр төрле икән бер зыян юк,
Кер булмасын анда,
Телне басып, тынны кысып торган
Гер булмасын җанда!
Җиһан гизеп сайрашырга телим,
Кош буласым килә:
Бар телләрдән торган гаҗәп хорга
Кушыласым килә!
Барыбызга изге туфрак бит бу,
Без җир балалары.
Кешеләргә бәхет тик дуслыкта,
Туганлыкта бары!
Ике диңгез
Хыялларым кара сакал янымда:
Басып торам ике диңгез ярында,
Берсе Кара, берсе Балтыйк диңгезе,
Чагыштырмак булам ике тиңсезне.
Икесе дә алар горур, мәһабәт,
Икесендә дә яшеренгән һәлакәт
Икесе дә куәтле хәттин ашкан,
Икесе дә офыкларга тоташкан.
Баксаң, алар охшаш сыман үзара.
Ә төскә: берсе соры, берсе кара,
Авазлары да бертөсле туалмый:
Пышылдый берсе, берсе сыкрый, аглый
Шаулый Балтыйк, шаулый тынгы табалмый.
Кара диңгез шаулап кына калалмый:
Ул яралы арысландай үкерә,
Ярсуыннан кыяларга сикерә!
Бер карасаң, болар охшаш шикелле,
Бер карасаң, охшашлыгы икеле,
Бер карасаң, бу ике диңгез игез;
Дөньяда игезләр дә булмый тигез
Тантанадан соң
Фанфаралар тавышы яңгырап тынды
Шаулап үткән яшьлек шикелле
Тындымы соң дөньям?!
Гел яшь илһам
Миңа тагын курай китерде.
Куам, көтү куган малай сыман,
Шул курайда үткән елларны
Һәм онытам узган яшьлегемне,
Миндә гүя узмый торганы.
Һаман әле миңа, көтүчедәй,
Яшел кырлар, үрләр үтәсе:
Теләкләрен илнең, борчуларын,
Сагышларын багып көтәсе!..
Шагыйрь һәм патша
Мәйдан тотып һинд солтанын җиңгән,
Ия булган таҗга, дәүләткә.
Аерылганга газиз туган җирдән
Шагыйрь гомере үткән хәсрәттә
Тәхетне ул бәхет санамаган.
Гел сызлаган күңел ярасы:
Шуңа күрә мирас булып калган
Газәлләре, «Бабырнамә»се.
Бабыр патша узган дәвер генә,
Тәхетләрдән эзләр калмаган
Бабыр шагыйрь безнең белән бергә,
Аны тузан каплый алмаган!
Исем китми
«Күз уйнатма, диләр, Нури, син яшьләргә,
Синең белән кызык түгел көләчләргә!..»
Аһ, ни чара, артты тагын бер куаныч
Миңа нәфрәт саклап йөргән көндәшләргә.
Үзләре дә алар инде түгелләр яшь:
Алҗыган, хәлдән тайганнар, кайсы пеләш
Гаҗәпләнәм, нигә үрә тора икән
Юк чәчләре мескеннәрнең мине күргәч?!
Картайсам да, бик бирешмим, көчем булгач,
Көләчләр дә какмас, сөяр төшем булгач.
Ләкин юкка куанмыйдыр дошманнар да
Тик борчылмыйм, көнләшерлек эшем булгач!
Нигә тургай да
Тургай картаямы икән?
Ибраһим ГазиСаф җанлы кеше дөньяны
Шигырьдә күрә икән
Ә фани дөнья борчылмый,
Ул кызганып-нитеп тормый:
Анда тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән
Соңгы тапкыр очрашканда
Ап-ак күлмәктән идең.
Кул бирдең гадәттәгечә.
Әйткәндәй ничәмә-ничә:
«Шагыйрь кеше шулай инде,
Ул гел елмая!» дидең.
Күп яши торган кешеләр
Елмая, көлә, имеш.
Аңа вакытың калмагандыр,
Ыгы-зыгың алдагандыр
Иҗат гомерең барын бар да,
Хәят бер генә, имеш
Чәчәкләр китердем менә
Ә дустым күрә микән?..
«Шагыйрь, ник елмаймыйсың?» дип,
Мөлаем көлә микән?..
Нигә тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән?!
Гомер-гомергә
Үрелгән үрмә гөл төсле
Ил арасында,
Әйләнгән төрки телләрнең
Ут-агасына21,
Кол Галиләр, Сараилар
Телен уйнаткан,
Юаткан, уйлар уйлаткан,
Дәртләр уяткан,
Кичергән баштан күп хәлләр,
Күп хадисәләр
Шундый телне, тартынмыйча,
Бетә дисәләр,
Мин ышанмам, туган телем!
Гомер-гомергә
Газиз халкым белән җирдә
Яшәрсең бергә!
Синең аша Сәгъди, Хәйям,
Хафизлар сазы
Чыңлады татар халкына
Тагын да назлы.
Русча Пушкин шигыре безгә
Булса гөл төсле,
Татарча ул гөл тагын да
Ачыла төште.
Тел ул халык хәзинәсе,
Бай да, тирән дә!
Шул телгә тел тидергәннәр
Йөри тирәмдә.
Юк, ышанмыйм мин аларга,
Уйлары керле!
Булган телем, булыр телем
Озын гомерле!